Манзараста электроскутер йөртүче бала чит ил автомобиленә бәрелгән
Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз.
8 августта, сәгать 19.35тә Манзарас авылының Цветочная урамында юл-транспорт һәлакәте була. Бу хата район дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
"Электроскутер йөртүче 2010 елгы бала, юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, төп юлдан хәрәкәт итүче чит ил автомобиленә бәрелә. Бала район үзәк дәваханәсенә җибәрелде, медицина ярдәме курсәтелгәннән соң, өенә кайтарылды", - дип сөйләде район дәүләт автоинспекциясе инспекторы Ранил Гыйниятуллин.
Безнең сайттан укыгыз: Кукмара районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы теркәлгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев