Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмараны көнчыгыштан әйләнеп узу юлында икенче кат асфальт түшәү эшләре бара

Төзекләндерү “Капиталь ремонт” программасы буенча башкарыла.

Кукмараны көнчыгыштан әйләнеп узу юлында бүгенге көндә икенче кат асфальт түшәү эшләре бара. Төзекләндерү “Капиталь ремонт” программасы буенча башкарыла. 

 “Татавтодор” җәмгыятенең “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогы хезмәткәрләре карамагына бирелгән. 

 – Без капиталь төзекләндерү эшенә быелның май аенда тотындык. Биредә барлык эш Халыкара дәүләт стандарты таләпләренә туры китереп башкарыла. Хәзерге вакытта юлга икенче кат асафльт җәелә. Алга таба юл читләренә вак таш салып тигезлисе, юл билгеләре урнаштырасы кала, - ди “Татавтодор” җәмгыятенең “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Зарипов. - Ремонт ваыктында җиңел автомобильләр, маршрутны алдан планлаштырып, шәһәр эченнән йөрсәләр яхшырак булыр иде. Чөнки эш барышында трассада бик нык тузан чыга, күз күреме дә начарлана, шулай ук бөкеләр дә хасил булуы бар. Аннары шоферларның юл төзелеше эшләре алып барылуын күрсәтүче юл билгеләренә дә игътибарлы булуларын, тиешле тизлекне саклауларын сорыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев