Мәмәшир һәм Күкшел җирлекләрендә халык җыеннары узды
Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә.
Чираттагы җыеннар район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина катнашында Мәмәшир һәм Күкшел авыл җирлекләрендә узды. Ул җыелышка килүчеләрне 2025 елда районыбызда булган үзгәрешләр белән таныштырды, киләчәккә планнар хакында сөйләде.
«Матур яшәү үзебездән тора, нәрсә, ничек кенә булса да, тормыш дәвам итә, — диде үз чыгышында Мәмәшир авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов. — Шуңа күрә җирлек эшчәнлегендә актив катнашып, булган проблемаларны уртага салып сөйләшеп, хәл итеп яшик».
Мәмәшир авыл җирлегенә керүче ике авылда 726 кеше яши. 18 яшькә кадәрге 70 бала, 323 пенсионер, 335 эш яшендәге кеше исәпләнә. Җирлектә 3 шәхси эшмәкәр, 2 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Тәмәй авылындагы шәхси эшмәкәр Халикова- Бурундукованың сөтчелек комплексында җирлектән 31 кеше эшли.

Җирлектә әлеге комплекс төзелгәч, 69 кеше эшле булды. Бүгенге көндә биредән көн саен 38 тонна сөт китә. Әлеге комплексның җитәкчесе Тәнзил Гомәровның сүзләренә караганда, хезмәт хаклары да югары, һәм 8 кеше бирегә эшкә урнашу өчен чират көтә икән. Җыен барышында әлеге комплекста эшләүче дүрт кешегә Тәнзил Габделвахит улы шифаханәгә юллама тапшырды.
Мәмәшир төбәгендә яшәүчеләрнең эшкә батыр икәнлеге күпләргә мәгълүм. Биредәге хуҗалыкларда 346 баш мөгезле эре терлек, шулардан 132 баш сыер, башка төрле терлекләр, кош-корт асрый. 2025 елда җирлектә халыктан 334 мең 500 сум үзара салым акчасы җыелган. Республика бюджетыннан тулыландырылгач, ул 1 миллион 538 мең 878 сумны тәшкил иткән. Бу суммаларга Тәмәй авылында иске су будкасы сүтелеп, яңасы эшләнелгән, су башнясына автомат куелган, авыл урамнарының бер өлешенә таш җәелгән, су насослары алынган, инвентарьлары белән 4 «пожарный» шкаф куелган һәм башка эшләр башкарылган.
Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗанов үзара салым акчасы җыю мәсьәләсенә тукталып, аны исән вакытта үз-үзеңә сәдака бирүгә тиңләде.
«Сездән җыелган суммаларга зират коймалары, су насослары алыштырыла, юллар төзекләндерелә. Соңгы вакытта авыл чистара, яктыра», — диде ул.
Шулай ук Мәмәшир авылының китабын эшләү мәсьәләсенә тукталып, һәр гаиләнең актив катнашырга кирәклеген ассызыклады.

Бүгенге көндә җирлек халкын иң борчыган зур мәсьәләнең берсе — авылга килүче юл. Җыенда бу турыда да сүз кузгатылды һәм халыкка әлеге үтә дә мөһим сорау буенча район җитәкчелегенең нинди эшләр башкарылганы турында аңлатма бирелде.
Күкшелдәге җыенга халык зал тутырып килгән иде, дисәң дә хата булмас. Чөнки капиталь ремонттан соң яңартылган, чиста, якты мәдәният йорты үзенә тартып тора. Күкшел җирлеге башлыгы Раяз Хәмидуллин әйтеп узганча, биредә узган ел 2 бала туган. Шулай ук мал саннары да Мәмәшир белән чагыштырганда ким түгел, 375 баш мөгезле эре терлек исәпләнелә.
«Бездә эш сючән халык яши, төсле калайдан тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәләре ясыйлар, мини-зоопарк оештыручыбыз да бар», — диде ул, кайбер саннар белән таныштырып узгач.

2025 елда референдум нигезендә 392 мең 220 сум акча җыелып, республикадан әйләнеп кайтканлыгы белән ул 1 миллион 747 мең 664 сумны тәшкил иткән. Бу суммага урамнарга таш җәелгән, җирлек тамгасы эшләнелгән, янгын сүндерү гидранты тартмасы урнаштырылган, Мәчкәрә авылының яңа зиратына капка эшләнелгән һәм кыш көне юлларны тәртипкә китерү өчен бүленгән.
Узган ел җирлектә республика дәрәҗәсендәге зур вакыйга булган, 1796 елда төзелгән беренче Җәмигъ мәчетенең реставрациясе тәмамланган. Һәм биредә Корбан гаете көнне Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында беренче гает намазы укылды.
Районда туризмны үстерү буенча Мәчкәрә төбәге хәзер зур әһәмияткә ия. Җыелышта бу турыда да сүз кузгатылды, киләчәккә планнар билгеләнде. Авыл җирлеге башлыгы Мәчкәрә төбәген яңартуга үзеннән зур өлеш керткән район җитәкчесе Сергей Димитриевка халык исеменнән рәхмәтен җиткерде.

Җыеннар барышында эчке эшләр бүлеге вәкиле Эльвира Закирова мошенникларның төрле ысуллар белән халыкны алдаулары турында бик тәфсилләп сөйләде, ә Кукмарадагы «Росельхозбанк» җитәкчесе Ленар Баһабиев авылда яшәүчеләр өчен файдалы булган кредитларга тукталды.
Җыен ахырында бер төркем алдынгыларның исемнәре аталды. Ә Татарстан мөселманнары Кукмара районы мөхтәсибәте каршында «Аксакаллар шурасы» рәисе, Мәчкәрә авылы мәчете имам-хатыйбы Мөнир хәзрәт Йосыповка «Кукмара районы каршындагы казанышлары өчен» медале тапшырылды.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев