Күкшел авылыннан Миннегөл Шакирова 95 яшьлеген билгеләп үтте
Бүгенге көндә Миннегөл Галауытдин кызының 17 оныгы, 21 оныкчыгы бар.
Бүген Күкшел авылыннан Шакирова Миннегөл Галауытдин кызы үзенең 95 яшьлек юбилее — гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Туган көн иясен котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Күкшел авыл җирлеге башлыгы Раяз Хәмидуллиннар килгән иде. Алар юбилярга район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырдылар, изге теләкләрен җиткереп, сәламәтлек, имин, тыныч тормыш теләделәр.

Миннегөл апа тормыш иптәше Нурулла белән 58 ел бергә тату, матур гомер кичергәннәр. Бергәләп алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә юбиляр төпчек улы Райнур һәм килене Зөлфия белән бергә тыныч, рәхәт тормышта гомер итә. Бүгенге көндә аның 17 оныгы, 21 оныкчыгы бар.
Миннегөл Галауытдин кызы «Татарстан» колхозында секретарь булып хезмәт куйган. Нурулла абый исә тракторчы, аннары энергетик эшен башкарган, «Татарстанның атказанган колхозчысы» булган.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев