Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кышкы юл сакчылары: Кукмараның «Чиста шәһәр» оешмасында эшләүчеләр тәүлек буе хезмәт куя

«Райондашларга, юл хәрәкәтендә катнашучыларга бер үтенечем бар: машиналарыгызны юл читләрендә калдырып китмәсәгез, тротуарларда техника эшләгән вакытта аеруча сак һәм игътибарлы булсагыз иде», — ди оешманың өлкән мастеры Рафисә Хаҗиәхмәтова.

Шәһәр һәм авыл урамнарының чиста, юлларның хәвефсез булуы — күп очракта күзгә күренми торган, әмма бик мөһим хезмәт нәтиҗәсе. 

Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр юллардагы тәртипне тәэмин итүче механизаторлар арасында үз эшенә тугрылыклы, җаваплы хезмәткәрләр аз түгел. Шундыйларның берсе — «Чиста шәһәр» оешмасында эшләүче Рәйхан Нәҗметдинов

Әңгәмәдәшемә — 41 яшь. Ул Чишмәбаш авылында туып-үскән. Зур Сәрдек гимназиясен тәмамлагач, Янилдәге һөнәри училищеда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Дипломлы белгеч, яшьтән үк эшкә керешеп, кырыс табигатьле Себер якларында хезмәт юлын башлап җибәрә. 

«Күп еллар трактор, бульдозер, экскаватор кебек техникаларны иярләдем. Әмма туган якның тарту көче кабат үзенә дәште. Бирегә кайтып төпләнеп, «Чиста шәһәр» оешмасына урнаштым. Бүгенге көндә яңа, заманча, чит илдә җитештерелгән кечкенә төягечтә (мини погрузчик) эшлим. Әлеге техниканың уңайлыклары бик күп», — ди Рәйхан. 

Язмам героеның эш көне кышкы чорда иртәнге сәгать дүрттә башлана, караңгы төшкәнче дәвам итә.

«Техникалар оешманың җылы гаражында тора. Шуның өчен кабызып чыгып китү авыр түгел. Үземә билгеләнгән территорияне тәртипкә китермичә, өйгә кайтып кергән юк, — ди ул. — Күбрәк тротуарларны чистартам, шулай ук юл читләреннән карны җыеп алып, тракторларга да төйим. Мини-погрузчик кечкенә булганлыктан, хәтта иң тар, иң кыен урыннарга да үтеп кереп, эшне тиешенчә, җиренә җиткереп башкара алам». 

«Чиста шәһәр» оешмасы карамагына шәһәрдәге 125 урам керә. Бу — 120 чакрымга якын юл дигән сүз. Барлык тротуар, автобус тукталышлары, парк-скверлар, Нурминкә елгасы яр буйларын даими рәвештә чиста тоту өчен никадәр зур һәм җаваплы хезмәт таләп ителә!

«Оешмада өч КамАЗ, биш МТЗ тракторы, ком сибү өчен ике катнаш юл машинасы (КДМ), өч — зур, дүрт кечкенә төягеч, шулай ук ике грейдер бар. Аларның һәммәсе юлларны һәм тротуарларны тәртиптә тоту өчен кирәк. Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, коллектив тулы составта эшли, механизаторларга кытлык юк, егетләр техникаларда җаваплы һәм намуслы хезмәт куя», — ди оешманың өлкән мастеры Рафисә Хаҗиәхмәтова

Өлкән мастер кечкенә төягечтә эшләүче Рәйхан Нәҗметдинов, Марс Сафин, Алексей Глуховларның хезмәтен аеруча югары бәяләде: 

«Оешмада шактый еллар бергә хезмәт куючы әлеге тәҗрибәле, уңган-булган механизаторларга рәхмәтнең зурысы. Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, хәтта төнлә белән дә, чакырганда — каршы килгәннәре юк. Шул арада җыенып килеп җитәләр һәм эшкә керешәләр, — ди Рафисә Хаҗи кызы. — Төягечләргә кул белән кар көрәүчеләр дә ярдәм итә. Егетләр-кызлар бергәләп көн дәвамында шактый территорияне чистарталар». 

Быел кыш карлы килде, шуның өчен эш фронты зур һәм һәркемгә җитәрлек. Кайбер көннәрдә шәһәр урамнарыннан 125әр рейс КамАЗ машинасы кар чыгарыла икән. 

«Үзебезнең техника җитешмәгәнлектән, өстәмә ике КамАЗ яллап, эшләрне үзвакытында башкару мөмкинлеген тәэмин итәбез. Аттырып төяүче трактор белән эш тизрәк бара, погрузчик белән бераз озаграк вакыт таләп ителә. Туктап торучы юк: техника да, хезмәткәрләр дә һәрчак эштә, — ди Рафисә Хаҗиәхмәтова. — Райондашларга, юл хәрәкәтендә катнашучыларга бер үтенечем бар: машиналарыгызны юл читләрендә калдырып китмәсәгез, тротуарларда техника эшләгән вакытта аеруча сак һәм игътибарлы булсагыз иде. Кайбер үз хуҗалыклары белән яшәүчеләрдән: «Трактор юлны көрәгәннән соң, капка төбендә кар өелеп кала», — дигән моң-зарлар килә. Боларның берсе дә махсус эшләнми. Безнең төп бурыч — җәяүле һәм техника йөрү өчен юлларны чиста тоту. Капка төпләренә туктап, карны көрәү мөмкин түгел. Шуның өчен безне дә аңласагыз, бераз сабыр булсагыз иде».

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев