Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Күкшел авыл җирлегендә үзара салым акчалары хисабына юллар, чишмә, зиратлар төзекләндерелгән һәм башка эшләр башкарылган

Программа кысаларында Күкшел һәм Мәчкәрә авылларында халыктан 680 мең 900 сум акча җыелган иде.

Күкшел җирлеге үз эченә Күкшел һәм Мәчкәрә авылларын ала. 389 хуҗалыкта 1007 кеше яши, 2023 елда 5 бала дөньяга килгән, 14 кеше вафат булган. Җирлек территориясендә халыкка мәдәният йорты, 2 медпункт, китапханә, почта бүлеге, урта мәктәп, балалар бакчасы, интернат мәктәп, 5 шәхси кибет хезмәт күрсәтә. 

«„Үзара салым“ программасы кысаларында Күкшел һәм Мәчкәрә авылларында халыктан 680 мең 900 сум акча җыелган иде. Дәүләт ярдәме белән ул 3 миллион 404 мең 500 сумны тәшкил итте. Әлеге акчаларның 1 миллион 257 мең сумы юлларны төзекләндерүгә тотылса, 1 миллион 228 мең 925 сумга Күкшел авылы клубының тәрәзәләренә, сәхнәгә пәрдәләр алынды, җиһазлар, музыка аппаратурасы кайтарылды. Шулай ук 268 мең 570 сумга су башнясы буялды, коймалары ремонтланды, 250 мең сумга чишмә төзекләндерелде, 300 мең сум акча зиратларны тәртипкә китерү өчен тотылды», — ди авыл җирлеге башлыгы Раяз Хәмидуллин. 

Авыл җирлеге башлыгының сүзләренә караганда, авыллардагы су торбалары, урамдагы колонкалар, электр утлары да даими рәвештә ремонтланып торыла икән. Быел Күкшел авылында ике урамны тоташтырып торучы агач күпер, җирлек территориясе башлануны күрсәтүче билгенең яңартылуы да — бик кирәкле эш. 

«Киләсе ел өчен планлаштырылган эшләр дә шактый. Юлларны һәм күперләрне, су башнялары территорияләрен төзекләндерәсе, зиратларны тәртипкә китерүне дәвам итәсе бар. Мәчкәрә авылында һәйкәл салырга да ниятлибез», — ди Раяз Хәмидуллин.

Мөнир Йосыпов, Мәчкәрә:

— «Үзара салым» программасына сөенмәү мөмкин түгел. Халыктан җыелган 1 сум акчага Татарстан Хөкүмәтенең 4 сум күләмендә өстәп акча бирүе — зур ярдәм. Ел саен юллар төзекләндерелә, су башняларын тәртипкә китерделәр. Быел Луговая урамына, Октябрь тыкрыгына вак таш түшәлде. Җирлек башлыгы алга таба да бу юнәлештә эшне алып барачакларын ышандырды. Мин үзем кайсы гына авылга барсам да, иң элек юлга һәм зиратның торышына игътибар итәм. Безнең ул яктан, Аллага шөкер, беркем алдында да кызарырлык түгел. Планлаштырылган эшләрнең һәммәсе дә үтәлә. Программа киләчәктә дә дәвам итсен иде. 

Илдус Әминов, Күкшел:

— Кемдер үзара салымны хурлый, ә кемдер мондый төр ярдәм өчен куана гына. Шәхсән безнең гаиләнең программадан беркайчан читтә калганы юк, тиешле сумманы бирәбез. Җыелыш вакытында башкарасы эшләрнең исемлеге төзелә. Ел саен акрынлап урам юллары төзекләндерелә. Бу бик яхшы. Үзең сатып ала башласаң, таш бик кыйммәт бит ул. Ә монда хөкүмәт ярдәме белән шактый сумма туплана. Чишмәләр, су башнялары каралу — болар барысы да халык өчен.

фото: Раяз Хәмидуллин 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев