Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Күппрофильле лицейның 1 сыйныф укучылары өчен экологик чара үткәрелде

Анда табигатьнең кеше тормышында әһәмияте, зур роль уйнавы табышмаклар, төрле уеннар аша балаларга җиткерелде.

Күппрофильле лицейның 1 сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Алия Шаймуллина һәм беренче разрядлы белгече Гөлинә Мөхәммәтшиналар катнашында экологик чара үткәрелде. 

Анда табигатьнең кеше тормышында әһәмияте, зур роль уйнавы табышмаклар, төрле уеннар аша балаларга җиткерелде.

Чараның төп максаты:

- балаларга кешелекне борчыган экологик мәсьәләләрнең барлыкка килү сәбәпләре турында җиткерү һәм аларны булдырмаска тырышу;

- үсеп килүче яшь буында табигатькә сакчыл караш булдыру.

Балалар чарада бик кызыксынып катнаштылар.. Элеге чара «Экология» милли проекты максатларын тормышка ашыруга ярдәм итә. Соңыннан килгән кунаклар укучыларга үзләренең алып килгән истәлекле бүләкләрен тапшырып, аларны сөендерделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев