Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Мәмәшир авылында сөтчелек фермасы инде икенче елын уңышлы гына эшләп килә

Быел тагын бер корпусны салып бетерергә һәм октябрьдә тагын 600 тана алып кайтырга планлаштыралар.

Элек, без кечкенә чакта, фермада савым башланса, бөтен авылга аппарат тавышы тарала иде. Бу вакытларны искә төшерсәң, бераз моңсу булып китә. Әйтерсең, фермалар белән бергә авылның үз тавышы, «моңы» югала. Аппарат тавышы ук гөрләп ишетелмәсә дә, үткән ел Мәмәшир авылында сөтчелек фермасы эшли башлаган. Ул исә бертөрле тормышны үзенә күрә җанландырып җибәргән, егермедән артык кешене эшле дә иткән.

Элек Мәмәшир авылында сарык, дуңгыз фермасы булган. Аннан соң ул таралган, бары тик җимерекләр генә торып калган. 2022 елда биредә сөтчелек фермасы төзелә башлый. Ә 2023 елның октябрь аенда бирегә маллар кайта. Әлеге комплексның җитәкчесе Тәнзил Гомәровның сүзләренә караганда, бүгенге көндә биредә 435 савым сыер исәпләнә. Бер сыер көнгә уртача 36-37 литр сөт бирә. Фермадан көн саен 16 тоннадан артык сөт китә. 

— Ферманы Мәскәү компаниясе төзетә. Аның мәйданы 8 гектарны били. Хәзерге вакытта биредә бер абзар һәм савым залы эшләнгән. Быел тагын бер корпусны салып бетерергә һәм октябрьдә тагын 600 тана алып кайтырга планлаштырабыз. Әгәр барлык уйланган эшләрне башкарып чыга алсак, фермада 1200 савым сыер булыр дип торабыз. Без үсемлекчелек белән шөгыльләнмибез, чәчүлек мәйданнар юк. Малларга ашауны «Вахитов» җәмгыятеннән алабыз. Көн саен савым сыерларга — 23 тонна, таналарга 5 тонна монокорм кайта. Аны атна саен лабораториядә тикшертеп торабыз. Иртә белән сәгать унда һәм кич белән сәгать дүрттә малларга ашау керә, — дип сөйләде ул.

Биредә яңа туган бозауларны туу белән сатып баралар. Көн саен 3-4 бозауны озаталар. Соңгы вакытта үзебезнең райондагы хуҗалыклардан алучылар күп дип сөйләде Тәнзил Гаптелвахит улы. Шулай ук Актаныш, Саба якларыннан да килеп алучылар бар икән.

— Бүгенге көндә фермада 25 кеше хезмәт куя. Коллектив тупланган. Шуның 22се — шушы җирлекнеке. Әмма алар — өлкәннәр, яшьләр юк. Мин яшь вакытта Мәмәшир зур авыл дип истә калган. Бүгенге көндә анда урамнар буш, яшьләр бик аз. Әгәр эш белән тәэмин итеп, яшьләрне кайтара алсак, зур җиңү булыр иде, — диде Тәнзил Гомәров. — Бездә бер ветеринария табибы, ике фельдшер эшли. Аның берсе көтү яңарту эшен дә алып бара. Әле күптән түгел генә УЗИ аппараты сатып алдык, аны икенче фельдшерга билгеләрбез дип торам. Селекционер бөтен мәгълүматны махсус программага кертеп бара. 7 сыер савучыбыз бар. Аларның эше сменалы оештырылган, сыерларны көнгә өч тапкыр савабыз. Беренче савым — сәгать иртәнге алтыда, икенчесе — көндезге сәгать бердә, һәм өченчесе сәгать унда башлана. Савым заллары «параллель» формада эшләнгән. Берьюлы 50 сыер савыла.

Фермада уртача хезмәт хакы 43 мең сумны тәшкил итә. Ферманың конторасына керү юлында диварга элмә такта беркетелгән, анда вакыты белән һәр смена башкарырга тиешле эшләр язылган, җаваплы кешеләре күрсәтелгән: малларны карау, ашау салу, сыер абзарын чистарту, пычкы чүбе сибү һәм башкалар. Әлеге эшләр башкарылган саен — «плюс», әгәр ул тиешенчә эшләнгән, кисәтүләр юк икән — тагын аерым тамга куела. Шуннан чыгып, эшчеләрнең премияләре билгеләнә дип аңлаттылар. 

Иминлек максатларында сөт комплексы территориясе тулысынча әйләндереп алынган. Фермага керү юлында санпропускник куелган. Техника башта дезинфекцияләнә. Күптән түгел барлык хезмәткәрләр өчен электрон пропуск системасы ясалган. Шулай ук эшчеләргә махсус киемнәр бирелә.

— Беренче чиратта, без сыерларның сакланышын тәэмин итәргә тиеш, — ди хуҗалыкның баш ветеринария табибы, Тәмәй авылыннан Илнур Исхаков. — Иртәнге сәгать алтыда эшкә киләбез. Ике ярдәмчем белән малларны карап чыгабыз. Барлык мәгълүматны компьютерга кертәбез. Эш өчен бөтен шартлар бар, медикаментлар да җитәрлек күләмдә кайтып тора, тиешле вакциналарны ясыйбыз. Малларны профилактика белән генә саклап калып була. Сыерларны бозаулату да безнең өстә, төнлә исә терлекчеләр була. Аларга нишләргә кирәклеге аңлатылган. Кендеген эшкәртә, корыта, беренче угыз сөтен эчертә. 

Илнур Исхаков бу өлкәдә инде утыз елдан артык көч куя. Хезмәт юлын «Үрнәк» колхозында башлап җибәрә. Ә бу сөт комплексына ул үткән елның октябрь аенда килә. 

Мәмәшир авылыннан Рузалия Җиһаншина фермада сыер савучы булып эшли. Яшь вакытта 20 елга якын дуңгыз фермасында хезмәт куйган. Ул таралганнан соң, почтальон булып торган. 

— Фермага чакырып килгәч, сүз тыңлап барган идем, хәзер инде китәсе килми. Сыерларны савабыз, аннан соң икенче смена килгәнче, саву залын җыештырып куябыз. Арып кайтам, эшебез җиңел булмаса да, хезмәт хакларын вакытында түләгәч, күңел үсә. Ике кызым, бер улым, оныкларым бар. Балалар да, әни, йөрмә инде, диләр. Бер кеше дә мәҗбүриләми, үземә ошый бит, димен. Коллективыбыз бик әйбәт, килешеп эшлибез, — диде Рузалия апа. — Авылларда мондый фермалар төзелү бик әйбәт, эшле булдык. Мин инде пенсиядә, эшкә яшьләр килсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев