Мәчкәрә урта мәктәбе укучылары булачак кинолог белән очрашты
Бүгенге көндә Ләйлә полиция бүлегендә кинолог буларак практика үтә.
Без Ләйлә апа белән туганнар. Ул Мәчкәрә урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлауга, хыялы артыннан, Ижевск шәһәренең Финанс-юридик көллиятенең Түбән Камадагы филиалына укырга керде. Ул инде анда бер ел белем ала.
Ә кичә ул безнең мәктәп яны көндезге лагерьга кунакка килде. Үзе белән иң якын дусты Нократ Альтаирны алып килде. Ул аны яратып, кыскача, Таир дип кенә атый. Ләйлә апа — булачак кинолог, ә Таир — нәселле немец овчаркасы! Без аның эте белән төрле күнегүләр ясаганын шаккатып карадык. Таир әле кечкенә, аңа бары 4 ай, шулай да ул Ләйлә апаның бөтен сүзен дөрес итеп үти. Таир инде бик күп һөнәрләргә өйрәнгән. Ләйлә апа аны кагыйдә буенча авызлык кидереп алып килде. Таир да үзен бик әдәпле тотты, бер тапкыр да каты итеп кычкырмады, без аннан курыкмадык та.

Бүгенге көндә Ләйлә апа полиция бүлегендә кинолог буларак практика үтә.
«Этләр белән эшләү, кинолог булу минем иң зур балачак хыялым иде», — ди Ләйлә апа.
Кинолог һөнәрен төрле фильмнарда гына күреп белә идем, монда үз күзләрем белән күрдем. Безгә шундый очрашулар оештырган өчен тәрбияче апаларга зур рәхмәт!

Ясминә Хәмидуллина, Мәчкәрә урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы
Фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев