Мәмәшир мәктәбендә шагыйрь Раил Гатауллин белән очрашу булды
Раил Гатауллин — «Әдәби марафон», «Сәламәт иртә», «Тәмле марафон» кебек популяр проектлар авторы, «Белем. ру» порталы җитәкчесе, «Татнетны үстерү фонды» директоры, «Белем радиосы» проекты һәм «Миллион татар» журналының баш мөхәррире.
Мәмәшир мәктәбендә шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Раил Гатауллин белән очрашу булды. Әлеге әдәби-музыкаль кичә кунаклар һәм катнашучылар арасында тирән, җылы хисләр калдырды, милли рухыбызны тагын да ныгытты.
Мәктәп директоры Ринат Насыйбуллин очрашуны ачып җибәргәннән соң, кичә Раил Гатауллинның «Табигатьнең гади баласы мин» дигән шигырен уку белән башланып китте. Әлеге чараны оештырган Мәмәшир авылы китапханәсе мөдире Зөлфия Габдуллина кунакларны, укучыларны һәм китап сөючеләрне якташыбызның бай иҗаты һәм күпкырлы эшчәнлеге белән таныштырды.
Раил Гатауллин — «Әдәби марафон», «Сәламәт иртә», «Тәмле марафон» кебек популяр проектлар авторы, «Белем. ру» порталы җитәкчесе, «Татнетны үстерү фонды» директоры, «Белем радиосы» проекты һәм «Миллион татар» журналының баш мөхәррире. Шулай ук ул Татарстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы һәм, әлбәттә, Мәмәшир авылының горур улы, милләтпәрвәр шәхесе. Аның эшчәнлеге һәм иҗаты Мәмәшир авылы халкына милли кыйммәтләрне кадерләп сакларга, туган телне үстерергә һәм үз Ватанына лаеклы гражданнар булып үсәргә этәргеч бирә.
Очрашу барышында авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов та кунагыбызга һәм китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Ә Раил Гатауллин исә чыгышында татар милләте, туган тел һәм милли мәдәниятнең киләчәге турында кайгырту хисләрен белдерде. Аның физика һәм информатика дәресләрен татарчага тәрҗемә итү, яшь буынны милли рухта тәрбияләү турындагы сүзләре йөрәкләргә үтеп керде.

Мәктәп укучылары һәм укытучылар башкарган шигырьләр, Раил Гатауллинның «Иң зур сер» һәм «Ромашкалар» җырлары залда җанлы һәм җылы мохит тудырды. Ризәлә Газизова «Авылда», Илгиз Рамазанов «Син ниндие татарның?», Дәлия Бикбаева «Аерылмагыз китаптан» шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Чит телләр фәне укытучысы Фәридә Хәйруллина «Укучым» һәм мәктәп китапханәчесе Лилия Хисамиева «Тукай белән сөйләшү» шигырьләрен халыкка матур итеп җиткерде.
Очрашу ахырында Раил Гатауллинның «Янып яшә!» шигыре яңгырады. Ул һәркемне эшкә, иҗатка һәм тормышка мәхәббәт белән карарга чакырды. Бу кичә — гади бер очрашу гына түгел, ә рухи байлыкка, милли горурлыкка тагын да юл ачкан, күңелләрне сафландырган, яшь буын өчен үрнәк булып торган истәлекле вакыйга булды. Мәктәп һәм авыл китапханәчеләренең бер кичәдә катнашуы, мәдәни мирасны яшь буынга җиткерүдәге уртак тырышлыкның якты үрнәге булып, әлеге очрашуга аерым бер әһәмият өстәде.
Шулай ук без, китапханә хезмәткәрләре һәм укытучылар, кичәдән алган тәэсирләребезне киләсе очрашуларда, иҗат проектларында, укыту-тәрбия эшендә файдаланып, татар мәдәниятенең һәм тарихының асылын яшьләргә җиткерү өчен тырышачакбыз. Киләчәктә дә шундый рухи чаралар оештырырга, татар теленә, мәдәниятенә, мирасын саклауга юнәлтелгән проектларны тормышка ашырырга омтылышта калырбыз, дип ышанасы килә
  Янып яшә, яшьнәп яшә,
  Якты эзләр калдырып.
  Яшә якты ялкын белән
  Башкаларны яндырып!
  (Раил Гатауллин)
  Фәния РӘХИМОВА, Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы библиографы
Фото: Зөлфия Габдуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
                                                
                        
                    
                       
                    
                       
                    
                       
                    
                                        
        
Нет комментариев