Лилия һәм Роберт Хәмидуллиннар гаиләсенә «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча йорт төзелгән
Аренда килешүе буенча торак төзелешенең 80 проценты — федераль һәм республика бюджетыннан, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финанслана.
«Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә ферма мөдире булып эшләүче, бүгенге көндә декрет ялындагы Лилия Хәмидуллина гаиләсе тиздән яңа йортлы булачак. Аларга Березняк авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча яңа өй төзелеп, түбә астына кертелгән.
Лилия 2013 елда Березняк егете Робертка кияүгә чыга, һәм яшь гаилә авылда төпләнеп кала.
«Без иң элек әниләр белән бергә яшәдек. Ә инде икенче балабыз тугач, „Ана капиталы“ акчасына кечкенә генә бер өй сатып алып, шуны төзекләндереп, янкормаларын ясап бетереп, башка чыктык. Дүрт балабыз бар. Альбертка тиздән 10 яшь тула, Зәлиягә — 7, Ясминәгә — 3 яшь, Азаматка — 6 ай. Ике балабыз — мәктәп укучылары. Улыбыз „4“ һәм „5“ билгеләренә өлгерә, математика фәнен ярата. Кызыбыз да бик тырыш. Өченчесе исә балалар бакчасына йөри», — ди хуҗабикә.
Күпбалалы әнигә әле 29 гына яшь. Бик үткен, ертмач һәм тырыш ханым транспорт йөртү таныклыгы алып, машина руле артына утырырга да куркып тормаган. Тормышка чыккач, бер ел Кукмарага йөреп эшли дә авылдагы фермага урнаша ул.
«Мәликә әни күп еллар фермада сыер савып, лаеклы ялга чыкты. Берсендә аңа җитәкче: „Киленең күмәк хуҗалыкка эшкә чыкмасмы икән, әйтеп кара әле“, — ди. Мин исә каршы килмәдем. 2018 елда лаборант итеп алдылар. Ә инде ферма мөдире пенсиягә чыккач, безнең вазыйфаларны алыштырдылар. Әлбәттә, эшем җиңелләрдән түгел. Берәрсе авырып киткәндә, ял көннәрендә хезмәткәрләрне алыштыру өчен кеше тапканда тәмле телеңне аеруча кызганмаска кирәк. Шулай ук мәрхәмәтлелек сыйфатына ия булу да мөһим. Хисаплар эшләү, нәрәт язу да шактый вакыт сорый. Әмма ошатып, күңел биреп эшләгәч, авырлыклар сизелми. Балаларны карарга әти-әни бик булыша, аларга рәхмәтем чиксез. Өченче сабыема 8 ай булуга, эшкә чыккан идем. Шул чагында әти белән әни чиратлап кызыбызны карады. Аларның җае булмаганда, Үрәсбаш авылында яшәүче әниемне барып алдык. Хәзерге вакытта дүртенче сабыем белән декрет ялында булсам да, җитәкче чакырганда эшкә чыгып кергәлим. Иптәшем Кукмарадагы оешмаларның берсендә хезмәт куя. Ялларында ул да сабыйларны караша», — ди Лилия.
Һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр. Лилиянекеләр дә әкренләп кул арасына керә башлаган инде. Зурраклары кечкенәләренә күз-колак була, уйната, дигәндәй...
«Авыл җирендә яшәү рәхәт бит ул. Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәсең, теләгән саен ягып мунча керәсең. Ялкауланмасаң, эше дә табыла. Мегафермалар салына, алардагы тәртип, чисталыкка исең китәрлек. Душ, ял итү бүлмәсе бар, бәдрәф тә бина эчендә, краннардан кайнар, салкын су агып тора, кер юу машинасына кадәр урнаштырылган. Хезмәт хакы да зарланырлык түгел. Мин фермада эшләвемә беркайчан үкенмәдем. Хәзер авылларда мөмкинлекләр зур. Мәктәп, балалар бакчасы, ял парклары бар, юллар төзекләндерелә. Беркем дә каладагылардан ким яшәми», — ди әңгәмәдәшем.
Лилия Хәмидуллина «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча өйле булу мөмкинлеге турында халык җыенында ишетә. Җитәкчеләр белән сөйләшкәч, документларын җыеп тапшыра. Авыл хуҗалыгы хезмәткәре буларак тиешле таләпләргә туры килгәнлектән, узган елның көзендә өйне төзү эшенә дә керешәләр.
«Булачак йортыбыз 90 квадрат метр мәйданны тәшкил итә. Проектны күрсәттеләр, һәм без аны бик ошаттык. Өебез коридор, зал, бәдрәф, душ һәм өч йокы бүлмәсеннән торачак. Проектта мунча юк иде, анысына үзебез тырышырбыз инде. Нигезеннән алып түбәсен япканчы карап торып эшләттек, дисәм дә ялган булмас. Безгә бик ошый. Инде газ да үткәрелде. Киләчәктә су кертәсе һәм эчке эшләр калып бара. Әзер булуын түземсезләнеп көтәбез. Программаның шарты буенча хуҗалыкта хезмәт куярга кирәк. Ходай насыйп итсә эшләрбез. Минем бер дә авылны шәһәргә алыштырасым килми», — ди әңгәмәдәшем.
Сүз уңаеннан, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының бер өлеше булган арендалы торак программасы 2020 елдан эшли. Аренда килешүе буенча торак төзелешенең 80 проценты — федераль һәм республика бюджетыннан, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финанслана. Эш бирүче белән хезмәт килешүенең биш ел вакыты чыкканнан соң, торак йортның исәп-хисап бәясенең — 10 процентын, ә ун елдан соң сатып алу бәясенең 1 процентыннан артмаган бәяне түләп, йорт биредә яшәгән кешенең милкенә тапшырыла. Әлеге программа буенча 2020 елда районда — 10, 2022 елда — 9, 2023 елда 12 йорт төзелгән.
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев