Манзараста яшәүче Тәнзилә һәм Мирхәйдәр Рәшитовлар: Эшләгәндә кешеләргә ярдәм итүне һәрчак өстен күрдек
Рәшитовлар дүрт бала тәрбияләп үстерә: ике кыз, ике малай.
50 ел гомер сукмагыннан бергә, дус-тату атлау бәхете һәркемгә дә бирелми шул. Тормышта төрле чак була. Язмыш дигәннәре без дигәнчә түгел, аның үз кагыйдәләре, законнары бар.
Манзарас авылында гомер итүче Тәнзилә һәм Мирхәйдәр Рәшитовларның ярты гасырлык гаилә тарихы бар. Шушы көннәрдә алар белән тормыш йомгагын сүтәргә булдык һәм матур гаилә булып яшәүнең серләренә төшендек.
Кайчандыр тормыш җилләре райондашларны Манзарас авылына китергән. Очып килгән кошлар сыман яшь гаиләгә үз куышын булдырырга, еллар дәверендә тырыш хезмәт куеп, кеше хөрмәтен, ышанычын яуларга туры килгән. Инде гомер көзенә кулга-кул тотышып атлаганда, алар үкенмәслек гомер юлы үткәнбез дип куанадыр, мөгаен.
Язмам герое Мирхәйдәр абый тумышы белән Югары Өскебаш авылыннан. Сигез сыйныфны тәмамлап, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына керә. Югары стипендия алып укый. Аннары яшь белгеч “Таң” колхозына баш хисапчы урынбасары булып кайта, аннан баш хисапчы булып эшли. Берничә елдан читтән торып Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый ул. Тормыш иптәше Тәнзилә апа Түбән Өскебаш ягыннан. Унынчы сыйныфны төгәлләп, Казан кооперация техникумына укырга керә. Аннан иң элек Кукмараның РайПО системасына урнаша.
Мирхәйдәр абый белән Тәнзилә апаның танышу тарихына да тукталдык. “Элек кичке уеннар бик күңелле уза торган иде. Шул уенлыкларның берсендә танышып та куйдык”, – ди Рәшитовлар. “Тырыш, булдыклы, чибәр Тәнзиләне күзләп йөрдем, тик эндәшергә кыюлык җитми иде. Берсендә клубтан кайтканда озата төштем бит. Башка егетләр кебек берничә кыз белән йөрмәдем мин. Бер белән йөрдем, берне алдым, – дип елмая Мирхәйдәр абый. – Төпчек малай буларак, авылда каласым билгеле иде. Тәнзилә каршы булмады”. Ике ел очрашып йөргәч, яшьләр тормыш кора.
– Эшләгәндә кешеләргә ярдәм итүне һәрчак өстен күрдек: кирәк чакта киңәшен биреп, каты бәрелмәскә тырыштык, – ди 52 елдан артык хезмәт стажы булган гаилә башлыгы. Шуның 48 елын Мирхәйдәр абый баш хисапчы булып хезмәт куя. Әйе, төрле җитәкчеләр белән эшләргә, үзгәреш, яңарыш чорларын үтәргә туры килгән үзенә. Кукмарада федераль казначылык бүлеге ачылуда да Мирхәйдәр абыйның өлеше зур. Биредә биш ел хезмәт куйгач, унбер ел район авыл хуҗалыгы идарәсендә финанс-икътисад бүлеге начальнигы булып эшли ул. “Район хуҗалыкларына дәүләттән субсидия алыр өчен дә документларны төгәллек белән эшләргә кирәк булды. Тикшереп кенә торалар. Бөтенесен тәртипләп алып бара идем”, – ди Мирхәйдәр абый.
Тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе булып, КПСС райкомының, Кукмара районы башлыгының Мактау грамоталары, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрының Мактау грамоталары, Татарстан Президентының Рәхмәт хатына, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.
Авылда торганда икәүләп, җиң сызганып, балалар бакчасын ачкан чакларга да кире кайтып килдек. Тәнзилә апа, балалар бакчасына коллектив туплап, биредә биш ел мөдир булып эшли. Барысына акча каян җиткердегез дип кызыксынгач: “Башта чыгымнарны колхоз күтәрде, соңыннан ул авыл Советы карамагына күчте”, – диде.
Аннары тормыш җилләре Рәшитовлар гаиләсен Кукмарага китерә. Тәнзилә апа “Госстрах”ка иминиятләштерү агенты булып урнаша. Биредә 25 ел хезмәт куеп лаеклы ялга чыга. Монда эшләгән чакларын да җылы искә алды Тәнзилә апа. “Һәрчак кеше белән эшлисе: психолог та булырга туры килде, ләкин вазыйфамны бик яратып башкардым”, – диде ул.
Рәшитовлар дүрт бала тәрбияләп үстерә: ике кыз, ике малай. Барысы да югары белемле. Балаларга уку йортын сәләтләренә карап сайладык, ди алар. Зөлфия белән Айдар, әтиләре юлыннан китеп, Казан финанс-икътисад институтын тәмамлыйлар. Бүгенге көндә Зөлфия Кукмарада федераль казначылык бүлегендә эшли, ә Айдар металл савыт-сабалар заводында менеджер булып хезмәт куя. Уллары Илдар төзелеш юнәлешен сайлый. Бүген ул – районда гына түгел, республикада да ышаныч яулаган белгеч. Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары булып тора. Кызлары Гөлфия, медицина университетын төгәлләп, Казанда табиб-терапевт булып эшли. Шөкер, өлкәннәр – 8 оныкның әби-бабасы да әле.
Балаларның һәрберсенең дә үз тормышлары, әти-әниләренә булышып яшиләр. Гомер буе мал-туардан өзелмәдек, ди Рәшитовлар. Бакчаларына чыксаң исең китәрлек, бар җирдә тәртип.
Ә бәрәңге хәтле алмалар, матур-матур чәчкәләр, яшелчәләр турында әйтеп тору да кирәкми. Сокланып кайттык. “Үзебезнең туган нигездә, Югары Өскебашта умарталар тотабыз. Бу – үзенә күрә бер шөгыль”, – ди Мирхәйдәр абый. “Әлхәмдүлилләһи шөкер, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, биш вакыт намазларыбызны калдырмаска тырышабыз, җанга рәхәтлек, күңелгә тынычлык иңә”, – ди алар.
“Безнең гаиләдә әти – тышкы, ә әни эчке эшләр министры булды инде, – дип елмая олы кызлары Зөлфия. – Әти – чын дипломат, кеше белән һәрчак уртак тел таба белде. Әни пешерергә ярата, хәтерлим: ялларда алтышар ипи пешерер иде, пешкән ризыктан да беркайчан өзелмәдек. Балачак хатирәләренә күз салсам, безнең өйдән беркайчан да кеше өзелмәве күз алдына килә. Әни элек-электән бик кунакчыл булды. Безнең өйдә: “Бу эшне эшли белмим”, – дияргә ярамады. Белмисең икән, эшли-эшли өйрәнәсең. Шуңа күрә мин хәзер дә эштән ләззәт алам, арып ял итүдән дә рәхәт нәрсә юк. Ниндидер яңа шөгыльләргә өйрәнергә яратам”.
Сезнең өчен чын тормыш яме нидә дип сорагач, Рәшитовлар беравыздан: “Исән-сау булып, тигезлектә, балаларның игелекләрен, аларның тигез, матур яшәүләрен күреп, оныкларга сөенеп гомер итүдән дә зур шатлык юк”, – диделәр. Фәрештәләрнең “әмин” дигәненә туры килсен иде. “Беренчедән, Аллаһы Тәгаләгә, икенчедән, безне тәрбияләп үстергән әти-әниләребезгә бик рәхмәтлебез, безне укыттылар, күңелебезгә яхшылык орлыклары гына салырга тырыштылар”, – ди Рәшитовлар. Хәзер бу сүзләрне өлкәннәр хакында үз балалары әйтә торгандыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев