Кукмараның күппрофильле лицеенда кытай телен өйрәнәләр
Бүгенге вәзгыятьтә кытай теленең әһәмияте көннән-көн арта.
Күппрофильле лицейда кытай теле дәресе бара. Укучылар, тырыша-тырыша, укытучы Ван артыннан авазларны кабатлый. Әйе, телләр өйрәнү һәрвакыт актуаль булган, ә бүгенге вәзгыятьтә кытай теленең әһәмияте көннән-көн арта.
Россия-Кытай мөнәсәбәтләре бүген рәсми рәвештә Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы тарафыннан «Яңа чорга керә торган киң колачлы партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре» буларак билгеләнә. Безнең халыкларны күптәнге һәм ныклы дуслык, хезмәттәшлек традицияләре бәйли, бу — ике яклы мөнәсәбәтләрнең иң мөһим нигезләренең берсе.
— 2019 елдан без «Инженерлык республикасы» белем бирү проектының база мәйданчыгы булып торабыз. Шуның нигезендә алты ел инде лицейда инженер сыйныфлары эшләп килә. Аларның белем алу кейсын баету максатында, икенче тел итеп кытай телен өйрәнү мөмкинлеге тудырырга булдык. Чөнки соңгы елларда кытай теленә, әлеге халыкның мәдәниятенә кызыксыну артты. Кытай телен өйрәнү укучыларыбызга заман белән бергә атларга, шулай ук кытай халкының мәдәнияте белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә. Билгеле, инженер сыйныфыннан тыш, теләге булган башка лицейчылар да кытай телен үзләштерә ала. Шулай ук киләсе елга бу мөмкинлекне әти-әниләргә дә бирә алырбыз дип уйлыйм, — дип сөйләде күппрофильле лицей директоры Любовь Камалова.
Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, алар кытай телен камил белүче, Кытайдан килеп, яки тагын Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының чит телләрне укыту теориясе һәм практикасы кафедрасы мөгаллимен өстәргә мөмкин, бүгенге көндә Казан федераль университетында магистратурада белем алучы Ван Сыян исемле егетне чакырганнар. Ул, атна саен Кукмарага кайтып, укучыларга дәрес бирә.
— Кытай теле атнага ике тапкыр керә. Беренче дәресне укытучы Ван алып бара. Ул Кытайның төньяк-көнчыгыш провинциясеннән, шуңа күрә аның сөйләме акцентсыз, авазларны әйтелеше бик чиста. Ван дәрескә һәрвакыт Кытай милли колоритын чагылдырган киемнәрдән керә. Бу да үзенә күрә бик кызыклы. Ә икенче дәресне Кукмарадан Диләрә Шаякбарова алып бара. Ул КФУны тәмамлаган, Кытайда стажировка узган. Аның максаты — балаларга теоретик белем бирү, ягъни рус телендә кагыйдәләрне аңлату. Шулай итеп, бу ике педагог бер-берсен тулыландыра, — дип сөйләде күппрофильле лицейның өстәмә белем бирү педагогы, инженер сыйныфлары һәм кытай телен өйрәнү буенча куратор Анастасия Степанова.
Ван Сыян рус телен яхшы белә. Әгәр аңлашылмаучанлыклар чыкса, заманча технологияләр ярдәмгә килә дип аңлаттылар.
— Кытай теле дөньяда иң авыр телләрнең берсе булып исәпләнә. Анда рус телендә булмаган авазлар бар. Хәтта сүзне нинди югарылыкта әйтү дә аның мәгънәсенә йогынты ясый. Иероглифларның да саны бик күп һәм аларны аңлау бик авыр. Хәзерге вакытта без балалар белән сүзләрне дөрес итеп әйтергә һәм иероглифлар язарга, хәтта берничә җыр да өйрәнәбез. Миңа балалар белән эшләү бик ошый. Үземне кукмаралы кебек хис итәм, — диде укытучы Ван.
Укучылар кытай теле дәресләренә кызыксынып йөриләр, укытучыларын да хөрмәт итәләр. Шулай ук телне тирәнтен үзләштерү максатында, Сабада үткәрелгән «Мәдәниятләр калейдоскобы» VI республика туган тел фестивалендә дә катнашканнар.
— Максатыбыз балаларга кытай телен укыту гына түгел, ә бу илнең мәдәнияте турында мәгълүмат бирү. Сабада оештырылган әлеге чара бик мавыктыргыч булды, анда ун илнең мәдәнияте белән танышырга мөмкин иде, шулай ук КФУдан Кытай делегациясе килде. Бездән барлыгы 19 бала барды. Бу укучыларга зур тәҗрибә мәктәбе булды. Алар кытай телендә сөйләшеп карадылар, төрле мастер-классларда катнаштылар, Кытай төенен бәйләргә, үз исемнәрен иероглифлар белән язарга өйрәнделәр. Кайберәүләр гучжэн — кытай традицион музыка коралында уйнарга тырышты. Мастер-классларны Әрмәнстан, Көньяк Корея, Уганда, Мисыр, Төрекмәнстан, Азәрбайҗан, Франция, Япония һәм башка илләрдән яшьләр бирде. Хәзер алар — КФУ студентлары, — диде Анастасия Степанова.
Арслан Бариев, 6 сыйныф укучысы:
— Кытай теле миңа бик ошый, гадәти булмаган, яңа сүзләр өйрәнергә яратам. Элек ниндидер аңлаешсыз сызыклар сүзләргә әйләнә, әкренләп иероглифларны аңлыйсың. Хәзер мин Кытайда эшләнгән товарларның этикеткаларындагы иероглифларны таный башладым. Билгеле, җырларны һәм озын гыйбарәләрне истә калдыру авыр, шуңа күрә өйдә кабатлыйм.
Дарья Димитриева, 6 сыйныф укучысы:
— Мәктәптә кытай телен укытасыларын белгәч, кызыксынып, аңа язылырга булдым. Әлеге телне өйрәнә башлаганыбызга ике ай. Инглиз теле белән чагыштырганда, кытай теле миңа җиңелрәк бирелә, инглизчә сүзләрне авыррак истә калдырам. Кытай телен уку бик ошый, укытучыбыз да әйбәт, ул безгә яхшы итеп аңлата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев