Кукмараның чаңгы базасында үткән марафонда берьюлы 98 ир-егет һәм хатын-кыз үзенең көчен сынады
Шулай итеп, республиканың быелгы чаңгы сезоны ярышларына беренче старт безнең районда — Кукмарада бирелде.
Чыж-чыж, чыыжж... Старт бирелгәч, яныбыздан үтеп киткән бер төркем чаңгычыларның чаңгы тавышы бу. Үзебезнекеләр һәм Казан, Яр Чаллы, Малмыж, Саба, Балтач, Актаныш, Нократ Аланы, Лаеш, Түбән Камадан килүчеләрнең... Сокландыргыч матур күренеш, карап торуы ук күңелдә рәхәт тойгылар уята. Бер төркем дип түгел, спортчылар санын бу юлы төгәл итеп әйтү хәерле булыр: Кукмараның чаңгы базасында үткән марафонда берьюлы 98 ир-егет һәм хатын-кыз үзенең көчен сынады.
Шулай итеп, республиканың быелгы чаңгы сезоны ярышларына беренче старт безнең районда — Кукмарада бирелде. «Урал» җәмгыяте ярдәме белән оештырылган «Кукморский-17» марафонында ир-егетләр — 17, хатын-кызлар 10 чакрым арага узышты.
Спортның кайсы гына төрен алма, тамашачылар арасында турнирның фаворитларын алдан ук билгеләп куючылар очрый. Бу юлы да шулай булды: «Таиповка кара әле бер генә, армый да ул, беренче киләчәге билгеле инде», — ди «Олимп» Боз сарае директоры, янымда басып торучы Райнур Нәбиуллин. «Хикмәт чаңгысында гына да түгел, аңа ниндине генә бирсәң дә, ул беренче булачак!» — дип өстәп куя икенчесе.
Түзмәдем, кайсы соң ул Таипов дип сорамый да булдыра алмадым. Аркасына 228 саны беркетелгән әлеге чаңгычының, чыннан да, башкаларга караганда шуу осталыгы аерылып тора икән: үр менгәндә дә тизлеген киметми, арганы да сизелми, үзалдына җиңелчә генә шуа да шуа. Сүзләре рас килде: роллерлы чаңгыда йөрү буенча Россия чемпионы, Континенталь Кубок призеры, Сабадан килгән 31 яшьлек Алмаз Таипов марафонны 38 минут 25 секундта үтеп, финишны беренче булып узды. Икенче спортчы, Шәмәрдәннән Улугбек Вайисов аннан 4 минутка соңга калды.
— Трасса әйбәт, шуарга җиңел, — дип, үз фикерләре белән уртаклашты Алмаз. Спортчы чаңгыда бер көнгә 50шәр чакрым юл үтәм, диде. Шуңа күрә әлеге марафонны бер тында узуына гаҗәпләнәсе юк.
Көне иртәдән берникадәр еламсырап торса да, ярыш башланыр алдыннан һава торышы матурланып, күк йөзе ачылып китте. Хәтерләсәгез: узган ел гына биредә — Бакыр тавы итәгендә роллерлы чаңгыда йөрү буенча заманча трасса ачылган иде. (Кышкы сезонда әлеге трассада гадәти чаңгыда шусалар, кар булмаганда роллерда үтәләр.) Һәм аның торышын бу көнне һәр спортчы бары тик уңай яктан гына бәяләде. Чөнки кичтән әлеге база хезмәткәре, Зур Кукмарадан Тәлгать Гайфетдинов аны карда йөрү машинасы белән яхшылап тырмалап, аннан соң берничә тапкыр тыгызлап, таптатып чыккан, икенче көнне ярыш башланыр алдыннан классик йөрүчеләр өчен эз салган.
Старт бирелгәнен көтеп, бер кырыйда сабыр гына ике ханым сөйләшеп тора. Малмыждан килгән Елена Садриевага — 59, районыбызның Югары Комар авылында яшәүче, лаеклы ялга чыкканчы сатучы, фермада бозаулар караучы булып эшләгән Любовь Семеновага — 62 яшь. Афәрин, спортны ярату яшькә карамый шул ул! Үзләре дә шулай диләр, Кукмарада бишенче тапкыр үтүче марафонга берничә ел рәттән катнашулары икән. Үз яшьтәшләре арасында алар беренче булды.
Казаннан бу көнне берничә команда килгән иде. Тренерлары Анна Кощеева булган команда спортчылары үзләренең бердәмлекләре белән аерылып тора. Чаңгыда узышу буенча спорт остасы исемен яулаган 22 яшьлек Анна тумышы белән Киров шәһәреннән. Казанда укыган чорда республиканың җыелма команда составында Татарстан өчен күп кенә турнирларда катнашкан, хәзер чаңгы клубында тренер булып эшли.
Ул да марафонны тәмамлагач, үзенең хис-тойгылары, соклануы белән бик теләп уртаклашты:
— Бик яхшы трасса, — диде ул. — Ял итеп кенә барып булмый, эшләргә, һәр адымыңны уйларга кирәк. Безнең өчен, чын мәгънәсендә, бәйрәм булды бу. Табигать искиткеч матур, көне дә заказ биреп куйган шикелле. Оештыручыларга, ярдәм итүчеләргә, һәркем белән уртак тел табып сөйләшә белүче спорт ветераны Артур Зәкиевка хөрмәтебез чиксез. Без бирегә тагын килергә бик риза.
Спортчылар алдарга юл куймас, марафонда катнашу рухи яктан да, көч ягыннан да нык әзерлек таләп итә. Шуңа күрә хатын-кызларыбызның да стартка басуын батырлык дип бәяләү дөресрәктер дә. Россиянең спорт остасы, Яр Чаллы шәһәреннән килгән Рамилә Вәлиева белән янәшә үзебезнекеләрдән Ләйсән Вәлиуллина, Гөлнара Хасимоваларны да күрү күңелле. Бу уңайдан һәрвакыт матур елмаюы белән үзенә җәлеп итүче Ләйсән кичерешләрен яшерми. «Районның чаңгы буенча тренеры Илфар Сәлахов янына мин 2017 елда килдем. Һәм шуннан бирле әлеге спорт төре белән “авырый” башладым, — ди ул. — Декрет ялына киткәнлектән, елдан артык чаңгыга басканым юк иде инде. Бүгенге атмосфераны, адреналинны тагын бер кат үзем аша үткәрү, йөреп килү өчен рәхәтләнеп марафонга килдем. Һәм үкенмәдем дә».
Чыннан да, спорт бәйрәме булды бу көнне. Җиңел, оешкан төстә үтте, вакыт узганы сизелмәде. Һәм кайбер спортчыларның 17 чакрымлы марафонда узышканнан соң, ул гына җитмичә, финишны тәмамлагач, тагын берничә чакрымны йөреп килүләре бәйрәмнең шәп булганын раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев