Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Манзарас мәктәбе ашханәсе мөдире Лилия Гозәерова: Барлык ризыкларны да күңел биреп әзерлибез

Телевидение хезмәткәрләре, 5а сыйныфыннан ике әни белән берлектә Манзарас урта мәктәбе ашханәсендә булып кайттык.

Белем йортының ашханәсенә җиткәнче үк борынны тәмле ризык исе кытыклап алды. Күп тә үтмәде, бер-бер артлы, ашыга-кабалана, башлангыч сыйныфлар килеп җитте дә, кулларын юып, табын артына урнашты. Читтән күзәтү шулкадәр кызык үзләрен: кайсы утыруга ук ипигә үрелде, ә кайсы тиз генә боткасын ялт итеп ашап куйды, ә бер малай исә чәй эчкән арада янәшәдә утыручы сыйныфташының колагына нидер пышылдап, көлеп алырга да өлгерде... «Ботка тәмлеме соң?» — дигән сорауга да, дәррәү кубып, уңай җавап бирде алар.

Манзарас мәктәбе ашханәсе мөдире Лилия Гозәерова: Барлык ризыкларны да күңел биреп әзерлибез

Мәктәп ашханәсе мөдире Лилия Гозәерова сүзләренә караганда, ашханәдә дүрт кеше эшли икән. Гөлназ Хаҗиева белән Рузилә Мотыйгуллина — пешекчеләр, ә Гүзәлия Хәлиуллина — ашханә хезмәткәре.

«Иртәнге сәгать 8.35тән көндезге сәгать 14.30ларга кадәр 12ләп төркем бала ашатабыз. Өлкәннәр — бер, башлангыч сыйныфлар — ике, озынайтылган көн төркеменә дә йөрүчеләр өч тапкыр туклана. Дәрес араларында ачыгып киткән балаларга өстәмә рәвештә ипи белән чәй яисә компот та тәкъдим ителә. Барлык ризыкларны да күңел биреп әзерлибез, һәрберсен кайнар килеш ашатырга тырышабыз. Безгә район мәгариф идарәсеннән ике атналык меню җибәрелә. Анда итле ризыклар, ашлар, боткалар, салат һәм башкалар керә. Продукция район кулланучылар җәмгыятеннән үзвакытында килә. Сөт ризыкларын — пәнҗешәмбе-җомга, ә икмәкне көн саен иртә белән кабул итәбез», — ди Лилия Гозәерова. 

Манзарас мәктәбе ашханәсе мөдире Лилия Гозәерова: Барлык ризыкларны да күңел биреп әзерлибез

Пәнҗешәмбе көнне менюда түбәндәге ризыклар бар иде: 1–4 сыйныфларга беренче туклануда тары боткасы, ипи, чәй, икенче керүләрендә — пилмән, 5–11 сыйныфларга парда пешкән котлет белән тары боткасы, яшелчә салаты, лимонлы чәй тәкъдим ителде. Озынайтылган көн төркеменә йөрүче балалар өчен көндезге сәгать икедә перәннек яисә печенье белән чәй, компот эчү каралган иде.

Мәктәптә даими рәвештә ата-ана контроле үткәрелеп килә. Атнаның пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә һәр сыйныфтан икешәр әти-әни белем йортына килә, меню белән таныша, балалар туклана торган ризыкны үзләре дә татып карый, фикерләрен махсус дәфтәргә язып калдыра икән. Мондый төр контроль әти-әнигә бала өйгә кайтып сөйләгәннән чыгып кына фикер йөртмәс өчен, әлбәттә, бик яхшы. 

Манзарас мәктәбе ашханәсе мөдире Лилия Гозәерова: Барлык ризыкларны да күңел биреп әзерлибез

5а сыйныфы укучыларының әниләре Эльмира Закирова белән Чулпан Ибраһимова да ашханәнең чиста-пөхтә, хезмәткәрләрнең итагатьле, ә ризыкларның кайнар һәм тәмле булуын билгеләп үтте. Алар белән без дә менюдагы тәм-томнардан авыз иттек. Пешекчеләргә бернинди моң-зар юк: ботка телеңне йотарлык булып таралып пешкән, тозы, шикәре, мае да үз урынында, салат та үзебездә үстерелгән яшелчәләрдән ясалган. Әмма... балаларның күбесе ботканы яратса да, арада ике-өч кашык кына кабучылар да күренде. Бу ни өчен шулай соң: балалар ботка ашарга өйрәнмәгәнме, әллә тәлинкәне читкә этеп кую, борын җыеру өчен башка сәбәп бармы?

«Көн саен яңа төр ризык әзерләнә. Төрлелек күп булса да, балалар башлыча бәрәңге боламыгы белән котлетка өстенлек бирә. Пилмән һәм токмач әзерләнгән көнне дә тәлинкәләр бушап кала. Әти-әниләр һәм укучылар арасында туклану буенча анкеталаштыру үткәрелгән иде. Анда роллы, пицца ашарга теләүчеләр, менюга кыздырылган бәрәңге кертелүен дә сораучылар булды. Без, әлбәттә, балаларга андый ризыкларны тәкъдим итә алмыйбыз», — ди ашханә мөдире.

Альбина Мөхәммәтова, мәктәп директоры:

Мәктәптә 526 укучы белем-тәрбия ала, белем йорты белән бер түбә астында урнашкан балалар бакчасына исә 44 сабый йөри. Ашханә икесе өчен дә бер. Кызлар үзара дус-тату эшлиләр, һәммәсе дә үз хезмәтләрен тиешенчә башкаралар. Алар өчен иң мөһиме: балаларны елмаеп каршы алу, тәмле итеп, җиренә җиткереп әзерләнгән ризыклар белән сыйлау. Укучыларның тәлинкәне ялтыратып куйганнан соң: «Рәхмәт, тәмле булды», — дигән сүзләре — пешекчеләр өчен икеләтә сөенеч.
Белем йортында башлангычлар бушлай туклана, ә өлкән сыйныфларның әти-әниләре көнгә 42,72 сумнан акча түли. Ашханәдә сыйфатлы, туклыклы, витаминнарга, микроэлементларга бай ризыклар тәкъдим ителә. Тик менә укучылар арасында ашханәгә кермәс өчен гариза язучылар, ризыкларны сайлап кына ашаучылар, үзләре белән алып килеп, сыйныф бүлмәсендә тукланучылар, медицина хезмәткәре контролендә булганнар да бар. Мин үзем мәктәптә бөтенләй дә ашамауны дөрес дип санамыйм. Чөнки бала ач йөрергә тиеш түгел, үсә торган яшь организмга дөрес һәм үзвакытында туклану мөһим. Без бу турыда укучыларга да, җыелышлар вакытында әти-әниләргә дә кат-кат аңлатабыз. Әмма әти-әниләр өйдә дә балалары белән бу хакта сөйләшсеннәр иде.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев