Кукмараның Туембаш авылында парлы чишмә бар
Чишмәләрне эшләү бер миллион сумнан артыкка төшкән. Ике чишмәнең дә суы тикшерелеп, анализлары ясалган
Бай, купшы йортлары, каралты-куралары, тырыш, булдыклы халкы белән дан тоткан Туембаш авылы быел тагын да матурланып, күркәмрәк булып киткән. Чөнки биредә искиткеч тәмле сулы, әйләнә-тирәсе балкып торган ике чишмә барлыкка килгән. Чишмәләрнең исемнәре дә бик матур – “Әниләр һәм әтиләр чишмәсе”.
Җирлек башлыгы Илфат Гариповның сүзләренә караганда, әлегә кадәр Туембаш авылының эчендә бер чишмә дә булмаган, “Әниләр чишмәсе”нә дә суны 350 метр ераклыктан китертергә туры килгән.
- Дөресен генә әйткәндә, чишмәнең “башы” үткән ел җирлектә башкарылган эшләргә барып тоташа. Авылда яр буйлары ишелеп, шәхси хуҗалыкларга куркыныч яный торган участоклар бар иде, - дип сөйләде җирлек башлыгы Илфат Гарипов. - Шушы мәсьәләне хәл итү максатында, без “Яр буйларын ныгыту” федераль программасында катнашып, бик зур эшләр башкардык. Куркыныч участоклар төзекләндерелде, агачлар киселде, җыештырылды, яр буйлары ныгытылды. Мәктәпкә чыга торган урынга яңа күпер салынды. Ә үзәк урамдагы күпергә капиталь ремонт ясалды, шуннан соң аның әйләнә-тирәсен дә тәртипкә китерергә уйладык.
Бу авылның иң күңелсез урыны була. Әйләнә-тирәсе чытырманлык, чүп-чар җәелеп ята... Һәм туембашлылар чүп баскан җирне чистартып, чишмә төзелешенә керешәләр. Әйтүе генә җиңел: бик олы хезмәт бу. Бөтен авыл халкы белән тырышалар. Өмәләрдә һәрвакыт 30-50шәр кеше катнашты, актив булганнары, сүзне тыңлап килгәннәре өчен һәркемгә рәхмәт, диде җирлек башлыгы. Ә барлык төзелеш эшләрен шәхси эшмәкәр Рөстәм Ганиевның бригадасы башкарып чыккан. Билгеле, мондый күләмле хезмәт зур чыгымнар сорый. Туембашлыларга исә авылдашлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары Илдус Габдрахманов ярдәм итә. Чишмәләрне төзекләндерү аның проекты буенча эшләнә. Ә Илдус Харис улының күңеленә бу изге эшнең орлыкларын әнисе Раҗия апа салып калдырган, һәм ул моны әнисенең васыяте буларак кабул итә.
Чишмәнең исеме ничек барлыкка килгән соң? Бу турыда безгә Туембаш авылыннан Фәрит Хәләветдинов бәян итте.
- Чишмәнең калкып чыккан урындагы исеме “Табыз чишмәсе” дип атала иде. Имеш, кайчандыр Табыз исемле кеше яшәгән, һәм ул аны карап-тәртипләп торган. Ерак булса да, әниләребез шул чишмәдән су ташыганнар. Әлбәттә, алар, авыр көянтә-чиләкләр күтәреп, ул араларны үткән вакытта: “Эх, сулыкларыбыз якынрак урнашса иде”, - дип теләгәннәрдер, догалар кылганнардыр. Бәлки нәкъ менә бүген шул изге теләкләрнең кабул булыр вакыты җиткәндер. Шуңа да без кадерле кешеләребезгә хөрмәт йөзеннән аны “Әниләр чишмәсе” дип атарга булдык. Бу исемне авыл халкы да хуплады.
Әйткәнемчә, Туембашта “Әтиләр чишмәсе” дә бар әле. Авылның яңа урамына күченеп кайткан Мөэминә һәм Илнур Хәбибуллиннар үзләреннән ерак булмаган Кыек юл дигән үзәндә онытылып торган чишмәгә тап булалар, аны төзекләндерү турындагы уй-теләкләрен Раҗия апа белән уртаклашалар. Әлбәттә, бу фикерләр Илдус Харис улына да барып ирешә, һәм ул авылның югары һәм түбән очында ике чишмә эшләргә кирәк, дигән фикергә килә. Шулай итеп, авылда берьюлы ике чишмә калкып чыга. Аларның эшләнеше, хәтта ташлары да бертөрле, диделәр. Әлбәттә, исемен дә артык озак уйлап тормыйлар, парлы булсыннар дип, “Әтиләр чишмәсе” дип атыйлар.
- Чишмәләрнең ачылышын изге Ураза гаете – барлык авылдашлар кайткан көнгә билгеләргә булдык. Аны зур бәйрәм – “Авыл көне” итеп үткәрдек. Мәчет ишегалдында “Тойма” җәмгыяте көче белән мул табын әзерләнде, - дип дәвам итте Фәрит әфәнде.
- Чишмәләрне эшләү бер миллион сумнан артыкка төште. Ике чишмәнең дә суы тикшертелде, анализлары ясалды. Аның составы элмәтакталарга язып куелды. Чишмәләрдә организм өчен зарарлы бер генә матдә дә юк, бик сыйфатлы, - диде җирлек башлыгы. – Моннан су алырга хәтта күрше-тирә авыллардан, Нократ Аланы шәһәреннән дә киләләр.
Туембашлылар үзләре дә чишмә суларын өлкәннәргә - сәдака, якыннарына күчтәнәч итеп алып барырга гадәтләнгәннәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә “Сәдаканың иң хәерлесе – ул кешеләргә су эчертү”, дигән бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев