Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Лаеклы ялда булган хезмәттәшебез Гөлҗофар Миннеханова истәлекләре белән уртаклашты

Күп еллар «Хезмәт даны» редакциясендә журналист булып эшләгән Гөлҗофар Миннеханова күптән түгел 65 яшен билгеләп үтте.

Кайсы елда икәнен хәтерләмим, Казаннан безнең Кукмара турында документаль фильм төшерергә киләчәкләр, дигән хәбәр ишетелгән иде. Эре предприятиеләребез һәм эшчән халкыбыз моңа бик лаек дип сөендек. Фильмны төшереп йөргәннәрен мин үзем күрмәдем. Фәлән көнне фәлән сәгатьтә Татарстан телеканалында күрсәтеләчәге мәгълүм булды.

Өйдә телевизор каршында тезелешеп утырдык. Фильм башланып китте. Экранда — район Советы һәм район Башкарма комитеты биналары каршындагы үзәк мәйдан. Халык күренми. Чү, универмаг ягыннан кемдер атлап килә түгелме? Якыная, якыная... Кем булыр икән? «Абау, дөрес күрәмме: мин бит ул!» — дип кычкырып җибәрдем. Ул чакта кулымда гадәттәгечә кечкенә сумка белән пакет иде. Кибеткә-мазарга керсәм дип алганмын. Шулай бернидән шикләнмичә атлаганмын. Оператор исә, алда әйтүемчә, күземә чалынмады.
Менә шулай, үзең дә белмәстән кадрга эләгергә мөмкин икәнсең. Хәзерге смартфоннар заманында бигрәк тә.

***
Элгәре утыздан гына артык йорты булган Жилой Рудник авылы поселок булып зураер дип кем уйлаган. Беренчеләрдән булып, нарат урманы буенда данлыклы киез итек-киез комбинаты җитәкчесе, ягъни генераль директоры Шамил Әхмәтшин йорт төзетте. Гади генә йорт түгел, үзенчәлекле архитектура үрнәге дияр идем аны. Шуннан тормыш иптәше Минзилә ханым белән көн дә Рудник аша эшкә йөрделәр. Шамил Мирхәйдәр улы хәзерге кайбер "лихач«лар кебек машинасын кумады, һәрчак тиешле тизлекне саклады. Урамда күренгән кешеләр белән баш кагып исәнләшеп китә, юлда баручыларны калдырмый, туктап утырта иде. Шул исәптән мине дә. 

Бервакыт рус әбисенең үз йорты каршында кул күтәреп торуы күренде. Шамил әфәнде шунда ук машинасын туктатты. Минзилә ханым белән бергә машинадан чыгып, көчкә атлаучы әбигә утырырга ярдәм иттеләр.

— Сез кая барасыз? — дип кызыксынды ул, бераз хәл алгач.

Шамил әфәнденең йөзенә елмаю җәелде.

— Безме? Без — эшкә, ә менә сез кая барасыз? — дип сорады.

— Даруханәгә. Мине шунда илтеп куегыз, яме, — дип, гозерен җиткерде әби.

Үзәк даруханәгә җиткәч, янә аңа машинадан төшәргә булышканнан соң, Шамил әфәнде белән Минзилә ханым, юлдан кире борылып, үтә дә җаваплы эш урыннарына киттеләр. Мин дә адымнарымны кызулаттым.
Шамил Мирхәйдәр улы исә әнә шундый игелекле зат булып хәтердә калды.

***
Туксанынчы еллар азагы иде. Җирле радиода эшләгән чагым. Тапшырулар район элемтә бүлегендәге бүлмәдән алып барыла иде. Көн дәвамында яңалыклар-хәбәрләрне туплап, магнитофон тасмасына яздырып куям да икенче көнне иртәнге сәгать 7дә элемтә бүлеге операторы ярдәме белән эфирга җибәрәм.

Август ае иде. Басуларда урып-җыю чоры. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фаиз Кәримуллин тапшыруларны иртәнге сәгать алтыда ук башларга тәкъдим итте. Шул вакытка Рудник авылыннан килеп җитү өчен миңа бик иртә торырга кирәк иде. Дөм караңгыда урам буйлап — бер чакрым, аннан таш юлга кадәр янә шул чама араны үтәсе. Тирә-якта бары тик басулар, хәзерге кебек йортлар да, төрле биналар юк иде. Каршыда — серле тынлыкка чумган зират. Хәер, рәт-рәт булып утырган агачлар әкрен генә пышылдашалар кебек. Йөрәгемне уч төбемә кысып, дигәндәй, таш юлга аяк басарга җыенганда, Кукмара ягыннан фараларын яндырып килүче йөк машинасы күренде. Яктылыгы күзләремне чагылдырды, һәм мин бер мизгелгә артым белән борылдым. Ни күрим, хәзерге Әхмәт кибете урнашкан урыннан арырак, юл аша, чылбырдай тезелеп, бүреләр чыгып бара иде. Әйе, һич тә этләр түгел, бүреләр иде ул, чөнки андый ерткычларны элгәре зоопаркта да, телевизордан да күргәнем булды.
Бәхетемә килеп чыккан икән әлеге машина. Юкса, ул вакытларда транспорт чаралары хәзерге кебек ташкындай агылмыйлар иде.

Үкчәләре шакылдамасыннар өчен, аякларымнан туфлиләремне салдым да алга таба оекчан гына йөгердем. Зур Кукмараның үзәк урамына кергәч кенә бераз тынычландым. Инде авылны чыгып килгәндә ахыргы урамнан, өрә-өрә, галәмәт зур эт килеп чыкмасынмы! Овчарка идеме икән ул... Караңгыда күзләре фонарьлар кебек яна. Куркуымны сиздермичә, ничек тә тыныч булырга тырышып, йомшак тавыш белән: «Тихо, тихо...» — дия-дия китеп бардым. Әллә русчаны аңлый торган эт булдымы... Инде Кукмараның район үзәк дәваханәсе борылышына кадәр шомлы араны гына үтәсе калды. Ни дисәң дә, бер якта — тимер юл посадкасы, бераз баргач, икенче якта, эчкәредә — кирпеч заводы, биек агачлар. Ышыгындагы тротуар, әлегә утлары кабынмаган биналар. Ник бер адәм очрасын ичмаса! Яхшы күңелле дип әйтүем.

Ниһаять, Кукмара утлары күренде. Кәефем дә күтәрелеп китте.
Шөкер, тапшыруны тиешле вакытта эфирга җибәрергә өлгердем. Моннан күп еллар элек гадәти эш көннәремнең берсе әнә шулай башланды.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев