Кызыл Тау авылында киң күңелле кешеләр тырышлыгы белән дин йорты салына
Храмның нигезен салу эшенә узган елның 30 сентябрендә керешәләр.
Кызыл Тауда гомер итүче Никонор абый Федоров – туган җиренең яшәеше, аның киләчәге өчен янып-көеп йөрүчеләрнең берсе. Биредә туып-үсә, тормыш кора, хезмәт куя. Никонор абыйның тырышлыгы белән зиратка елга аша чыга торган күпер, кул астында булган материаллардан балалар өчен уен мәйданчыгы ясала, чишмәләрне дә һәрдаим чистартып-карап, аның тирә-юнен тәртипләп тота икән ул. Ә менә берничә ел элек райондашыбыз авылдашларына дин йорты төзү хыялын ирештерә...
– Элек безнең авыл халкы чиркәүгә Мамадыш районының Түбән Оча авылына йөргән. Олы дини бәйрәмнәрдә атакай үзе дә килә һәм йорттан-йортка йөри, иман әйтә торган була. Андагы агач чиркәү янганнан соң, халык диннән шактый ераклаша. Ә менә бүгенге көндә келәү, илаһи литургиягә кемдер – Нократ Аланына, Кукмарага, ә кемдер дин йорты булган авылларга бара, – дип сөйли Никонор Алексеевич. – Үзем исән-сау, көчем бар вакытта Кызыл Тауны да чиркәүле итәсе килде. Шөкер, авылдашлар каршы килмәде, ниятемне хуплады. 2016 елда храм төзелеше өчен җир кишәрлеген рәсмиләштерү артыннан йөри башлаган идем, билгеле бер сәбәпләр аркасында әлеге эш туктатылып торды да, узган ел, ниһаять, барлык документлар, рөхсәт кәгазьләре, проект әзерләнде. Сентябрь аенда районга килгән Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, безнең авылга да тукталып, әлеге зур эшкә үзенең фатыйхасын бирде, гыйбадәт кылды, дин йорты төзеләчәк урынга урнаштырылган истәлек ташын аруландырды.
Әңгәмәдәшемнең сүзләренә караганда, храмның нигезен салу эшенә узган елның 30 сентябрендә керешәләр. Ул хирург-табиб, медицина фәннәре докторы, галим, язучы, үзенең могҗизаи сәләте белән бик күпләрне дәвалаган, үлемнән алып калган Изге Лука Крымский исемен йөртәчәк. Дин йортының зурлыгы – 14 метрга 7 метр. Бүгенге көндә инде аның диварлары күтәрелеп, бина түбә астына кертелгән.
– Храмның түшәме, плитәдән идән өлеше дә бар инде. Алга таба аркалы тәрәзәләр, ике якка ачылмалы ишекләр куярга ниятлибез, эчке бизәү эшләрен башлар алдыннан идәнне дә җылытасы килә. Керү юлына ташлар салып, аны да измә белән катырасы бар, – ди ул. – Иң зур эшләрнең берсе булып, әлбәттә, дин йортының гөмбәзен һәм хачын кую торачак. Күптән түгел улым Алексей белән Кама Тамагы районына барып, Виктор исемле оста белән сөйләшеп кайттык. Ул безгә чиркәү гөмбәзенең хач астындагы шар, ягъни “алма”сын ясап та бирде. Киләсе елга алтынсу төстәге калайлар сатып алып, гөмбәз ясау эшенә керешергә исәп.
Билгеле булганча, әлеге храм бернинди дә программа буенча түгел, ә бары тик олы йөрәкле кешеләр хисабына салына.
– Район җитәкчелеге, Түбән Өскебаш авыл җирлеге, районның кайбер авыл хуҗалыгы оешмалары, авылдашлар, якташлар, күрше-тирә авылларда, Яр Чаллы, Түбән Кама, Арчада яшәүчеләр нык булышты, Татарстанның халык артисты Вадим Захаров та ярдәменнән ташламый. Нырья авылыннан протоиерей Леонид Прокопьев белән элемтәнең бөтенләй дә өзелгәне юк: үзе дә килә, төзелеш барышы белән дә таныша. Чиркәү эше төгәлләнгәч, биредә келәүләрне дә ул әйтәчәк, дини бәйрәмнәрне үзе уздырачак , – ди авыл старостасы Никонор абый. – Храм төзибез дип әйтүе генә җиңел шул, аның артында күпме хезмәт ятканын Ходай үзе һәм мин генә беләм. Әмма изге эшкә тотынганга бер тапкыр да үкенгән булмады. Соңгы берничә ел эчендә кемнәрнең генә ишекләрен какмаганбыздыр?! Игелекле, изге күңелле кешеләрнең күп булуына сөенеп бетә алмыйм. Бераз акча туплану белән төзелеш материаллары юллый башлыйбыз, аннары төзүчеләр бригадасын эзлибез. Гаиләм дә теләктәшлек күрсәткәч, күпкә җиңел. Улым Алексей күбрәк төзелеш материаллары артыннан йөри, Казанда яшәүче кызым Валентина финанс ягын карый. Мине дә, гаиләмне дә бу эшләр буенча йөрергә беркем мәҗбүр итми. Боларның барысын да күңел кушканга башкарабыз. Тиздән безнең авылыбыз да чиркәү чыңнарына күмелер дип ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев