Мәгъсүм Насыйбуллин тормышының иң зур өлеше — иҗат
Район Мәдәният йортында күренекле язучы Мәгъсүм Насыйбуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Иҗатында аның зурлыгы» исемле искә алу кичәсе узды.
Район Мәдәният йортында күренекле язучы, юрист, педагог, җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәгъсүм Насыйбуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан «Иҗатында аның зурлыгы» исемле искә алу кичәсе узды.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Татарстанның халык язучысы, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, республикабызның күренекле язучылары һәм әдипнең иҗатын ихтирам итүчеләр катнашты.
Кичә барышында Мәгъсүм Насыйбуллинның бай иҗади мирасы, әдәбият һәм җәмгыять үсешенә керткән өлеше турында җылы сүзләр яңгырады. Чарада катнашучылар язучының иҗатына бәя биреп, аның каләме аша укучы күңеленә милли горурлык, рухи ныклык орлыклары салынуын билгеләп үттеләр.
Танылган татар язучысы, мавыктыргыч детектив әсәрләр авторы Мәгъсүм Насыйбуллин 1925 елның 15 октябрендә Байлангар авылында дөньяга килә.
Якташыбызның балачак еллары авыл мохитендә үтә. 1940 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул хезмәт юлын МТСта башлый, аннары Сазтамак мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. 1943 елның көзендә Кызыл Армия сафларына алына. Хәрби аэродромда хезмәт итә, аннары фронтка җибәрелә. Көнчыгыш Пруссия җирләрендә барган авыр сугышларда катнаша. Күрсәткән батырлыгы өчен Мәгъсүм Насыйбуллин Бөек Ватан сугышының I дәрәҗәле ордены белән бүләкләнә.
Сугыштан соң ул юрист һөнәрен үзләштерә. 1947 елда Свердловскида юридик, соңрак педагогия институтын тәмамлый һәм прокурор хезмәтендә эшли башлый. Аның хезмәт юлы Свердловск, Казакстан, Башкортостан төбәкләрендә дәвам итә. 1970—1981 елларда Татарстан Республикасы прокуратурасында эшләп, үз хезмәте белән хөрмәт казана.
Әдәбият дөньясына Мәгъсүм Насыйбуллин 1968 елда «Конец опасной тропы» исемле китабы белән килеп керә. Шул вакыттан башлап ул үзенең детектив жанрдагы әсәрләре белән киң катлам укучыларның мәхәббәтен яулый. Әдәбият өлкәсендәге тырыш хезмәте өчен 1986 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Мәгъсүм Насыйбуллин 2009 елда вафат була. Язучы туган авылы Байлангар зиратында җирләнә.
Әмма аның тормышының иң зур өлеше — иҗат. Мәгъсүм Насыйбуллинның әдәби эшчәнлеге XX гасырның икенче яртысында активлашып китә. Ул үз әсәрләрендә гаделлек, вөҗдан, намус, кешелеклелек кебек темаларны күтәрә.
Флүр Баһаветдинов, хокук белгече, юридик фәннәр докторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы:
— Үзем Мөслим якларында тудым. Әмма шулай да хезмәт кенәгәмдә беренче «Кукмара районы прокуроры ярдәмчесе» дигән язу тора. Студент чакта бирегә җибәрделәр, монда җинаять эшләре тикшердем, судларда катнаштым. Әмма озак эшләргә туры килмәде, башка җиргә күчерделәр. Мин прокуратурага 1979 елда килдем, Мәгъсүм абый 1981дә китте. Ул газетага беренче мәкаләсен — икенче, мин исә бик соңга калып, алтынчы сыйныфта яздым. Шуннан соң язмаларым басылып торды. Эшләгәндә хокук белән бәйле китапларым дөнья күрде. Телевидениедә биш ел «Кеше һәм закон» тапшыруын алып бардым. Гомумән, бу өлкәдә кайный идем. Күрәсең, Мәгъсүм абый яза торган прокурор бар икәнен белгәндер, ул минем янга үзе килде. Шуннан аралашып киттек. Без яшь чактан ук Мәгъсүм абыйны ишетеп белә, аның детектив әсәрләрен яратып укый идек. Алар бик тормышчан, гади телдә язылган. Бәлки нәкъ менә әлеге әсәрләр һөнәр сайлаганда безгә юнәлеш биргәндер дә. Ә бүгенге кинолар, танылган авторларның повесть, романнары бөтенләй башка төрле, хәтта күбесе ясалма, уйлап чыгарылган һәм чынбарлыкка туры килми торган.
Зиннур Мансуров, Татарстанның халык шагыйре, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:
— Зур әдәбиятка һәркем үзенчә килә. Әмма безнең чорда тапталган бер сукмак бар иде: университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, берәр газета яки журналда эшләп ала, шулай әдәбиятка юл ала. Әмма язучылар арасында төгәл фәннәрне үз итүчеләр, башка һөнәрләрне үзләштерүчеләр дә бар. Бүгенге юбиляр нәкъ шундыйлардан. Ул профессиональ юрист, хокук сакчысы, шул ук вакытта профессиональ язучы иде. Мин мондый кешеләргә сокланып карыйм, хәтта кайвакыт көнләшәм дә. Сугыштан кайткан яшь фронтовик татар әдәбиятында моңа кадәр күтәрелмәгән катламнарны ачты, берүзе яңа «чирәм күтәрде». Мәктәп дәреслекләренә керерлек һәм бүгенге яшьләрне детектив әсәрләр язарга өйрәтерлек повестьлар язды.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев