Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмараның полиция хезмәткәрләре автомобильдә наркотик алып кайтучыларны тоткан

Җинаять эшләре кузгатылган.

13 февральдә наркотиклар белән бәйләнгән бер райондашыбызга карата җинаять эше кузгатыла. 30 яшьлек ир-егеттән 2,55 грамм синтетик наркотик алына.

«Әлеге ир кеше, автомобиль руле артында йокыга китмәс өчен дип, машинага үзенең ике иптәшен утырта һәм Казанга барырга чыга. Безгә инде оператив мәгълүматлар килеп ирешкән булганлыктан, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә аларны тоткарлый алдык. Руль артындагы кукмаралының түш кесәсендә синтетик наркотик табылды. Аның пассажирлары Казанга нинди максат белән юл тотканнарын белмиләр иде. Шуның өчен алар шок хәлендә, бөтенләй сүзсез калдылар. Тоткарланучы: “Наркотикны үземә куллану өчен, нәрсә икәнен белә торып алдым”, - дип әйтте. Аның да бәвел анализы наркотик кулланган булуын күрсәтте», - ди айон эчке эшләр бүлегенең оператив хезмәткәре Илнур Яруллин.

Алдагы очрак та синтетик наркотик белән бәйле.

«Апрель аенда ике райондаш егет машинада Казанга китә. Без аларның кайтуын көтеп алдык. Кәчимир авылы күпере тирәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә автомобильне туктатып, шәхси тикшерү уздырдык һәм алардан шулай ук 1,09 грамм метилэфедрон алдык. Анализ ике егеттә дә “уңай” нәтиҗә күрсәтте. Димәк, алар наркотикны үзләре белән дә алганнар, кулланганнар да булып чыга. Егетләрнең берсенә карата Россия Җинаятьләр Кодексының 228нче маддәсе, беренче бүлеге (составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне законсыз саклау) буенча җинаять эше ачылды», - ди оператив хезмәткәр.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев