Кукмараның тау чаңгысы базасында скандинавча йөрүчеләр очрашты
Өлкәннәр урман, шифалы ылыс һавасы сулап, скандинавча йөреп – 3-4, ә балалар 4-5 чакрым ара узды.
Скандинавча йөрү соңгы вакытта аеруча популярлашып китте. Авыл җирлекләрендә генә түгел, хәтта Кукмарада да кулларына таяклар тотып, әкрен генә урам әйләнүчеләрне күрергә була.
- Ике таяк белән күпкә уңайлы, - ди сигезенче дистәгә таба баручы Мәгъсүм абый Сабиров. – Һава торышының нинди булуына карамастан, көн саен тимер юл вокзалыннан дәваханәгә кадәр тротуар буенча берничә чакрым юл үтәм. Саф һавада йөреп кергәч, кәефләр күтәрелә, хәтта дару төймәләре хакында да онытып җибәрәм.
Олы кеше белмичә әйтмәс. Кукмараның тау чаңгысы базасында оештырылган скандинавчылар фестивалендә дә өлкәннәр шактый иде. Шулай ук балалар һәм яшьләр дә тартылган.
- Фестивальнең төп максаты – балаларны, яшьләрне һәм өлкәннәрне бергә туплау, спорт белән шөгыльләнүнең сәламәтлек өчен файдасы зур булуын күрсәтү. Мәктәп укучылары да, ветераннар, “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре, “Көмеш яшь” волонтерлары да чакыруны сөенеп кабул итте, - ди чараны оештыручыларның берсе, ветеран Артур абый Зәкиев. – Сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләрнең берсенә дә җил-яңгыр киртә түгел. Өлкәннәр урман, шифалы ылыс һавасы сулап, скандинавча йөреп – 3-4, ә балалар 4-5 чакрым ара узды. Соңыннан катнашучыларга истәлек бүләкләре тараттык, тәмле чәй белән сыйладык.
Скандинавча йөрү буенча инструктор Мәгъсүм Нуриевның сүзләренә караганда, мондый төр фестиваль Кукмарада җиденче тапкыр үткәрелә икән.
- Без бирегә үзара ярышырга түгел, ә дөрес итеп йөрергә өйрәнү техникасын ныгытырга, катнашучыларга тагын бер кат аның файдасын аңлатырга җыелдык. Таяклар белән атлап йөрүнең терәк-хәрәкәт, иммун системасына йогынтысы аеруча күп. Хәрәкәт иткән вакытта барлык мускуллар да диярлек эшли, кан яхшырак йөри, шулай ук стресслар бетә. Кыскасы, үз аягында йөргән һәркемгә саф һавада булу бары тик уңай тәэсирләр генә бирә. Чөнки хәрәкәттә – бәрәкәт, - ди ул. – Мин үзем – классик көрәш буенча спорт мастеры. Шуның өчен спорт темасы аеруча күңелемә якын. Скандинавча йөрү белән беренче тапкыр 2016 елда очраштым. Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә өйрәнүләр үттек. Аннары авылларга чыгып та клубларда, мәчетләрдә өлкәннәргә бу төр йөреш ысуллары хакында сөйләдек, аңлаттык, мастер-класслар күрсәттек. Кайсы гына авылны алсак та, өлкәннәр актив, төркемләп чыгып, әкрен генә йөреп кайталар.
Чаңгы таягына охшаган махсус таяклар кибетләрдә сатыла икән.
- Иң мөһиме – үзеңә туры килә торган үлчәмдә таяк сайлау, аннары аның бәйләвечен кулга дөрес итеп, астан өскә таба кию, - ди ветеран спортчы. – Урында бераз физик күнегүләр ясап аласың да атлый башлыйсың. Кайсы аяктан китсәң дә була. Гәүдәне туры тотарга, алга таба бөгелмәскә кирәк.
81 яшьлек Шәрхимулла абый Әсхәтов фестивальгә Кенәбаш авылыннан килгән.
- Мин скандинавча йөрү белән ун еллап шөгыльләнәм. Йөрергә, гадәттә, кич белән чыгам. Файдасын күрәм. Кайбер төр авыруларым хәзер бөтенләй бетте, - ди ул, сөенеп. – Вакыты булган кеше иртән һәм кич йөреп кайтса, менә дигән инде. Үзең өчен бит!
Ә менә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркатибе Камилә Яппарова өчен скандинавча йөрү ул – сәламәтлек, гаиләләрне үзара берләштерү, очраштыру өчен сәбәп, күңелле бәйрәм һәм яхшы кәеф!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев