Кукмараның Лев Толстой урамында чүплек барлыкка килгән
«Кайчан чистартылыр икән ул?» – дип ачынып шалтыратты беркөнне шул тирәдә яшәүче Илсөяр исемле апа.
«Кукмарада Толстой урамының кибет каршындагы ерганак өстендә чүплек хасил булды. Анда инде яздан бирле халык корыган агачлар ташый. Хәзер дә Толстой, Степан Разин, Пионер, Чернышевский урамнарыннан чүпне шушы өемгә китерәләр. Кайчан чистартылыр икән ул?» – дип ачынып шалтыратты беркөнне шул тирәдә яшәүче Илсөяр исемле апа.
Урынга чыгып, чүп өемен үзебез күреп, фотога төшереп кайттык. Толстой урамындагы 3А йорты каршындагы мәйдан, чыннан да, чүп полигонын хәтерләтә. Капчыклар да күренә анда, бакчадан чыгарылган корыган агачларның да исәбе юк.
«Яз көне район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре ерганакны чистартты. Әмма җыештырган чүпләрне алып китүче булмады. Берникадәр вакыттан соң кемнең нинди чүбе, корыган агачлары бар, шунда гына китереп ата башлады. Мин чыгып әйтә, кисәтү ясый торам, кеше ташый тора. Ул агач-куакларны кискәләп бәйләсәләр, инде күптән алып киткән булырлар иде дә. Проблеманы хәл итүләрен сорап, кая гына мөрәҗәгать итмәдем - файдасы юк. Миңа ул чүплек комачауламый, әмма бер дә күңелле түгел бит. Агачлар астындагы капчыкларда хәзер тычканнар үрчеде, анда песиләр җыелышып утыра. Ул бит шушы тирәдән кар эттереп өя торган җир иде. Кыш килеп җитәр ул, бураннар да башланыр, ә менә карны кая куярлар икән? Мин шуңа борчылам», - ди 3А йорты хуҗабикәсе Илсөяр ханым Миннәхмәтова.
Әлеге чүплек турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Хәйруллин белән дә сөйләштек.
«Дөрестән дә, шәһәребезнең Толстой урамы башында чүплек барлыкка килде. Һәм ул бер монда гына түгел: Степан Разин урамындагы су зонасы кырыенда, Вахитов урамындагы “Зубило” кибете артында урам уртасында да чүплекләр хасил булды. Ел саен җыештырып алганны гына көтәләр дә, хуҗалык калдыкларын, бакча эшләреннән соң җыелган чүпне яңадан чыгарып аталар. Бу бит шәһәрнең башка урамыннан, яисә берәр авылдан һәм хәтта урамның икенче очыннан да түгел, ә шул тирәдә яшәүчеләр тарафыннан гына башкарылган гамәлләр. Һәм иң кызыгы да шунда: ул кешеләр, чүпне җыймыйлар дип, кемгә генә әйтмиләр. Янәсе, алар янына чүпне каяндыр китереп атканнар. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларның капка төбенә чыгарылган чүпне атнаның билгеле көнендә җыеп алалар. Тик ботакларны, зур җиһаз калдыкларын машинаның пресслау авызына сыярлык итеп вакларга һәм кеше күтәрерлек итеп бәйләргә кирәк. Ботакларның озынлыгы 0,8-1 метр чамасы булырга тиеш, ә инде чәчелүчән калдыкларның капчыкларга салынуы шарт. Тик кайберәүләр чүп-чарны шушы аулак урыннарга илтүне кулайрак күрә шул. Югыйсә, һәркем капка төбеннән алып киткән чүпкә акчаны норматив буенча түләп бара. Ә аулак урыннарда барлыкка килгән чүплекне җыештыру өчен, без ел саен шактый гына күләмдә акча тотабыз. Бу акчаларны шәһәрнең үсешенә сарыф итсәк, яхшырак булыр иде бит. Урамнардагы бу чүплекләр – бәланең башы гына әле. Шәһәр читендәге урман-үзәннәрдәгесе бөтенләй башка күләмдә. Без инде ял итәргә барган җирдә калдырып киткән шапшаклыкка ияләнеп киләбез бугай, алары хәзер көндәлек күренеш кебек. Ә менә машина белән китереп, урманга, үзәнгә, зират коймасы буена аударган чүпләрне, андый кешене ничек аңларга? Чүпне машинага төягәч, махсус урыннарга илтеп бушатуга ни комачаулый? Нигә табигатьне пычратырга? Ул бит яңармаячак! Киләсе буыннарга ни калыр? Ел саен җәй башында һәм көз көннәрендә конкурс үткәреп, шушы чүплекләрне җыештыртабыз. Быел да “Чиста шәһәр” ширкәте бер атна элек әлеге эшкә кереште. Алдагы көннәрдә эшне башкарып чыгарлар дип торабыз. Әмма җыештырганчы чүпләмәү күпкә өстенрәк бит, шуны аңласак иде, җәмәгать», - ди Ринат Рәфкать улы.
Кукмарада иртәнге якта ук каты көнкүреш калдыклары җыючы машиналарны очратасың. Шәһәр урамнарының берсен дә калдырмыйча, мәйданчыклардагы контейнерларны бушата, торак йортлар каршына әзерләп куелган чүп капчыкларын төйи алар. Боларны «Экосити 116» җәмгыятенең Кукмарадагы юнәлеш хезмәткәрләре башкара. Алар шәһәрнең Толстой урамындагы чүплек турында да хәбәрдар.
«Без ул урынга берничә тапкыр бардык. Андагы капчыкларга нәрсә тутырганнардыр - белмим, әмма аларны машинага ике ир кеше дә күтәреп салырлык түгел. Шулай ук зур агачларны да без тулысы белән машинага сыйдыра алмыйбыз. Яз-көз күпләр бакчаларын, капка төпләрен чүп-чардан чистарта, корыган агачларны кисә. Аеруча үз йортлары белән яшәүчеләр көздән калган корыган яфракларны җыйгач капчыкларга тутырсыннар иде. Шулай ук агачларны да чүпөеменә алып барып ташлыйсы түгел бит инде. Кискәләпһәм бәйләп капка төбенә чыгарсалар, безгә аны җыеп алып китүнең бер авырлыгы да юк», - ди алар.
Фото: Алсу Cәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев