Кышкы иминлек җәйдән башлана: Кукмара кышкы сезонга әзер
«Кар ява икән, без бүген үк юлга чыгарга тулысынча әзер, — ди „Чиста шәһәр“ оешмасының өлкән мастеры Рафисә Хаҗиәхмәтова.
Борынгы әби-бабаларыбыз: «Чананы — җәйдән, арбаны кыштан әзерлә», — дип юкка гына әйтмәгән. Алдан хәстәрен күрсәң, вакыты җиткәч, бик җайлы була шул.
Кышкы чорда районыбыз һәм шәһәр урамы юлларындагы тәртип өчен җавап бирүче оешмалар да әзерлекне берничә ай алдан башлый: тракторлар, кар чистарткыч машиналар ремонтлана, кар, бозга каршы файдаланылучы материаллар запасы тулыландырыла, шоферларга куркыныч һава шартларында эшләү кагыйдәләре искә төшерелә.
«Техниканың кышкы сезонга әзерлеге буенча парад үткәрелде. Анда җитәкчебез Илшат Вилданов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Нияз Ризванов, район Дәүләт автоинспекциясе начальнигы Фирдүс Фәхретдиновлар катнашты. Әзерлек уңай бәяләнде, — ди „Татавтодор“ җәмгыятенең „Кукмара“ юл төзелеш-ремонт участогы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Зарипов. — Без райондагы 400 чакрымга якын юлга хезмәт күрсәтәбез. Базада техникаларыбыз шактый. Аларда тәҗрибәле механизаторлар эшли. Автогрейдер, катнаш юл машинасы (КДМ), КамАЗ, төягеч, МТЗ-тракторлары — һәммәсе тиешле тәртипкә китерелгән. Кыш җиткәч, алар юлларны, күперләрне, тукталыш павильоннарын чистартуга чыгачак. Эш тәүлек дәвамында алып барыла. Беренче смена иртәнге сәгать дүрт тулганчы юлга чыгып китә, икенче сменаның эш вакыты көндезге сәгать уникедә башлана, төнге сменага шулай ук өч-дүрт машина билгеләнә. Базада бозлавыкка каршы материаллардан 11140 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләп куелды».

«Чиста шәһәр» оешмасы карамагына шәһәрдәге 125 урам керә. Бу — 120 чакрымга якын юл дигән сүз. Тротуар, автобус тукталышы, парк-скверлар, Нурминкә елгасы яр буен да исәпләсәк, никадәр эш башкарырга кирәк!
«Кар ява икән, без бүген үк юлга чыгарга тулысынча әзер, — ди „Чиста шәһәр“ оешмасының өлкән мастеры Рафисә Хаҗиәхмәтова. — Кыш көне кар чистартуда катнашачак өч амкадор, биш МТЗ-тракторы, өч КамАЗ, ком сибү өчен өч катнаш юл машинасы (КДМ), тротуарларны тәртиптә тоту өчен кечкенә төягечләр — һәммәсе сафта, төзекләндерелгән. Юл-тротуарларга сибү өчен 1000 тонна ком-тоз катнашмасы да базага кайтарылды, тиешле вакытта тутырып аласы гына кала. Шулай ук кадрлар составы да тулы, механизаторларга кытлык юк».
Рафисә Хаҗи кызы әлеге оешмага бригадир булып килә дә, 2008 елдан аны өлкән мастер итеп билгелиләр. Шуннан бирле бу җаваплы вазыйфаны тырышып башкара, бар күңелен биреп оешмада эшли ул. Рафисә апага кайчан гына шалтыратсаң, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, аралашырга вакыт таба, җавабы да һәрчак әзер.
«Кыш көне эш аеруча күп. Вакытында юлларны чистарту, тәртипкә китерү өчен механизаторлар иртәнге сәгать өч, дүртләрдә үк тракторларын кабыза һәм базадан кузгала, — ди ул. — Техникалар кайсы урамда эшли, тыкрыклар, тротуарлар игътибардан читтә калмаганмы, проблемалар юкмы — һәммәсен күз уңында тотарга тырышам. Шөкер, шоферларның барысы белән дә килешеп эшлибез».
«Чиста шәһәр» оешмасы хезмәткәре Геннадий Кондратьев — тумышы белән Сәрдәүч авылыннан. Ош. Юмья урта мәктәбендә укыганда ук трактор йөртү таныклыгы ала.

«Мәктәптән соң автомәктәптә укыдым, аннары бер ел Кукмараның азык-төлек комбинатында эшләп, армиягә киттем, — ди ул. — Гомер буе төрле оешмаларда шофер булып хезмәт куйдым. Эш стажым 40 елдан артып китте. Бүгенге көндә биредә катнаш юл машинасында (КДМ) эшлим. Машинамны инде күптән төзекләндереп куйдым, юдым, чистарттым, кайбер детальләрен яңарттым. Хәзерге вакытта КДМга 8 тонна ком-тоз катнашмасы тутырылган, хәбәр булу белән юлга кузгалырга әзермен. Мин җәй көне шәһәр эчендәге чәчәкләргә, яңа утыртылган агачларга су сибәм, ә кышын кар көрәтәм, ком-тоз катнашмасы сибәм, кирәк урыннарда себереп тә алам. Күбрәк кеше йөри башлаганчы, транспорт хәрәкәте күбәйгәнче эшләргә яратам. Чөнки ул вакытта тыныч, „бөке“ ясыйсыз, дип зарланучылар да юк. Хәерле кышлар килсен, техникалар һәрчак төзек булсын!»
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»; Рөстәм Зарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев