Кукмараның "Ромашка" балалар бакчасы - "ЭКОяз2019" җиңүчесе
Котлыйбыз!
Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе Арча шәһәрендә “Экояз 2019” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда Кукмараның “Ромашка” балалар бакчасы “Иң яхшы балалар бакчасы” номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Безнең максат: әйләнә-тирәнең торышына җаваплы, табигать байлыгына сакчыл карашлы мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү. Туган якның табигатенә мәхәббәт сабыйларның күңелендә озак еллар сакланыр һәм аларга әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә яшәргә ярдәм итәр дип ышанасы килә”, - диде “Ромашка” балалар бакчасы мөдире Гөлназ Зыятдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев