Лектор-экскурсовод Илнара Шәйдуллина: Бу һөнәр минем өчен тормышымдагы яңа сәхифә булды
Бүген Илнара музей залларында гына түгел, район буйлап оештырылган экскурсияләрдә дә туристларны Кукмараның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыра.
Кукмара кызы Илнара Шәйдуллина “Туган якны өйрәнү” музеенда лектор-экскурсовод булып эшли, районыбызның бай тарихын, аның күркәм урыннарын һәм хезмәт традицияләрен кунакларга таныта.
– Мәктәпне тәмамлагач, Казанда югары белем алдым да, киез итек-киез комбинатында цех мастеры булып эшли башладым. Язмыш мине комбинатка урнашкан райондашым, Илназ исемле хәрби егет белән таныштырды. Гаилә корганнан соң, ирем кабат хәрби хезмәткә кайтты һәм без Кырым Республикасының Симферополь районына күчендек, алты елга якын яшәдек. Махсус хәрби операция башлангач, Илназны шунда җибәрделәр, иң элек взвод, аннары штурм отряды командиры итеп билгеләделәр. Ә мин 2022 елда ике кызыбыз белән туган якларга әйләнеп кайттым. Балаларыбыз Манзарас урта мәктәбенең дүртенче һәм җиденче сыйныфларында укый, – ди Илнара.
Кукмарага күченгәч, райондашыбыз “Туган якны өйрәнү” музеена эшкә урнаша. Биредә аңа лектор-экскурсовод вазыйфасын тәкъдим итәләр.
– Бу һөнәр минем өчен тормышымдагы яңа сәхифә булды. Туган җиргә мәхәббәт, тарих белән кызыксыну, кешеләр белән аралаша белү сәләте, хезмәттәшләремнең ярдәме, аларның киңәшләре, махсус курслар узу – болар барысы да әлеге хезмәтнең нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итте, – ди ул.

Бүген Илнара музей залларында гына түгел, район буйлап оештырылган экскурсияләрдә дә туристларны Кукмараның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштыра. Аның фикеренчә, экскурсияләр үткәрүче белгечнең эше – ул коры фактлар сөйләү генә түгел.
– Лектор-экскурсовод – бик мавыктыргыч, киңкырлы һөнәр. Без экскурсияләр үткәрүдән тыш, сценарийлар да язабыз, кайчак үзебез үк “артист” роленә керәбез. Әмма иң мөһиме – кунакларны районның тарихы, истәлекле урыннары белән таныштырганда дөрес һәм төгәл мәгълүматка таяну, кешеләрне кызыксындыра белү, аларны тарих дөньясына алып керү. Баштарак бу эшкә саклык белән генә алынган идем, хәзер инде тулысынча ияләштем. Күңелемә якын эш белән шөгыльләнү, камиллеккә омтылу – үзе зур бәхет, – ди әңгәмәдәшем.
Районыбыз үзенең бай үткәне, табигый истәлекле урыннары белән дан тота.
– Туристлар өчен экскурсия турларының төп маршрутлары – шәһәр буйлап экскурсияләр, сәнәгать предприятиеләре белән танышу. Шулай ук район тарихын белү дә күпләр өчен бик кызыклы. Кайбер төркемнәр исә борынгы чорларга “сәяхәт” итәргә тели. Аларны Мәчкәрә авылына алып барабыз, авылдагы безнең көннәргә кадәр сакланган татар мәдәни архитектурасының уникаль һәйкәле – реставрацияләнгән беренче Җәмигъ мәчетенең, шулай ук тирә-яктагы авылларның тарихларын сөйлибез. “Бакыр тау” тау чаңгысы базасы, Зур Кукмара авылы янәшәсендәге тылсымлы урын – “Кызыл таулар” каньонын да туристларыбыз үз итә. Районда сафка баскан тарихи һәйкәлләр, арт-объектлар, мәдәни мирас объектлары да кунакларның игътибарын җәлеп итә, – ди Илнара Шәйдуллина. – Һәр экскурсиягә алдан җентекләп әзерләнәм. Үзем өчен дә яңалыклар ачам, яңа мәгълүматлар табам, аннары аларны кунакларга җиткерәм. Бездә җитештерү дә, мәдәният тә, тарих та сакланып калган – шуны күрсәтү бик мөһим.
Кукмарага туристлар нигездә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән килә икән. Соңгы вакытта Киров өлкәсе, Удмуртия һәм Чувашия республикаларыннан да кунаклар саны арткан. Туризм үсеше саннарда да чагыла: 2022 елда районга 11 меңләп кеше килгән булса, 2025 елга бу күрсәткеч 22 меңнән артып киткән.
Туган як тарихын күңел аша үткәреп, аны башкаларга да җиткерү – зур җаваплылык һәм ихласлык таләп итә торган миссия. Илнара Шәйдуллина өчен бу – һөнәр генә түгел, ә йөрәк эше. Ул үзе дә, район кунаклары да һәр яңа очрашудан илһам алып, Кукмара тарихының тагын бер битен ача.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев