Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Кукмор-информ» редакциясе «Изгелек тартмасы» исемле хәйрия акциясенә кушылды

Әгәр сез дә өлешегезне кертергә, хәзерге вакытта махсус хәрби операция кертергә, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында илебезне саклаучы якташларыбызга йөрәк җылысын бүләк итәргә телисез икән, редакциядә көтеп калабыз!

Безнең район халкы һәрвакыт үзенең ярдәмчеллеге, киң күңелле булуы белән дан тота. Бу бигрәк тә махсус хәрби операция башлангач ачык күренде. 

Җиңү көне якынлашкан мәлдә, «Кукмор-информ» редакциясе «Изгелек тартмасы» исемле хәйрия акциясе үткәрде. Зур шатлык һәм сөенеч белән шуны әйтә алабыз: әлеге чара чын мәгънәсендә халыкның ихлас мәхәббәтен һәм кайгыртучанлыгын чагылдырды!

Ике атна эчендә генә дә әлеге акциягә 30га якын битараф булмаган, олы йөрәкле райондашыбыз кушылды. Алар редакциягә азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, оекбашлар, бияләйләр һәм башка кирәк-яраклар алып килделәр. Бу әйберләрнең һәрберсе җиңүне якынайтучыларга ярдәм итү теләге, ихлас кайгырту хисләре белән сугарылган.

Бигрәк тә күңелләргә үтеп кергәне — кешеләр бүләкләр белән бергә җылы сүзләрен, җир йөзендә тизрәк тынычлык урнашуын теләгән ихлас кичерешләрен дә җиткерделәр. Редакция хезмәткәрләренең балалары солдатларга җылы хатлар язды, без исә тартмаларга район газетасының соңгы саннарын да салдык.

«Изгелек тартмасы» акциясен беренче тапкыр оештырдык, әмма моның белән генә тукталырга җыенмыйбыз — егетләребезгә ярдәм итүне дәвам итәчәкбез. Әлеге чара җәмгыятебездә чын мәгънәсендә игелек, мәрхәмәтлелек һәм кешелеклелек яшәвен ачык күрсәтә.

Акция дәвам итә! Әгәр сез дә өлешегезне кертергә, хәзерге вакытта махсус хәрби операция кертергә, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында илебезне саклаучы якташларыбызга йөрәк җылысын бүләк итәргә телисез икән, редакциядә көтеп калабыз: Кукмара шәһәре, Октябрь урамы, 4нче йорт.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев