«Кукмор-информ» апрель ае акциясенең җиңүчесен бүләкләде
Кукмарадан Роза Закировага шампурлы мангал тапшырылды.
Апрель ае акциясенең җиңүчесе — Кукмарада яшәүче Роза Закирова редакциябезгә май кояшы кебек балкып килеп керде. Үзе гади, үзе телгә оста яңа танышым белән сүзне иң ерактан, бала чагыннан ук башладык.
Роза Барый кызы сугыштан соң, 1946 елда Тәкәнеш (хәзерге Мамадыш) районының Олыяз авылында дөньяга килә. Әниләре Фатыйма йөрәге авырып вафат булганда, биш бала яшьләй ятим кала. Яшь әни Хәбибьямал аларны какмый-сукмый тәрбияләп үстерә, үзе дә ике балага гомер бирә. Сугыштан беренче төркем инвалид булып кайткан әтиләре Габделбарый гына озак яши алмый. Хәбибьямал апага үзенә генә бик авырга туры килгәнлектән, 8 сыйныфны тәмамлаган Роза игезәге Рая белән Кукмара итек фабрикасына урнаша. Биредә 9 ел станокта, аннары ОТКда контролер булып эшли.
Березняк егете Нурислам белән тормыш корып, Пермь һәм Магадан якларында дөнья күрә яшь гаилә. Читтә ике кызлары — Резеда белән Лилия тугач, соңрак Кукмарага кайтып төпләнәләр, биредә фатир да алалар, йорт та салалар. Кызганычка каршы, Нурислам абый 70 яшендә бакыйлыкка күчә.
«Иптәшем акыллы, әйбәт кеше иде, тату яшәдек. Балаларны бик яратты», — дип искә алды ирен.
Себердә торганда да газета-журналлардан өзелми алар.
— «Азат хатын», «Казан утлары» һәм район газетасын һәрчак алдыра идек. «Хезмәт даны»н иң элек беренче битеннән укый башлыйм. Нурислам да шулай эшли иде. Бер генә язманы да калдырмыйм, һәр атна саен вакытлы матбугатны көтеп алам. Яңалыкларны, дөнья һәм район хәлләрен шуннан беләсем килә. Моңарчы акцияләрдә бүләк отканым юк иде. Көтелмәгән хәбәр белән сөендердегез, рәхмәт, — дип елмая ипле генә, тәмләп сөйләшүче Роза апа.
Ул газета укучыларга үзенең теләкләрен дә җиткерде:
Җырларга яратучы Роза Закирова район Мәдәният йортында оештырылган «Яшьлегем кайтавазы» дигән төркем белән 15 ел концерт куярга да өлгергән. Актив пенсионерлар Алабуга, Түбән Кама, Глазов, Ижевск, Казан шәһәрләрендә һәм Татарстан районнарында чыгыш ясаганнар.
— Гомер тиз үтә икән, кадерен белеп яшәргә кирәк. Балаларыма һәм оныкларыма һәрчак кешелекле, сәламәт һәм сабыр булыгыз дип әйтәм. Сабыр төбе — сары алтын ул. Бүгенге көнем Аллага шөкер, — дип саубуллашты Роза Закирова.
4 онык, 3 оныкчыгының кадер-хөрмәтен күреп, кызы Резеда гаиләсендә бәхетле картлык кичерергә язсын дип озатып калдык үзен.
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев