Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмараның Аш-Буҗи авылыннан хәрби бурычын үтәргә берьюлы биш егет китте

Ислам Шәрипов, Салават Бартули, Самат Шәфигуллин, Ильяс Мөхлисов, Йосыф Тимеров — бер авылдан, бер чишмә сулары эчеп, тау битләрендә бергә уйнап үскән егетләр, һәм армиягә чакыру кәгазе дә аларга бервакытта килгән.

Бу арада армия яшенә җиткән егетләр, аларның әти-әниләре өчен дулкынландыргыч көннәр булды. Районыбыз авылларында гармун тавышы тынмады. Әйе, батыр, кыю йөрәкле Ватан уллары ил сагына алынды. Аш-Буҗи авылыннан хәрби бурычын үтәргә берьюлы биш егет китте.

Соклангыч! Беренчедән, мондый ир-егетләр барында туган җиребез ышанычлы кулларда, икенчедән, авылларның киләчәге дә өметле. Бик тиздән алар исән-сау туган йортларына әйләнеп кайтырлар, сөйгән ярлары белән гаилә корырлар, үзләре шикелле булган, уңган ул-кызлар үстерерләр дип ышанасы килә. 

Кукмараның Аш-Буҗи авылыннан хәрби бурычын үтәргә берьюлы биш егет китте

Ислам Шәрипов, Салават Бартули, Самат Шәфигуллин, Ильяс Мөхлисов, Йосыф Тимеров — бер авылдан, бер чишмә сулары эчеп, тау битләрендә бергә уйнап үскән егетләр, һәм армиягә чакыру кәгазе дә аларга бервакытта килгән. Шуңа күрә егетләр армиягә китү мәҗлесен дә бергә үткәрделәр. Хәтерлим әле: безнең заманнарда берара армиягә баруның бераз дәрәҗәсе төшеп алды. Егетләр генә түгел, хәтта аларның әти-әниләре дә армиядән уттан курыккан шикелле өркеп торды. Хәзер исә егетләр белән сөйләшү, аралашу үзе бер күңелле: барасы, ничек инде бармыйсың, ди алар бертавыштан. Соңгы елларда илдәге вәзгыять белән бәйле рәвештә, һәркемдә ватанпәрвәрлек хисләре күпкә артты.

«Армиягә үз теләгем белән китәм. Аллага шөкер, сау-сәламәт, шуңа күрә бармый калырга сәбәп юк. Күптән түгел генә абыем да ил сагында булып кайтты, минем дә аннан калышасым килми. Ул кеше янында үзеңне ничек тотарга, ничек аралашырга кирәклеге турында киңәшләрен бирде. Авылдан үзем генә түгел, бишәү бит. Шуңа күрә күңелдә моңсулык юк. Без авылдагы башлангыч мәктәпкә, аннары тугызынчы сыйныфка хәтле Зур Сәрдек гимназиясенә бергә йөреп укыдык. Сугыштык, елаштык, көлештек, гел бергә булдык, менә бүген дә мәҗлесне уртак уздырабыз. Армиягә барырга кирәк, чөнки анда чыныгып, дөнья күреп кайтасың. Алга таба эшкә урнашканда да җайлырак булыр дип уйлыйм», — диде Ислам Шәрипов. 

Аның сүзләре белән иптәшләре дә килешә.

«Без, мәктәпне тәмамлап, төрлебез-төрле уку йортларына таралышсак та, дуслык җепләре өзелмәде. Хезмәткә чакыру кәгазе килгәч тә, бишебез кул куйдык», — диде Ильяс Мөхлисов белән Самат Шәфигуллиннар. 

Егетләрнең абыйлары да менә дүрт ел инде контракт нигезендә Хабаровск краенда хезмәт итә икән. Бу да аларга үрнәк булып тора, горурлык хисләре уята. 

Кукмараның Аш-Буҗи авылыннан хәрби бурычын үтәргә берьюлы биш егет китте

Егетләр армиягә озату мәҗлесе турында да сөйләделәр. Яшьләр авыл көйләрен дә беләләр. 

«Армиягә китүче егетләрнең гармуннар белән җырлап урам әйләнүләре — элеккедән килгән матур йола. Хәтерлим әле: без кечкенә чакта абыйлар да шушылай урам әйләнәләр иде. Без дә әлеге матур гореф-гадәтләрне сакларга тырышабыз. Армия ул егетлек сыйфатларын арттыра, тәртипкә өйрәтә. Исән-сау әйләнеп кайтып гаилә корырга, яхшы эшләргә урнашырга язсын», — диде Салават Бартули. 

Кукмараның Аш-Буҗи авылыннан хәрби бурычын үтәргә берьюлы биш егет китте

Бала күңеле — далада, ана күңеле — балада дип, юкка гына әйтмиләр бит. Кадерләп, саклап үстергән нарасыеңны чит җирләргә чыгарып җибәрү бер дә җиңел түгел шул. Хәрби хезмәткә алынучы егетләрнең әти-әниләре сиздермәскә тырышса да, күзләре менә хәзер ташыйм дип торган тулы чокырны хәтерләтә иде.

«Билгеле, балаларны өйдән чыгарып җибәрү бик авыр. Әмма каршы алу — искиткеч күңелле, йөрәктә горурлык хисләре уята торган вакыйга. Олы улыбыз Фидәилне дә шушылай зурлап озаткан идек, энем дә хезмәт итте. Әйбәт кенә, Ватан алдындагы бурычларын исән-имин үтәп кайттылар. Ислам һәм аның иптәшләрен дә сөенеп каршы алырга язсын. Юлларында бары тик яхшы кешеләр генә очрасын. Үзләре теләп китәләр, без армиягә генә барырлык егетләр бит, диделәр. Аларның фикерен хөрмәт итәбез, балалар белән горурланабыз. Егет кешегә армия шулпасын ашау кирәк, ди анда булган егетләр дә, мин моның белән килешәм. Әти-әни, туган якның кадерен белергә өйрәнәләр, дөньяга карашлары үзгәрә», — диде Айгөл Шәрипова.

Йосыф Тимеровның бабасы, авылның мөхтәрәм мулласы Мансур хәзрәт Тимеров белән дә аралаштык. Алар тормыш иптәше Рәфия апа белән, ишегалларына табын корып, урам әйләнүче егетләрне көтә иде. 

«Әлхәмдүлиллаһ, бу — бик сөенечле вакыйга. Безнең заманда да армиягә бару зур шатлык, горурлык саналды. Авыл буенча кунакка чакыралар, зурлап озаталар, күңелле була иде. Минем әти белән әни гаилә корганнан соң, әти армиягә киткән. Аннары әни без — биш баласын хәрби хезмәткә озаткан. Кайсыбыз — Германия, кайсыбыз Венгрия, Хабаровск, Монголия, Мәскәү астында булдык. Төрлебез төрле җирдә исән-сау хезмәт итеп кайттык, үзебезнең егетлек бурычын үтәдек. Аллаһы Тәгалә илләргә тынычлык бирсен, әлеге егетләргә дә яхшы командирлар туры килеп, исән-сау шушы зур вазыйфаны үтәп кайтырга язсын, без исә аларны саулык белән каршы алыйк», — дип, изге теләкләрен ирештерде Мансур хәзрәт.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев