Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада «Ел укытучысы-2023» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы тәмамланды

Анда 10 педагог «Ел укытучысы» һәм «Педагогик дебют» номинацияләрендә көч сынашты.

Кукмарада «Ел укытучысы-2023» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау муниципаль этабы «Ел укытучысына сорау» дигән пресс-конференция форматында узды.

Анда 10 педагог «Ел укытучысы» һәм «Педагогик дебют» номинацияләрендә көч сынашты. Бәйгедә катнашучылар арасында башлангыч сыйныфлар, инглиз, рус теле һәм әдәбияты, информатика, биология укытучылары бар иде. Аларга конструктив диалогка сәләтле булуларын, үзара аралашу осталыкларын, бер-береңне тыңлый белү, мобильлелек сыйфатларын күрсәтергә туры килде.

 «Ел укытучысы» конкурсының әлеге этабында залдагы укытучылар, укучылар педагогларга сораулар бирделәр. Конференция барышында ничек итеп укытучы һөнәренең асылын аңлап эшли белергә,  гаджетларны үз иткән балаларда нинди юллар белән китапка мәхәббәт уятырга, гадел итеп билге кую, цифрлаштыру шартларында белем бирү үзенчәлекләре, мәгариф министры булсагыз, нинди үзгәрешләр кертер идегез дигән һәм башка сораулар яңгырады. 

Зур Кукмара урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Илзия Галимуллинаның 20 ел эшләү дәверендә әлеге конкурста икенче тапкыр катнашуы. 

-Беренче тапкыр 2010 елда бу бәйгедә «Иң яхшы визит карточкасы» номинациясендә җиңүче булган идем. 
Быел 1 турда үзем бн таныштырыр өчен медиавизитка әзерләдем. 2 турда гимназиядә таныш булмаган башка укучылар бн 25 минутлык дәрес күрсәттем. Бу турны уңышлы узганнан соң, укытучыларга 15 минутлык мастер-класс үткәрдем һәм финалга уздым. Пресс-конференция җылы атмосферада узды. Сораулар эчтәлекле һәм актуаль иде. Һәр укытучы бүгенге шартларда белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге сорауларга җавап бирде, тәкъдимнәре, теләкләре белән уртаклашты. Мондый аралашуның «Ел укытучысы» конкурсына кертелүен зур уңыш дип саныйм, аның дәвамлы булуын телим, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев