Көзге мәхәббәт яки таныштык та кавыштык...
Бу төнне шушы ике җан үзләренә урын тапмыйча йокысыз уздырды. Айнур төне буе укытучы турында уйланып чыкты. Укытучы – аның турында...
«Бүген ата-аналар җыелышы, бармыйча булмый, улым 10 сыйныфта укый бит», - дип, Айнур иртәдән көнен планлаштырып, төпчеген балалар бакчасыннан иртәрәк алды, аны абыйсы белән өйдә калдырып, җыелышка ашыкты.
Сыйныф бүлмәсенең ишеген ачып, күз йөртеп чыкты да арткы парта артына кереп утырды.
Айнур – шәхси эшмәкәр, ялгыз ата, берүзе өч баланы тәрбияли. Иртә белән балаларны кайсын кая урнаштырганнан соң, күрше районга барып эшләргә туры килә аңа.
Менә җыелыш башланып китте. Башта директор узган елгы уку нәтиҗәләре турында сөйләде, аннары яңа уку елында килгән фән укытучылары белән таныштырды. Шунда Айнурның карашы тыйнак кына бер укытучыга төште. Альбина Альбертовна исемле мөгаллимә иде ул. Айнурга ниндидер бик күптәннән белгән, җанына шулкадәр якын кеше сыман тоелды. Аларның күзләре очрашты. Ир бер мизгелгә аңын җуйгандай хис итте. Яңа укытучы да ялгыз гына улын үстерүче ханым икән. Башка шәһәрдән күчеп кайткан. Бәлки икесе дә парсыз яшәгәнгәме, язмышлары бер калыптан булгангамы, бер-берсенә бик якын кешеләр кебек тоелды алар.
Бу төнне шушы ике җан үзләренә урын тапмыйча йокысыз уздырды. Айнур төне буе укытучы турында уйланып чыкты. Укытучы – аның турында... Ниһаять, шушымы икән әллә минем көздә килгән мәхәббәтем, диеп, үз-үзен сорау белән борчыды Айнур. Сораулары җавапсыз кала бирде. Көзге булмыйча, алар икесе дә инде бишенче дистәне тутырып килә бит. Йөрәге яңа хискә чумылды аның, күңеленә ниндидер бер шомлы җылылык керде. Иртән торгач, балаларын кайсын кая урнаштырып, эшкә китте ул. Эштә дә башында бер генә уй бөтерелде...
...Бу хәлдән соң инде озак еллар узды. Альбина белән Айнур, бик матур гаилә корып, тату гына, күпләргә үрнәк булып гомер кичерәләр. Йортлары җитеш, тормышлары мул. Икесенә дүрт ир егет тәрбиялиләр. Өчесе инде башка шәһәрләрдә тормыш корганнар. Иң кечкенәсе – үзләре белән.
- Әнием, әнием, мин сине шундый яратам! – дип, әнисенең муенына сырыла бала.
- Мин дә сине, улым, бик нык яратам, синнән башка ничек яшәгәнмен икән? - дип җавап бирә аңа әнисе.
Шулай итеп, җырларда җырланган сихри сукмаклардан да йөрергә туры килми аларга, кошлар сайравы астында таңнарны да бергә каршыламыйлар. Чәчләргә чал төшкәч, бөтенләй башка төсмердә була икән бу мәхәббәт дигән серле табышмак! Гомерләренең алтын көзенә кулга-кул тотышып, иңгә-иң куешып, мәхәббәткә төренеп, ике җан салмак кына кереп китә. Күңелләрендә нинди уйлар бөтерелгәнен, нинди хисләр чуалганын бары тик алар гына белә. Булсын, шулай булырга тиеш. Алар моңа лаек бит...
Ландыш ГАРИПОВА,
күппрофильле лицейның
тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев