Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кырыгалдар Василий яки алынмаган җылы куртка

Бу кеше бик күпләрне алдаган, хәтта махсус хәрби операциядән яраланып кайтучыларны да төп башына утырткан икән.

Интернет киңлекләрендә «җиңел акча» вәгъдә итүчеләр көннән-көн арта. Әмма бу вәгъдәләр артында еш кына алдау һәм кеше язмышы белән уйнау ята. Әлеге язма — шул хакта. 

Башкаларга сабак булсын, мин — сөйлим, син — язарсың, дип сүзен башлады дус кызым, үткән ял көнне безгә чәй эчәргә сугылгач. 

«Яңа ел алды каникуллары озын бит, эшсезлектән күпләр нәрсә эшләргә белмичә тилмергәндер дип уйлыйм. Мин дә шулар исәбендә идем. Кулдан телефон төшмәде, бер күзем исә телевизор экранында булды. Табигатькә чыгып һава сулау, спорт белән шөгыльләнү йөзеннән, чаңгы шуарга, бассейнга барырга, дөресен генә әйткәндә, ирендем. Әмма мошенниклар корбаны булырга өлгердем», — диде ул.

Аның моңа кадәр дә инде, дистә ел чамасы элек, мошенниклар тозагына эләккәнен белә идем. Шуннан соң бик сак яшәде ул, телефоны шалтыраса, бер генә чит номерга да, СМС-хәбәрләргә дә җавап бирмәде, лотерея уеннарында катнашмады, кыскасы, төрле авантюралардан читтә йөрде. 

Ә бу юлы янә тозакка капкан шул, балакаем. 

— Мессенджерларның берсендәге республиканың бер интернет-каналына күзем төште. Василий атлы ир-ат (исеме үзгәртелде, — авт.): «Криптовалюталар белән эшлим, биржаның ничек «уйнавына» карап, 500 сум акча салсагыз — 50 мең, 700 сумга — 70 мең, 900 сумга 90 мең сум акча күчерәм. Әгәр криптовалюталар "базары"нда уңышсызлык була икән, ул акчагызны югалтмыйсыз, 500, 700, 900 сумыгызны кире кайтарам«, — дип язган иде. 

500 сумны ул күрсәткән номерга салдым. Әле берничә тапкыр, алдан ук кисәтеп, уңышсызлык билгеләре булып (телефоным сүнде, картада акчам җитмәде, ирем яныма кереп комачаулады), мин бу турыда уйлап алсам да, туктамадым, ашыга-кабалана 500 сумны күчердем, — ди дустым. — Икенче көнне Василийдан: «Алга таба дәвам итәбезме, сез ризамы?» — дигән хәбәр килде. Ризалык бирдем һәм берничә сәгать дәвамында онлайн-банкка кердем дә карадым, кердем дә карадым: ә миңа тиешле 50 мең сум акча һаман күчмәде.

Инде күңелдән генә 50 мең сумның биш мең сумына улыма җылы куртка да «алып куйган» идем, югыйсә. Василий: «Иминият агенты өчен тагын биш мең сум күчерәсегез була, аннан башка эш туктала», — дип язды. Ярар, дидем күңелдән генә, 45 мең сум да зур акча бит әле ул, биш меңнән генә «егылып үлмәбез», дим. (Әле, болай булса, башка юлы акчаны күбрәк тә салырга кирәк икән, дип тә уйладым). Шулай итеп, моның исәп-хисап счетына 5 мең сумым да китте.

Василий тагын яза: «Иминият агенты белән сөйләштем, сез криптовалютадагы керемегез өчен 6500 сум салым түләргә тиеш буласыз». Мин бит әле салым түләрлек керем алмадым, дип яздым. «Сез инде криптовалюта биржасында теркәлдегез, менә сезнең номерыгыз», — дигән квитанция юллады. Шуннан соң инде минем башыма «сукты»: интернет челтәренә кереп, Василий, криптовалюта дип язып карадым. Андагы кайтавазларны күреп шаклар каттым. Бу кеше бик күпләрне алдаган, хәтта махсус хәрби операциядән яраланып кайтучыларны да төп башына утырткан икән. Чөнки керемнән салым алудан соң, ул җибәрелгән акчаларның башка төрле «койрык»лары да өстәлә торып, кеше 50 мең, 90 мең, 120 мең сум акчаларыннан колак каккан. Ярый ла, мин вакытында диярлек туктап калдым.

Сез — мошенник, кырыгалдар, минем күз нуры түгеп төне буе дәфтәр тикшергән, электрон журнал тутырган, хәләл көчем белән тупланган акчамны ялганлап алдыгыз, зинһар, кире кайтарыгыз, Аллаһы Тәгалә каршысында җавап бирәсегез бар бит, дигән сүзләремә исә җавабы бер генә булды: «Сез миңа мошенник дип яла яктыгыз, салым түләргә ризалык бирмисез, мин сезне судка бирәм». Шул арада икенче номердан Санкт-Петербургтагы бер адвокаттан хат килеп төште. «Салым түләмәү сәбәпле, сезгә эш кузгатыла», — диелгән, адвокат икәнлеген раслаучы документының видеосы да күрсәтелгән иде анда. (Адвокатлар реестрына кереп карадым, чынлап та, бу адвокатның исем-фамилиясе анда теркәлгән иде).

Кыскасы, менә шундый хәл булып алды минем белән. Шунысы да бар, адвокаттан хат килеп төшүгә, Василий минем белән булган барлык язышуларны юкка чыгарган иде. Кызганыч, улыма заманча, матур, яңа куртка ала алмадым. Быелгы кышны искесе белән чыгар инде, дигән фикергә килдем.

Шунысы мөһим: мин бит инде Василийны мактаучы каналны республиканыкы булгач, ышанычлы дип уйладым. Аларга хат та җибәрмәкче идем, кызганыч, элемтәгә керә алмадым. Минем кебек алданучылар саны кимесен, интернеттагы биржа платформалары, инвестицион керемнәр дип язучыларга ышанучылар саны булмасын, сабак булсын иде дип, сиңа сөйләдем. 

Фото: ясалма интеллект белән ясалды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев