Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Май бәйрәмнәре алдыннан балалар өчен пособиеләрне вакытыннан алда түләячәкләр

Вакытыннан алда бирелә торган акчалар банк аша акчасыз түләүне сайлаган гаиләләргә күчереләчәк.

Гадәти график буенча май башында килергә тиешле барлык балалар пособиеләре дә май бәйрәмнәре аркасында гаиләләргә апрель ахырына кадәр вакытыннан алда күчереләчәк. РФ Социаль фонды матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.

«30 апрельгә кадәр ата-аналар апрель өчен әлеге түләүләрне - 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөклелек буенча бердәм пособие, эшләмәүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәрге баланы карау буенча айлык пособие, 3 яшькә кадәрге беренче балага айлык пособие һәм хәрби хезмәткә чакырылучының баласына айлык пособие – алачак», – дип аңлаттылар Социаль фондта.

Шуның белән бергә, вакытыннан алда бирелә торган акчалар банк аша акчасыз түләүне сайлаган гаиләләргә күчереләчәк. Әгәр гаилә почта аша алуны сайласа, түләү май аенда башкарылачак. Әлеге процесс Россия почтасының төбәкләрдәге бүлекчәләре эш графигы нигезендә 25енә кадәр дәвам итә.

Өч яшькә кадәрге балаларга ана капиталыннан айлык түләү алучы гаиләләргә исә май аенда акча стандарт график буенча, ягъни 5се көнне күчереләчәк, дип ачыклык керттеләр фондның матбугат хезмәтендә.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев