Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Лубян урман-техник көллиятендә Суховлар династиясенең гомуми гаилә хезмәт стажы 130 елны тәшкил итә

Бер гасырдан артыклык тарихы булган Лубян урман-техник көллиятендә кемнәр генә белем алмаган да, кемнәр генә хезмәт куймаган.

Чыгарылыш укучыларының күбесе илнең төрле почмакларында урман һәм урман хуҗалыгы юнәлеше буенча эшли, үзенең һөнәрен буыннан-буынга тапшыручылар да шактый. Көллиятнең махсус дисциплиналар буенча әйдәп баручы укытучысы Павел Сухов та — әбисе, туганнары, әти-әнисенең гаилә династиясе хезмәтен дәвам итүче. 

Лубян урман-техник көллиятендә Суховлар династиясенең гомуми гаилә хезмәт стажы 130 елны тәшкил итә

фотода: Павел Сухов

Павел Сергеевич белән әңгәмәне гаилә династиясенең башында торучы әбисе Надежда Зайкина турында сөйләшүдән башладык. 

«Әни ягыннан әбием Надежда 1920 елгы иде. Аның әти-әнисе Кызыл Армиядә: берсе — дегазатор, икенчесе лазаретта кер юучы булып хезмәт итә. Әби дә солдат казармасында дөньяга килә. Аның балачагы, үсмер вакытлары Кукмара, Чарлы, Лубянда үтә. Бертуган энесе Александр Лубян урман техникумын тәмамлагач, 1942 елда фронтка китә, Сталинград сугышында аның гомере өзелә. Сеңлесе Мария да әлеге белем йортында укый, юллама белән Курган өлкәсенә җибәрелеп, үзенең 50 елга якын гомерен урман хуҗалыгына багышлый. Бүгенге көндә дә шунда яши. Надежда әбием исә сугыш башланыр алдыннан ике еллык Казан укытучылар институтында укып, Афанасово (хәзерге Түбән Кама районы), Келәүш авылларында мөгаллимлек итә, шуннан яу кырына алына. Зенитчы булып хезмәт итә. Демобилизацияләнгәч тә үзенең яраткан һөнәренә тугры кала ул: читтән торып Казан педагогия институтын тәмамлый, 1945-1975 елларда Лубян урман техникумында ботаника фәненнән белем бирә. Бер кызы, ягъни минем әнием Наталья да техникумда укытты, Маринасы шунда ук китапханә мөдире булып эшләде. Әби 1996 елда вафат булды. Аның юлын, мөгаллимлек хезмәтен хәзер без дәвам итәбез», — ди ул. 

Лубян урман-техник көллиятендә Суховлар династиясенең гомуми гаилә хезмәт стажы 130 елны тәшкил итә

фотода: Надежда Зайкина

Язмам героеның әтисе Сергей Сухов та — Лубян урман техникумының 1975 елгы чыгарылыш укучысы. Ул бар гомерен урман хуҗалыгында эшләүгә, табигый байлыкларны саклауга, үстерүгә багышлый, дистә еллар дәвамында егерь, урманчы һәм балыклар үрчетүче булып эшли. 

Лубян урман-техник көллиятендә Суховлар династиясенең гомуми гаилә хезмәт стажы 130 елны тәшкил итәфотода: Сергей Сухов

«Әти өчен урман икенче өй иде, дисәм дә ялган булмас. Урманның һәр почмагын, анда үсүче агачлар, үсемлекләр турында үзенең биш бармагы шикелле белде, ауга йөрергә яратты. Ул язгы урман эшләрен аеруча көтә иде. Урман белән бәйле беренче кануннарны да аннан һәм әбием Надеждадан өйрәндем. Мәктәпкә укырга кергәнче үк алар белән студентларның укыту практикаларына чыга, күзәтеп тора, хәтта булыша да идем. Кызганыч, миндә урманга мәхәббәт уятучылар инде арабызда юк. Әти дә 2015 елда авырып арабыздан китте», — дип искә алды аны улы.

Лубян урман-техник көллиятендә Суховлар династиясенең гомуми гаилә хезмәт стажы 130 елны тәшкил итә

фотода: Наталья Сухова

Әңгәмәдәшемнең әнисе Наталья Викторовна исә өч дистә елдан артык техникум студентларына математика фәнен укыта. Түгәрәкләр алып бара, викторина, олимпиада, математик кичәләр оештыра, яшьләрне үз фәненә тарту, кызыксындыру өчен көчен кызганмый. Сәнгатьне яратканлыктан, сыйныф сәгатьләрендә бөек музыкантлар турында әңгәмәләр алып бара, хәтта тәнәфесләрдә дә проигрывательдә музыкаль язмалар куя торган була. 

«Әни гомере буе техникумның үсеше турында борчылып яшәде, хәзер дә кызыксынып, яңалыклардан хәбәрдар булып торырга тырыша. Мин дә гаилә династиясеннән ерак китмәдем, урманчылык һөнәрен сайладым. Лубяндагы урта мәктәпнең тугыз сыйныфын тәмамлагач, укуымны урман техникумында дәвам иттем. Армиядән соң читтән торып Мари дәүләт техник университетына „Урман хуҗалыгы“ белгечлеге буенча кердем дә техникумга мастер-дендролог, ягъни агачларны һәм башка үсемлекләрне, бигрәк тә аларны классификацияләүне, экологиясен, физиологиясен, шулай ук аларны үстерү, карау ысулларын өйрәнүче белгеч булып эшкә урнаштым. Шуннан бирле монда инде мин», — ди Павел Сухов.

Павел Сергеевич төрле елларда производствога өйрәтү мастеры, махсус дисциплиналар укытучысы, производствога өйрәтү буенча директор урынбасары булып эшли. 

Моннан өч ел элек Павел Суховка «Татарстан Республикасының атказанган урманчысы» дигән мактаулы исем бирелә. 

«Көллияттә 25 ел эшлим. Миңа бик ошый, ни өчен әлеге юнәлешне сайладым икән дип, беркайчан үкенгәнем булмады. Практик дәресләр вакытында еш кына студентлар белән урманга чыгабыз. Авыл җирлекләреннән килгән балалар азмы-күпме урман белән таныш. Ә менә табигатьнең матурлыгы, байлыгы шәһәр егет-кызларында аеруча зур соклану уята. Гамәли дәресләрдән соң укучыларда белемгә омтылыш та башка төрле була», — ди ул. 

Лубян урман-техник көллиятендә Суховлар династиясенең гомуми гаилә хезмәт стажы 130 елны тәшкил итә

фотода: Надежда Сухова

Мөгаллимнең тормыш иптәше Надежда Анатольевна да — укытучы. Ул тумышы белән Киров өлкәсеннән. Яшьләр институтта укыганда таныша һәм гаилә кора. Надежда ханым 20 ел инде көллияттә икътисад юнәлешендә белем бирә.

«Яраткан кешең белән өйдә генә түгел, эш урынында да бергә булу бик яхшы һәм уңайлы. Әбинең, әти-әнинең, икебезнең Лубян урман-техник көллиятендәге гомуми хезмәт стажы 130 елны тәшкил итә. Безгә әле пенсия яшенә шактый ерак. Шуның өчен бу сан киләчәктә тагын да түгәрәкләнер дип өметләнәбез», — ди педагоглар династиясенең ышанычлы дәвамчылары.

Рим Фәхрәзиев, Лубян урман-техник көллияте директоры:

Мин Суховлар гаиләсен бик күптәннән беләм. Алар барысы да — минем укытучыларым, табигатькә, урманга мәхәббәт тәрбияләүчеләр. Техникумда укыганда Наталья Викторовна математика фәне серләренә төшендерсә, Сергей Васильевич, практик дәресләр вакытында безне урманга алып чыгып, барлык эшләрне дә кул белән башкарырга өйрәтә иде. Аларның уллары Павел Сергеевич, киленнәре Надежда Анатольевна да безгә тиешле белем бирделәр. Хәзер дә алар белән бер уку йортында хезмәт куябыз. Укытучыларым, остазларым — минем өчен киңәшче дә, кирәк вакытта терәк тә.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев