Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

М7 юлының 96,5 чакрым участогын реконструкцияләү вакытыннан алда төгәлләнәчәк

М7 трассасының төп юнәлешендә дүрт, ә кайбер участокларда хәтта алты хәрәкәт полосасы булачак.

Татарстанда быел М7 «Идел» трассасының Чаллыдан Башкортостан чигенә кадәр 96,5 чакрым озынлыктагы участогын реконструкцияләп бетерәчәкләр. Эшләр өч елдан азрак вакыт дәвамында башкарылган һәм вакытыннан алда төгәлләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га «Идел-Нократ автомобиль юллары федераль идарәсе» башлыгы Илдар Минһаҗев хәбәр итте.

«Юл участогын быел декабрь башында ачарга ниятлибез. Объектны 2026 елда тапшырырга тиеш идек. Элек М7 юлында ике-өч елда якынча 10 чакрым реконструкцияли идек, ә хәзер — 100 чакрымга якын. Бу бик зур күләм», — дип сөйләде ул.

Илдар Минһаҗев сүзләренә караганда, Шилнебаш, Ашпалинка, Минзәлә, Дәрия, Ык һәм Сөн елгалары аша алты күпер салынган. Федераль автоюлга имин чыгуны тәэмин итү, төбәк трассалары белән бер дәрәҗәле кисешүләрне булдырмау өчен 11 транспорт чишелеше һәм юлүткәргеч төзелгән. Авыл хуҗалыгы техникасы өчен алты технологик юл каралган.

«Чаллыдан алып Башкортстан чигенә кадәр генә дә 1,2 миллион тоннадан артык асфальт-бетон җәелде. Бу зур күләм. Эшкә алты асфальт-бетон заводы җәлеп ителде», — дип ассызыклады мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

М7 трассасының төп юнәлешендә дүрт, ә кайбер участокларда хәтта алты хәрәкәт полосасы булачак. Татарстанда бу автомобиль юлының озынлыгы 654,7 чакрым тәшкил итә.

Фото: Михаил Захаров/ «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев