Без укыган 50нче елларда Түбән Шөндә ун сыйныфлы мәктәп иде. Анда үзләре дә укып чыккан күренекле язучы, журналистлар: Ләбибә, Венера Ихсановаларның күп еллар директор булган әтиләре Фаиз абый Ихсанов химия һәм зоологиядән укытты, әниләре Гыйлем апа татар теленнән белем бирде.
Мәктәп авылның матур һәм иркен урынында, калкулык өстендә иде. Агачтан төзелгән бу ике катлы күркәм бина ерактан күренеп торды.
1952 елда башлангыч мәктәпне тәмамлагач, без, 6 малай һәм 3 кыз, бездән 6 чакрымдагы мәктәпкә укырга киттек. Бишенче сыйныф укучылары күп иде: 5А, 5Б, 5Вга туп­ланып укыдык. Уку урыныбыз әле ике катлы мәктәптә түгел, читтәге бер катлы, озын, иркен бинада. 5А сыйныфында Түбән Шөн, Урта Шөн һәм безнең Татар Толлысы авылы укучылары булды. Калган 5Б, 5Вда Сосмак, Ямул, Чумагар һәм Панкадан килгәннәр тупланды. Язганымча, татар теленнән Гыйлем апа Ихсанова, рус теленнән Гасыйфа апа һәм башкалар укытты.
Мәктәпкә йөри торган минем үз сукмагым бар иде. Бакча башыбыздагы инеш аша салынган басмадан чыгып, тауга күтәреләм. Кыр суганнары капкалап, шул Шөн юлына чыгам. Кыш көне чаңгыда йөрим. Тауны күтәрелгәч, 40лап укучы атлап шомарткан сукмактан таяк белән генә эткәләп шуып барам. Кайтканда да чакрымнан артык тауны бакча башына кадәр шуып төшәм.
6 сыйныфта укыганда авылдан барып укучылар бишкә калдык. Сыйныфыбыз да бер генә. Бер партада ике Мансур утырабыз, адашым Ташлы Елга авылыннан, минем кебек кечкенәрәк буйлы. Партабыз иң артта, тәрәзәсе төньякка караган. Бервакыт дустым Габделхәй иртән Түбән Шөнгә килеп җиткәч, юлдагы каткан ат тизәгенә тибеп җибәргән иде, ул нәҗес тәгәрәп барып, бәке тишегенә төшеп батмасынмы! Моны бәкегә су алырга килгән бер апа күреп, мәктәп дирекциясенә җиткергән. Бу маҗара Габделхәйне мәктәптән куарга сәбәп булды. Агымсуга нәрсә генә төшеп акмый. Бу очракта Габделхәйнең гаебе юк иде.
Шаянлыгы аркасында безнең авыл Муллахмәткә дә эләкте. Тарих укытучысы Назарый абый дәрес аңлатканда, Муллахмәтнең шарфының мамыгын йолкып, партага ышкып, тәгәрәтеп утырганын күреп: «Муллахмәт киез итек басарга кереште», — дип, сөйли торган сүзгә кушып сөйләп китте. Без, аптырап: «Китапта шундый сүз бар микәнни?» — дип, бер-беребезгә карашып алдык.
1953 елның язы. Сыйныф җитәкчебез Хәзинә апа, кабинетка кереп: «Атабыз Сталин вафат булган, укучылар!» — диде, күз яшен сөртеп. Барлык укучы елый башлады. Як-ягыма карыйм, еламаган берәү дә юк, ә мин елый алмыйм, күздән яшем чыкмый, аңа төкерек кенә сөртеп куйдым.
Җәй башланды. Хәзер парта артында утырасы килми. Тәнәфестә тәрәзә янына бардым: стадионда малайлар мәш килә, берсе гер күтәрергә азаплана. Моны күреп, йөгереп чыктым. Шул бер потлы герне эх тә итмичә күтәрдем, туры тотарга өлгермәдем — кулым артка каерылып, билемне кузгаттым. Тыным куырылып, көчкә сыйныфка кереп, партама утырдым. Соңгы ике дәрес тәмамланганчы, урынымнан кузгалмадым. Дәресләрдән соң адашым Мансур Хуҗин, велосипедына утыртып, тау башына кадәр алып кайтты. Таудан әкрен генә төштем. Әнине чокырга ялгыш бастым дип ялганладым.
Физик культура дәресен һәм хәрби эш фәне дәресләрен күңел биреп, яратып укыдым. Чаңгы ярышында беренчелекне алдым, кечкенә калибрлы мылтыктан атканда беренче өчлектә барып, Нок­рат Аланы ярышында да катнаштым.
9 сыйныфта безне тарих фәнен­нән Эдуард Касыймов укытты. Туганыбыз Галимә түтәйләрдә торды ул. Җете суык көннәрдә Закир җизниләрдә яшәгәнлектән, укытучым мине белә иде.
Ничә еллар узса да, мәктәптәге яшьлек хатирәләре күңел түрендә әле дә саклана.
Телефоннан сөйләшеп торучы сыйныфташым Гайнуллина, хәзер Козун фамилияле табибә Рәсия дә тупырдап кайта да, хәлебезне белеп, бакчамны карап: «Булдырасың, Мансур!» — дип китеп тә бара.
Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев