Кызыл таумы әллә Биләтле башымы: журналистыбыз авыл тарихларын барлый
Ике исемле булуга авыл халкы күптән ияләшкән. Үзләре әйтмешли, исемдәмени хикмәт?!
Кызыл Тау авылын күпләр Биләтле башы дип белә. Чөнки 1954 елга кадәр аның исеме нәкъ менә шулай була. Ә менә ни өчен Кызыл Тау дип үзгәртелә, монысы инде... табышмак. Хәтта бу хакта мин аралашкан өлкәннәр дә берни әйтә алмады. Хәер, ике исемле булуга алар күптән ияләшкән. Үзләре әйтмешли, исемдәмени хикмәт?!
Кунакка йөрешеп гомер иттек
Сигезенче дистәне түгәрәкләп килүче Анна апа Васильева илһамланырга, иҗат итәргә ярата. Язма башындагы юллар да аның «Кызыл тау» шигыреннән алынган.
— Бала чагыбыз бик авыр вакытларга туры килсә дә, яшьлегебез күңелле узды. Октябрь бәйрәмнәрен һәрчак зарыгып көтеп алдык. Берничә көн алдан кызлар белән ферманың кочегарыннан бидон белән су алып төшеп, таш клубның идәнен ап-ак итеп юганыбыз истә. Мал тоткан кешеләр бәкәй чалып аш әзерләде, кемнең өенә керсәң дә, бәрәңге дучмагы яисә коймак пешкән була иде. Бер-береңә кунакка йөрешеп, табын артында сыйланып, керәшен җырларын башкарып, кич белән бар халык клубка җыела. Анда гармунга уйнап-җырлап, соң гына таралышуыбыз хәтергә кереп калган, — дип, яшьлек хатирәләрен күңелендә яңартты әңгәмәдәшем.
Анна апа күп еллар күмәк хуҗалыкта хезмәт куя, фермада эшли.
— Авылдашым Николайга тормышка чыгып, аның белән дүрт бала үстереп башлы-күзле иттек, 6 оныгым, 4 оныкчыгым бар. Бала хәсрәте дә читләп үтмәде безне. Түбән Кама шәһәрендә юл-патруль хезмәтендә эшләүче олы улым юл фаҗигасендә һәлак булды, ә инде бер елдан иремне югалттым. Сагынуымны, юксынуымны бераз басар өчен, авылның «Тиңдәшләр» ансамбленә кушылдым. Анастасия Мишкина белән парлап керәшен биюен яратып биедек, безне сәхнәгә кабат-кабат чакыралар иде. Аякларым сау булсамы, хәзер дә рәхәтләнеп тыпырдап китәр идем дә бит, булмый шул, — дип моңсуланып ала Анна Архиповна. — Хәзер тормышлар рәхәт, почтальоныбыз бик йомшак, яхшы күңелле, газета-журналлар да тарата, пенсия дә китерә. Фельдшер юк дип тә борчылган юк, үзем "доктор«га әйләнеп беттем инде. Кан басымы төшеп китсә, бал кабып, каһвә, каты итеп ясалган чәй эчәм, бераз чи суган ашап куям, ә инде күтәрү өчен минераль су булыша. Даруларны, кирәк-яракларны төп йортта, минем янда яшәүче улым алып кайта.
Егәр барында, балаларны көтәләр, димени?!
Авылның иң өлкән кешеләре Анастасия һәм Мирон Павловлар әнә шулай ди. Аларның берсенә — 87, ә икенчесенә — 88 яшь.
Без кергәндә, Мирон абый гаражда мотоциклы янында кайнаша иде. Бабайның борын очы кызарган, җилдән һәм кояш нурыннан булса кирәк, бер күзеннән яшь тамчысы тәгәрәп төшкән. Әбинең сүзләренә караганда, көнгә бер чүкеч, кадак-шөрепләрен кулына тотмаса, күңеле булмый икән аның. Гомер буе мотоциклда җилдергән Мирон абый үзенең тимер атыннан да әле узган ел гына «төшкән».
— Бабаемның кулы алтын булды. Өебезне дә нигезеннән алып бар җирен үзе эшләде, бер тиен акча чыгармадык. Телевизор, радио ватыламы, мотоциклның көе китәме — бар халык аның янына килде. Көннәр буе текәлеп утырса утыра, эшли торган итеп төзәтеп бирә иде. Хәзер инде икебез дә олыгайдык. Әмма сер бирәсе, балаларны борчыйсы килми, егәр барында, йорт-кура эчендәге бар эшне үзебез башкарабыз, — ди Анастасия апа.
https://vk.com/video-33406351_456242038 Әби белән бабайның өенә зәңгәр ягулык кермәгән. Мичкә ягу өчен утынны урманнан үзләре әзерли икән. «Газ юклыкка борчылмыйбыз. Көнгә бер тапкыр мичкә ягабыз да, өебез май кебек була», — дип куана алар. Әйе, тормыш рәхәтлеген кем ничек күрә шул...
Тырыш гаиләләр — авыл тоткасы
Кызыл Тау авылына баргач, күпләп мал асраучы берничә гаиләгә тукталдык.
Альбина һәм Иван Кузьминнар авылда үз тырышлыклары белән матур гына гомер итә. Хуҗалыкларында алты сыер, бер тана, сигез үгез, бозаулар бар. Быел 32 каз, берничә дистә тавык-чебеш алган булганнар.
— Мин Кызыл Тауга 2003 елда Комазан Башыннан килен булып төштем. Бүгенге көндә Иванов крестьян-фермер хуҗалыгындагы фермада иртә-кич 50 сыер савам. Иван исә "шабашка«га йөри, кышкы чорда күбрәк өйдә тора, — ди Альбина ханым. — Авыл җирендә терлек тә тотмагач, тагын нишлисең инде?! Без үз көчебез белән малларга торак җиткердек. Җәй көне кайбер сыер малларын электр-көтүче саклый, кайберләре утарда тора. Җәй дә, кыш та көнебез иртәнге сәгать дүрттә башлана. Иван үзебезнең маллар янына чыга, мин фермага сыер саварга менәм. Сөтне җыючыларга тапшырабыз.
Альбина ханым белән Иван абый — тырыш һәм акыллы алты бала әти-әнисе дә әле. Дүртесе инде төп йорттан читтә: берсе укып бетереп эшкә урнашкан, өчесе — студент. Төпчекләре —Түбән Өскебаш мәктәбенең алтынчы һәм җиденче сыйныф укучылары.
— Балалар кечкенәдән кул арасына кереп үсте. Мәктәптән кайталар да, киемнәрен алышып, бераз чәйләп алгач, маллар янына чыгалар иде. Печән вакытларында хәзер дә бергәләп эшлибез. Атна саен кайтып булышырга гына торалар, — ди әниләре. — Авыл тормышын яраткач, шәһәргә барып, бер кич тә куна алмыйбыз, Кызыл Тауны сагынып кайтабыз.
Альбина ханым Григорьева — шәһәр кызы. Тумышы белән Нократ Аланыннан. Кызыл Тау егете Владимир белән таныша да аңа кияүгә чыга.
— Шушы авылда 25 ел гомерем сизелмичә үтте дә китте. Сыердан курку, тирестән борын чөерүләр инде күптән артта калды. Хәзер печән-сенаж исләре дә ислемайга тиң, — дип шаярта хуҗабикә. — Сигез сыерыбыз, бер яшьлек үгезебез, кечкенә бозаулар бар. Көне буе шулар янында мәш киләбез. Хәзер уңайлыклар күп бит: сыерларны аппарат сава, тиресне транспортер чыгара. 12 гектар җиребезгә арпа, печән чәчәбез. Барлык төр техника үзебездә булгач, эшкәртү, уру-сугу, алып кайту өчен кемгә әйтим икән дип баш ватасы юк. Владимир тракторына утыра да чыгып китә. Әлбәттә, азыкны сатып алу шактый кыйммәткә төшә. Әмма нишлисең, малларны бит ач тотып булмый. Асрагач, тиешенчә тәрбияләргә дә кирәк. Шуны да әйтеп китим: авылда калганга беркайчан үкенгәнем булмады. Шөкер, бар җиребез җитеш, чишмә суы гына эчәбез. Алга таба да тигез булып, шөкрана кылып яшәүләр насыйп булсын.
Зебохон һәм Борис Степановлар авылга моннан унике ел элек Кукмарадан кайтып төпләнә.
— Әти белән әни ул вакытта Үрәсбаштагы урман кардонында яши иде. Без электән күп итеп мал тоту турында хыялландык. Шунлыктан, төп йорттагы өй буш тора бит дип, Кызыл Тауда үз эшебезне башлап җибәрергә уйладык та анда ферма салдык, 20 сыер сатып алдык. Ул чагында гаилә фермаларын үстерү буенча да төрле программалар эшли башлады. Хөкүмәттән алынган ярдәм белән мал торагын зурайттык, авылга күченеп, сыерларның санын 50гә җиткердек, хуҗалыклардан сөт җыйдык. Башта крестьян-фермер хуҗалыгы ирем Борис исемендә булса, хәзер әлеге вазыйфа — бертуган энем Андрей Иванов карамагында, — ди хуҗабикә. — Бүгенге көндә рәсми рәвештә өч кешене эшле иттек. Болар — сыер савучы, тирес чыгаручы һәм бозаулар караучы. Шулай ук сезонлы эшчеләр дә бар. Сөт җыюны да дәвам итәбез.
Ирле-хатынлы Степановларның, яшь кенә булуларына карамастан, әнә шулай тырышып тормыш күргән көннәре. Сыер малларыннан, бозаулардан тыш, алар быел 70 үрдәк тә алган булган, берничә дистә бройлер чебиләре дә бик әйбәт үскән.
— Иртәнге сәгать дүрттә йокыдан торырга да, авыр эшкә дә күнектек. Тик менә мал азыгы бәяләренең кыйммәт булуы гына борчылдыра. Дөрес, без печәнне, сенажны үзебез хәзерлибез, әмма аның бит әле фуражы да кирәк. Аларын инде сатып алабыз, — ди хуҗалар. — Кайчандыр шәһәрдә яшәргә хыялланган булсак, хәзер инде тулысынча авыл кешеләре без. Шуның өчен кабат калага бөтенләй китәсе килми.
Һәркемгә үзенеке
— Кызыл Тауда туып-үсеп, бүген дә шунда бәхетле гомер иткәнгәдер инде, үз авылым миңа бик якын һәм кадерле, — ди 40 елга якын авыл клубын җитәкләгән Анфиса апа Егорова. — Мәдәният учагына эшкә урнашуга авылдагы тыл ветераннарын туплап, «Тиңдәшләр» керәшен ансамблен оештырдык. Кукмарада гына түгел, хәтта күрше-тирә районнарда да чыгыш ясый, төрле бәйгеләрдә катнаша идек. Берсендә Мамадыштан беренче урын белән кайттык, Арчада оештырылган "Түгәрәк уен«ында да югары бәя алдык. Ул чагында хәзерге шикелле машина-автобуслар юк бит. Трактор арбасына утырып чыгып китәбез, кыш көннәрендә техникабыз көрткә батса, аны җыелышып этеп чыгарабыз. Түбән Өскебаш белән безнең авыл арасында чокыр-чакырлы юлдан җәяүләп, ике араны җырлый-җырлый кайтулар бүгенгедәй хәтердә.
Клубта авыл көннәре, очрашулар узган вакытта залда алма төшәр урын да булмаган.
— Бик сагынам ул чакларны. Бездә буш өйләр бар бит, бәлки киләчәктә аларга яшьләр килеп төпләнер дә, кабат мәдәният тармагына җан керер, — дип өметләнә Анфиса ханым. — Шөкер, авылыбыз төзек, яшьләр дә бар. Күпләп мал асраучы, шулай ук умарта тотучы гаиләләр булганда, авыл әле алга таба да яшәр.
Анфиса апаның тормыш иптәше Петр абый күп еллар күмәк хуҗалыкта агроном, рәис урынбасары булып эшләп лаеклы ялга чыга. Аларның дүрт балалары, биш оныклары бар.
Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, Кызыл Тауга (Биләтле башы) 1680 елда нигез салына. Шушы авылның аксакалы Семен абый өлкәннәргә менә ниләр сөйләп калдыра: «Авыл урынында зур су, тирә-юнендә кара урман була. Элек бит имана җире ир балаларга гына бирелә. Мамадыш районының Албай авылы керәшеннәре, җир эзләп, бу якларга килеп чыга, агачларны кисә башлый, үзләренә йорт салу, төпләнү өчен урын әзерли. Әкренләп зур су, сазлыклар кибә, елга гына кала. Берникадәр вакыттан соң Семыш, Тәмте, Апас нәселе барлыкка килә. Безнең авыл халкы — Апас нәселеннән. Тормышлар җайланып китә, йортлар саны арта, халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Моннан ерак түгел Биләтле (хәзерге атамасы — Көмеш Күл, — авт.) дигән авыл була. Су юлы белән аларга таба балта осталарының йомычка калдыклары агып төшә. Шул авылда яшәүчеләр елга буенча үргә таба менә һәм, үзләренекенә охшатып, Биләтле башы дип исем куша».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев