Лельвиж авылыннан Евдотия Балтасеева 90 яшьлеген каршы алды
Юбилярга район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Бүген Лельвиж авылыннан Балтасеева Евдотия Ефремовна үзенең 90 яшьлек юбилее — гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Туган көн иясен котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Лельвиж авыл җирлеге башлыгы Эльвера Игнатьева, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина, «Вахитов» җәмгыяте белгече Алсу Йосыпова килгән иде. Алар юбилярга район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырдылар, изге теләкләрен җиткереп, сәламәтлек, имин, тыныч тормыш теләделәр.

Евдотия Ефремовна гомер буе колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган.
Евдотия Ефремовна тормыш иптәше ике бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә ул төпчек улы Анатолий белән гомер итә.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев