Кукмараның «иң төп мариы» Леонид Искаков: Мари авылларында һәр гаилә үз туган телендә сөйләшә
Районыбызның Поч.Кучук, Иске Кенә, Синәр, Чигайка, Княгор авылларында 800гә якын мари яши.
Әңгәмәдәшем - мари телен, милләтен саклап калу өчен янып-көеп йөрүче «Татарстан Республикасы мари милли-мәдәни автономиясе»нең Кукмара бүлекчәсе җитәкчесе, ветеран укытучы Искаков Леонид Александрович.
- Леонид Александрович, Кукмара районында марилар яши торган авыллар күпме? Аларның барысында да дини бәйрәмнәр үткәреләме?
- Районыбызның Поч.Кучук, Иске Кенә, Синәр, Чигайка, Княгор авылларында 800гә якын мари яши. Без бик бердәм. Дини һәм календарь бәйрәмнәрнең берсен дә игътибардан читтә калдырмыйбыз, гореф-гадәт, борынгы йолаларны сакларга һәм буыннан-буынга тапшырырга тырышабыз. «Шорыкйол» һәм «Семык» бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үтәбез, 12 июльдә «Изге агачлык»ка да ел саен җыелабыз.
- «Шорыкйол» бәйрәменә аерым тукталсагыз иде.
- Раштуа, марича итеп әйтсәк, «Шорыкйол»ны быел зурлап Синәр һәм Поч.Кучук авылларында оештырдык. Төркемнәргә бүленеп, авылларда өйдән-өйгә йөрдек, бәйрәм белән котладык. Төп максатыбыз – мариларга гына түгел, ә татар һәм катнаш никахлы гаиләләргә дә ( украин – мари, татар – мари, вьетнам – мари) керү иде. Безне һәр йортта ачык йөз белән каршы алдылар, һәркем үзенең гаилә традицияләре турында сөйләде. Бәйрәмне җырлап-биеп, теләкләр теләп бик матур итеп уздырдык.
- Ә менә «Семык»ның нинди үзенчәлеге бар?
- «Семык» – мариларның иң төп бәйрәмнәренең берсе. Вафат булган туганнарны, якыннарны искә ала торган көн ул. Пасхадан соң җиде атна үткәч оештырыла. Җәй килүен хәбәр итә торган «Семык» бәйрәмен өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә үз итә. Без ул көнне зиратларга барабыз, мунча ягабыз, шәмнәр куябыз. Шулай ук милли ризыклар да пешерелә.
«Семык» соңгы елларда республика күләмендә оештырыла башлады. Безнең районда да берничә тапкыр булды ул. Быел Актанышта узар дип планлаштырыла. Анда йолалар, мариларның тормыш-көнкүреше, яшәешенә хас булган үзенчәлекләр күрсәтелә, җыр-биюләр тәкъдим ителә.
- Изге агачлыкка баруыгыз турында да сөйләгез әле.
- Борынгыдан килгән гадәт буенча без ел саен 12 июльдә Княгор авылына - урман эчендәге «Изге агачлык»ка җыелабыз, анда үзебезнең йолаларны башкарабыз, табигатькә табынабыз. Ул көнне читтә яшәүче марилар да кайта. Әйтик, кулаклаштыру сәясәте вакытында Магнитогорскига сөрелгән милләттәшләребезнең балалары, оныклары да узган ел авылга кайтып корбан чалдылар. Сарыкны изге агачлыкта чалып, шунда эшкәртеп, аш пешердек, теләкләр теләдек.
- Барлык мари авылларында да мәктәп бармы, аларда мари теле укытыламы?
- Кызганыч, мәктәп барлык мари авылларында да юк. Моннан берничә ел элек Княгор авылындагы башлангыч мәктәп тә ябылды. Укучылар хәзерге вакытта Поч.Кучук мәктәбендә белем ала. Алар татар, рус һәм чит тел белән беррәттән, мари телен дә үзләштерә, уку әсбаплары һәр балага да җитә, матур әдәбиятка да кытлык юк. Мин үзем күп еллар Княгор башлангыч мәктәбендә укыттым. Ул үз эшчәнлеген туктатканнан соң, Поч.Кучук мәктәбенә күчтем, мари теле һәм музыка фәннәреннән белем бирдем. Бүгенге көндә мин лаеклы ялда.
- Сез бит әле Поч.Кучук җирлегендә оешкан «Кна вел» мари халык фольклор ансамблен дә җитәклисез. Шул турыда да берничә сүз әйтеп узсагыз иде.
- Соңгы утыз ел эчендә ансамбльдә 180ләп кеше чыгыш ясады. Алар арасында укучылар да, яшьләр дә, ветераннар да бар. Бик күп шәһәрләрдә булдык, район, республика, хәтта Рәсәй күләмендә уза торган чараларда хәзер дә бик теләп катнашабыз. Мин хәзерге вакытта да ансамбльне җитәклим.
- Леонид Александрович, ничек уйлыйсыз: мари теленең киләчәге бармы?
- Әйе, бар. Чөнки мари авылларының барысында да һәр гаилә үз туган телендә сөйләшә. Яңа туган сабыйларның телләре марича ачыла. Без барлык бәйрәм чараларына да яшь буынны җәлеп итәргә, туган телнең милләт көзгесе булуына төшендерергә тырышабыз. Боларның барысы да телне һәм гореф-гадәтләрне саклап калу өчен эшләнә.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев