Купка авылыннан Зиннәтовлар гаиләсе 13 буынны үз эченә алган шәҗәрә ясаган
Тимерхан Зиннәтов нәсел агачын барлауга моннан 8 ел элек тотынган.
Нәсел-нәсәбеңнең нинди кешеләр булуын, нәрсә белән шөгыльләнгәнен белү, өйрәнү элек-электән күркәм гадәт булып саналган. Күпмедер вакыт бу гамәл арткы планга күчеп торса да, соңгы елларда шәҗәрә исеме астында кабат тормышыбызга кире кайтты. Кем әйтмешли, модага ияреп, күпләр нәсел агачларын барлый башлады. Берәүләр ата-баба нәселен барлап, «кирәкле кәгазьләр» рәтендә саклый, ә менә Купка авылында яшәүче Зиннәтовлар шәҗәрәләрен зур итеп, өй диварына ясап куйган.
Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да нәсел агачын ясаган кеше аңлыйдыр: бу тиз арада гына эшләп куя торган эш түгел. Моңа айлар, хәтта еллар сарыф ителә.
Тимерхан Зиннәтов та нәсел агачын барлауга моннан 8 ел элек тотынган.
— Әби-бабай нәселен өйрәнү теләге бик күптәннән бар иде. Ләкин тормыш мәшәкатьләре белән гел читтә калып килде. 2015 елда сәламәтлегем какшап китте, физик хезмәт белән шөгыльләнә алмый башлагач, әкренләп мәгълүмат тупларга алындым. Иң беренче олы яшьтәге туганыма — Дания апага, авылдагы өлкән кешеләргә мөрәҗәгать иттем, соңрак архив материалларын да барладык, — ди ул.
Һәр кеше үзенең җиде буын әби-бабасын белергә тиеш, диләр. Кызганыч, кемдер өч буынны да барлый алмый. Ә Зиннәтовларның нәсел агачында 13 буын, 83 кеше язылган. Гаилә башлыгы үзенә кадәр булган 10 буынның туганлык җепләрен яңарткан.
Зур итеп ясау Тимерхан Зиннәтовның улы Фәһимнең уе була.
— Башта фанерадан агач формасында ясарга дип планлаштырган идем. Тик никтер алай ошап җитмәде миңа. Ә болай итеп ясау эш барышында башка килде. Иң беренче әтинең, аннан әнинең туган көненә бүләк итәрбез дип уйлаган идек. Ләкин озакка сузылды, ялгышларны төзәтергә туры килде. Әти башта ак кәгазьгә караламасын булдырган иде, шуннан карап, диварга "оргстекло«га ясалды. Әле рамка урнаштырып, ут та куярга уйлыйбыз, — ди Фәһим.
Фәһим Зиннәтовның тәмләп сөйләгәнен кызыгып, чын-чынлап шатланып күзәттем. Яшь кешенең шундый эшкә алынуы, әтисе башлаганны дәвам итүе күңелдә ниндидер җылылык уята. Әле бит аның акча ягы да бар, хәзерге заманда мондый эшне беркем дә бушка эшләми.
— Безнең нәсел электән үк зур булган, — дип дәвам итә Тимерхан абый. — Мин гаиләдә алтынчы бала булып туганмын, ләкин миннән алдагылар бөтенесе үлеп барган. Алардан соң әни мине һәм тагын ике ул алып кайткан. Шөкер, хәзер дә туганнарыбыз күп. Бу шәҗәрәдә ир ягы, ягъни минем яктагы туганнар гына. Тормыш иптәшемнекен дә барлыйбыз, очына чыгып булса, бәлки аныкын да ясатырбыз.
Фәһимә һәм Тимерхан Зиннәтовлар икесе дә Купка авылыннан. Яшьлектә кавышып, биш бала үстергәннәр. Хәзерге көндә улы һәм килене хөрмәтендә яшиләр.
— Уйлап карасаң, авылда бер нәсел кешеләре бик күп, — ди Фәһимә апа. — Ләкин йөрешкәннәр генә туганлык җепләрен саклап кала. Минем әниемнең әтисе зур, кәсепле нәселдән булган. Донбасс якларына барып эшләгән. Тик, кызганыч, аларны, «кулак» ярлыгы тагып, авылдан китәргә мәҗбүр иткәннәр. Анда да тырыш булулары сәбәпле югалып калмаганнар. Соңрак Урта Азиягә килеп урнашканнар, бүгенге көндә дә балалары-оныклары шунда гомер итә. Алар белән аралашып яшибез, үзебез дә баргалыйбыз, үзләре дә кайталар.
Әйткәнемчә, гаилә башлыгы шәҗәрәне 8 ел буе альбом формасында туплап, фотоларын ябыштырып, матур итеп язып барган. Альбомның беренче битендә монда булган төгәлсезлекләрем өчен әби-бабайларымнан, туганнарымнан гафу үтенәм, теләге булганнар эшемне дәвам итсәгез иде, дигән сүзләр язылган.
— Оныкларымның тезелеп басып, менә бу — минем бабай, монысы — апам... — дип, бер-берсен бүлдереп, үзара сөйләшүләренә карап күңелем шатлана. Хезмәтем юкка чыкмас, дәвам итүчеләрем булыр дип өметләнәм, — ди Тимерхан абый.
Шулай була күрсен, үзенең нәселен, тарихын белгәннең генә киләчәге бар, диләр бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев