Кызыл Октябрь авылыннан Фидания Мөлекова: Безнең үзебездә — «курорт»
Фидания Мөлекова Кукмарада «Чиста шәһәр» оешмасында эшләп лаеклы ялга чыккач, авылга кайтып төпләнгән.
Туган җир, туып-үскән нигезнең кадерен яши-яши тагын да күбрәк аңлыйсың. Моннан тугыз ел элек Кызыл Октябрь авылына әти-әнисе яшәгән йортка кайтып төпләнгән Фидания Мөлекова да шул фикердә.
— Авылымның һавасы саф, кешеләре яхшы. Мин аны бернинди шәһәр, ял йортына да алыштырмыйм. Безнең үзебездә — «курорт». Кайсы ел фасылы булуга карамастан, өебезгә кул биреп торучы урманга керәм дә аннан уңай энергия туплап чыгам, бакчада эшләп, мул булып үскән уңышларга куанып, күңелемә рәхәтлек алам, — ди ул.
Фидания апа Кукмарада яшәп, «Чиста шәһәр» оешмасында беренче көннән алып лаеклы ялга чыкканчы һәм аннан соң да бер ел хисапчы булып эшли. Ә инде әнисе авырый башлагач, 2015 елда аны карарга авылга кайта.
— Ул вакытта әтинең дә яше бар иде инде. Бер канаты каерылгач, бөтенләй боекты, сәламәтлеге көннән-көн какшады. Алты ел бергәләп яшәгәннән соң, аны да мәңгелеккә озаттык. Әти-әни юк дип, туган нигезне ташлап китмәдем, бүгенге көндә дә өебезнең утын сүндермичә, биредә яшәп ятыш, — ди әңгәмәдәшем.
Хуҗаның нинди булуы капка төбеннән үк күренә. Фидания апаның түр бакчасы гына түгел, хәтта ишегалдындагы кое яннары да гөл-чәчәккә күмелгән, бар җирдәге чисталык-пөхтәлек турында әйтмим дә. Сентябрь ае булуга карамастан, бакчада кып-кызыл булып пешеп утыручы җиләкләренең тәмлелеге соң... ашап туйгысыз. Кабак уңышы да сөбханалла!
— Ремонтат бакча һәм каен җиләге быел аеруча күп булды. Әле һаман чемченеп йөргән көнебез. Каен җиләгенә хәтта урманга да йөрмәдем, бакчадан җыеп кына кайнатма ясадым. Карбыз, кавын үстерәм, виноградның ботакларын кисеп, үзем төпләндерәм. Алмагачлар, карлыган һәм крыжовниклар да бар. Кыскасы, бакча зур булгач, һәммәсенә урын табыла. Иртән чыгам да кичкә кадәр шунда мин. Чүп утап, сулар сибеп, вакытның узганы сизелми дә. Аннары чебешләрем, тавык һәм үрдәкләрем дә моңсуланырга җай калдырмый, — ди уңган хуҗабикә.
Кабакларны исә Фидания апа, теплицасында кәлшәләндереп, быел 70 төп утырткан булган.
— Яз көне, көннәр җылыткач, һәрберсен бакчага күчердем. Берничә көннән инде күтәрелеп, үсеп тә киттеләр. Кабаклары төшкәч — бер куансам, җыеп алганда — икенче, дигәндәй. «Бигрәк күп, бу кадәр кирәкме соң?» — диючеләр дә бар. Бетә ул, берсе дә калмый. Кабактан камыр ризыклары бик тәмле була, согы файдалы, ваклап турап, туңдыргычка куйсаң, кыш буена боткаларга кушарга да менә дигән! Аннары сораучыларга да бирәм, балалар бакчасына кул эшләре ясау өчен дә алалар, — ди ул.
Бакча эшләрен күмәкләшеп башкарсаң гына ул кадәр авыр тоелмый. Фидания апаны да якыннары ташламый. Кукмарада яшәүче Фирая апасы ике көннең берендә биредә булса, Поч.Кучукта төпләнгән сеңелкәше Раушания ханым да туган йортка эзне суытмый, оныклары да җәй буе авыл һавасы сулый. Әниләре Сәйдә апа, моннан дистә еллар элек ишегалды уртасына алмагач утыртып: «Балалар, бераз үскәч, ябалдашлары астына өстәл куярбыз да җыелып самавыр чәе эчәрбез», — дигән була. Кызлары бу сүзләрне бүген дә онытмый: ак эскәтер җәелгән өстәл җәй буена үз урынын алып тора. Әти-әни, балачак вакытларны искә алып, бергәләп чәй эчү туганнар арасындагы бәйләнешне тагын да ныгыта, борчу-мәшәкатьләрне тарата. Гомер көзенә кереп барганда анысы да бик мөһим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев