Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмараның урман кызы Диләрә Ибәтова: Чүплек күрсәм елыйсым килә

Табигать-Ананы рәнҗетүчеләрнең бар начарлыклары кире әйләнеп кайтасын онытмаска кирәк!

Безнең, ягъни Кукмара якларында яшәүчеләрнең, күз карашы ияләнгән инде — шуңа күрә игътибар да итмибез, ә төбәгебезнең горурлыгы булган Кукмара тавы искиткеч матур бит ул!
Әмма аның гүзәллеген күрмәүчеләр, кәеф-сафа корып утырганнан соң, бар чүпләрен урында ук калдырып китүчеләр шактый. 

«Менә кара әле, учак ягып нидер пешергәннәр, үзләре белән кирпеч тә алып килгәннәр. Әмма соңыннан пластик сыра шешәләрен, янган агач кисәүләрен, кәгазьле кофе савытларын җыештырып алырга „онытканнар“. Килсеннәр, ял итсеннәр, бер сүз юк. Әмма кирәксез әйберләрен капчыкка яки пакетка салып, машиналарына куярга авыр булгандыр инде», — ди тау чаңгысы буенча тренер Диләрә Ибәтова, шундагы чүпләрне тиз-тиз генә капчыкка җыйган арада. 

Көзнең матур бер көнендә Диләрә белән җәяүлеләр сукмагы буйлап йөреп, бөтен тауны диярлек әйләнеп чыккан идек. Урман белән танышуны җир өсте тигезлегеннән 300 метр биеклеккә менүдән башладык. Бер ияләнмәгәч, миңа авыррак, тын кысыла. Шушы юлны еллар дәвамында көн саен диярлек үткән, кыр кәҗәсе кебек җитез, өлгер Диләрәнең генә исе китми. Шул арада җил белән очып килгән әле бер, әле икенче чүпне иелеп алырга да өлгерә. 

«Минем кесәмдә һәрвакыт перчатка һәм пакет йөри. Кайда, нинди генә чүпне күрсәм дә, алырга тырышам. Беләсеңме, миңа аларны җыю оят түгел, ә менә шушы эштән бәхетле булуым өчен оят, — ди ул. — Ягъни, кешенең тирә-юнебезгә, табигатькә булган карашыннан күңелем әрни, ышанасыңмы, хәтта елыйсым килә». 

Кеше, күзенә чалынып тормасын өчен, чүбен тизрәк кая да булса урнаштыру ягын карый. Берәр ел элек үз күзләрем белән күргәнем булды, Кукмараның шушы матур почмагына нәрсәләр генә алып килеп атмаганнар иде. Анда диван-кәнәфиләр дә, ватык урындыклар, агач тартмалар да бар. Чемодан эчендәге киемнең күплеген күрсәгез сез?! Шуларны сүтеп, чүп машинасына төяп җибәрү авыр булдымы икән?! Агач, такта калдыкларыннан күпме мунча, учак ягарга була! Үзеңә кирәк түгел икән, агачларны күршеңә яки туганыңа бирергә мөмкин. Бер генә сорау туа: нинди хисләр белән кайтып киткән моны эшләүче?!

Диләрә белән аланлыкка килеп чыктык. Машинаның резина тәгәрмәче нарат кәүсәсенә кушылган ахры, дип карасам, тамыры шуның кадәр үзенчәлекле булып, боргаланып, түгәрәк булып үскән икән. Шул арада урман кызы, кыскача гына итеп, табигать белеме дәресе үткәреп алды. «Әгәр дә үрмәкүч һава торышы үзгәргәнче пәрәвезен икенче якка үреп куйса, җилнең юнәлеше үзгәрүен көт. Димәк, җил шушы пәрәвезгә таба борыла», — ди ул. Әмма бу тирәдә дә табигать белән артык хозурланып булмады: кулланылган салфеткалар, бер бакчалык помидор сабаклары, хәтта резина аяк киемнәренә кадәр ташлаганнар иде.

«Гөмбәчеләр су эчкән шешәләрен калдырып китә, ал инде шунда үзең белән, бер авырлыгы да юк бит», — ди юлдашым.

Агачлар арасыннан Кукмара шәһәре уч төбендәгедәй күренә. Аркаңа аэроплан эл дә очып кит идең Камышлы урманына таба... Әмма Диләрә тиз генә чынбарлыкка кире кайтарды.

«Ишетәсеңме, бу агач ыңгыраша, аның нидер әйтәсе килә, — ди ул. — Мин бу урманның һәр почмагын, һәр ноктасын беләм. Биредә 1981-82нче елларда чаңгыда йөри башлаганда, әлеге агачлар кардан чак кына күтәрелеп тора иде. Биредә үскәч, аз гына үзгәреш булса да сизеп алам». 

Диләрә һәм Ильяс Ибәтовларның тау чаңгысы базасында балаларны һәм яшьләрне спортның сноуборд, фристайл төрләренә өйрәткәнен һәм шактый матур уңышлары да бар икәнен газета битләрендә һәм интернет челтәрендә яктыртып барабыз. Күнегүләрнең биредә ел әйләнәсендә барганын белеп гаҗәпләндем.

«Әйе, кар юк дип тормыйбыз, ел дәвамында 90га якын бала түгәрәкләргә йөри, — ди тау чаңгысы буенча республика җыелма командасының өлкән тренеры Диләрә Ибәтова. — Урманны йөреп чыгабыз, күнегүләр ясыйбыз һәм, беррәттән, табигатьне саклау буенча да дәресләр алып барабыз. Мин аларга үз үрнәгемнән тыш, рухи яктан да якын килеп сөйләп, матурлыкны күрергә, табигатьне тоярга өйрәтәм. Безнең укучыларның да кесәсендә буш пакет йөри, кызлар һәм малайлар аяк асларында очраган һәр чүпне җыеп бара. Иманым камил, алар арасында табигатьне пычратучылар юк һәм киләчәктә булмаячак та! Дәресләр вакытында, урманда йөргәндә аяк яисә кул сынса, ничек беренче ярдәм күрсәтәсе икәнен, төлке яки башка җанвар очраса, үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен дә аңлатам». 

...Бу көнне үпкәләрне чиста һава белән «сыйлап», белем алып, ял итеп эш урыныма кайттым мин. Әмма урманда булган чүп-чарны күреп, күңелемнең бер почмагы барыбер китек калды. 

Берничә көн үтүгә, Диләрәдән яңа видео килеп төште. Укучылары белән Зур Кукмара ягына таба барганда, бер ерганакка ташланган чүплеккә туры килә алар. Агач һәм кәгазь тартмалар, йомырка савытлары, тимер кәстрүлләр, аяк киемнәре, йорт сүткәннән калган чүпләрне китереп бушатканнар. Берничә көн үткәч, тагын берничә фото килде: ял итүчеләр нарат агачының ботакларына — пластик, икенчесенә алюмин сыра шешәләрен киертеп куйганнар, пыяла шешәләргә атып уйнаганнар, ватыклары да шунда калган... Табигать-Ананы рәнҗетүчеләрнең бар начарлыклары үзләренә кире кайтасын ничек белмиләр, андыйларның гаиләләрендә нинди тәрбия икән?!

Фото: Диләрә Ибәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев