Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Линзаларны дөрес кимәү, гигиенаны бозу кискен проблемага әйләнеп бара

Республика офтальмология клиник хастаханәсе офтальмохирургы Элина Минхуҗина яшьләрнең күз линзаларын дөрес кимәве проблемасы турында әйтте.

«Линзаларны дөрес кимәү, гигиенаны бозу, линза куелган килеш ялгыш йоклап китү, дөрес кулланмау проблемасы безне борчый. Яшьләргә шуны әйтәсе килә: йомшак контактлы линзалар йөртүчеләр шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәсен, төнгә салырга иренмәсен. Бу кискен проблемага әверелеп бара», - ди  офтальмохирург. Бу турыда МА "Татар-информ" яза. 

Ул линза кулланучы яшьләр еш кына кератит – күз ялкынсыну проблемаларына зарланып килгәнен белдерде: «Соң мөрәҗәгать итәләр, авыруның азуы күрү сәләтен кисәк боза, ул зарарланган тукымаларны тернәкләндереп тә, күрү сәләтен кайтарып та булмый».

Табиб 18 яшьтән лазерлы коррекция операцияләре ясалуын искәртте. Шулай да, аның фикеренчә, лазерлы коррекция өчен оптималь вакыт – 21 яшьтән дә иртәрәк һәм 40 яшьтән дә соңрак булмаска тиеш.

 

Фото: предоставлено пресс-службой РКОБ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев