Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Кукмараның «Галактика» балалар иҗат үзәгендә Кече инженерлык академиясе уңышлы гына эшләп килә

Биредә төп максатларның берсе булып балаларга һөнәри юнәлеш бирү һәм укучыларны профессиональ әзерләү тора.

Мәктәпләрдә дәресләр тәмамлану белән, «Галактика» балалар иҗат үзәгендә тормыш кайный башлый: бирегә үз вакытларын мавыктыргыч гына түгел, ә файдалы итеп тә уздырырга теләүче укучылар тартыла.

Үзәктә сәнгать-эстетик, фәнни-техник, туристик-туган якны өйрәнү, хәрби-патриотик һәм экологик-биологик юнәлешләре уңышлы гына эшли. Барлыгы 1395 бала талантлы алты педагогтан өстәмә күнекмәләр ала, ялларын кызыклы итеп үткәрә.
Кече инженерлык академиясе «Галактика» балалар иҗат үзәгендә 2017 елда оеша. Дүрт ел эчендә Кукмара укучыларының яратып шөгыльләнә торган юнәлешләренә әйләнә ул. Хәзерге вакытта академиядә дүрт төркемдә 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге 60 бала белем ала. Районыбыз территориясендә яңадан-яңа сәнәгать парклары булдырыла. Аларның һәрберсенә квалификацияле кадрлар кирәк. Шуның өчен дә булачак инженерларны мөмкин кадәр иртәрәк, әйтик, мәктәп эскәмиясеннән үк әзерли башлау мөһим. Кече инженерлык академиясендә нәкъ шулай эшлиләр дә.

«Безнең төп максатларыбызның берсе булып балаларга һөнәри юнәлеш бирү һәм укучыларны профессиональ әзерләү тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кече яшьтән башлап конкурентлыкка сәләтле балалар әзерләү бурычын куйды. Без шуңа омтылабыз. Кече яшьтәге мәктәп укучылары бирегә килүгә үк лего-конструкцияләү, ягъни роботларның модельләрен һәм лего ярдәмендә төрле җайланмалар ясау белән шөгыльләнәләр. Боларның барысы да - укытуның база дәрәҗәсе. 3D модельләштерү ярдәмендә балалар көндәлек тормышта кирәк булган детальләр ясыйлар. Әйтик, печенье пешерү өчен булган формаларның барысы да азык-төлек пластигыннан. Модельне укучылар үзләре компьютерда уйлап табалар, һәм алар 3D принтерда бастырыла. Алга таба фәндә, сәнәгатьтә кулланыла торган һөнәри, лицензияле программаларга күчәбез. Безнең карамакта санлы программа идарәсе булган фрезер, токарь, лазер станоклары да бар. Компьютерда булачак эшләнмәнең моделе булдырыла, программада эшкәртү режимнары бирелә. Станок эшкәртүне автомат режимда башкара. Әзерләү өчен материалларны үзебезгә табарга туры килә. Хәзерге вакытта “Кукморагрохимсервис” оешмасы белән хезмәттәшлек итәбез. Аның җитәкчесе безгә материаллар белән булыша. Районның башка предприятие һәм оешма җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итәсем килә. Алар җитештерү калдыкларын ташламасалар, безнең белән бүлешсәләр, укучыларга бик яхшы эш материалы булыр идее», - ди педагог Владимир Федотов.

Мин килгәндә, Манзарас урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Әмирхан Фазлыев пиропринтер ясау белән мәшгуль иде. Станокның аерым детальләре инде җыелган.

«Элек электр ут кабызгычы ярдәмендә фанер тактасында рәсем яндыра торган балалар җыелмалары була торган иде. Мин шундый ук, әмма санлы программа идарә җайланмасы ясыйм. Идеяне укытучыбыз Владимир Лазаревич тәкъдим итте, мин кызыксындым. Хәзер шуны тормышка ашырырга тырышам. Пиропринтер агачны яндыра ала, әмма барлык эш тә программа ярдәмендә башкарылачак. Мондый җайланма өйдә дә кирәк булачак. Чөнки аның ярдәмендә көйдереп фото һәм картиналар ясарга мөмкин. Әлегә эшлисе эшләр шактый», - ди Әмирхан.

Кече инженерлык академиясендә тәрбияләнүчеләр, төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар да алалар. Мәсәлән, «ВорлдСкиллс Юниор» Яшь профессионаллар чемпионатында Ильяс Саттаров – «Санлы программа идарәле станокларында фрезер эшләре – яшүсмерләр» компетенциясендә, ә Никита Бочкарев «Балта эше – яшүсмерләр» компетенциясендә җиңү яулаган. Шунысы сөенечле: биредә тәрбияләнүчеләрнең уку вакытында алган күнекмәләре эзсез югалмый. Аларның күбесе, булачак һөнәрләре итеп, техник белгечлекләрен сайлый. Әйтик, бүгенге көндә Ильяс Саттаров Казан энергетика көллиятендә укый, Айрат Яппаров исә - Нократ Аланы механика техникумы студенты.

«Хәзерге тормыш шартларында түгәрәк үзен аклыймы?» – дип кызыксынам укытучыдан.

«Барысы да тиешенчә җиһазлау белән бәйле. Хәзерге яшьләрне кызыксындыру өчен, ул заманча булырга тиеш. Гаджетларда һәм башка җайланмаларда үсүче заман укучылары бертөрле кул хезмәтенә түгел, ә автоматлаштырылган җиһазларда иҗади эшкә тартыла», - диде.

Чыннан да, академия яшь кешегә, әле мәктәп укучысына үзен төрле өлкәләрдә инженер итеп тоярга мөмкинлек бирә.
Әлбәттә, теге яки бу өлкәдә профессионал булу, инновацион фикерләү сәләтен үстерү өчен, гомер буе укырга кирәк. Һөнәр кешегә якын килергә тиеш. Киләчәктә кем булырга теләвең турында күпме иртәрәк уйлана башлыйсың, шулкадәр яхшы.

Балалар иҗат үзәгендә эшләүче инженерлык академиясе мәктәп укучысына киләчәктә тормышта үз урынын табарга да ярдәм итәргә тиеш. Бу исә – яңа ачышларга һәм зур уңышларга беренче адым!

Зәринә ГАЙСИНА:

Мин күппрофильле лицейда укыйм. Кече инженерлык академиясе турында сыйныфташымнан белдем. Кызыксына төштем һәм сентябрь аенда түгәрәккә язылдым. Биредә барысы да яңа, мавыктыргыч. Безнең педагог Владимир Лазаревич аңлаешлы итеп аңлата. Миңа биредә шөгыльләнү ошый. Техник түгәрәк малайлар өчен, дип әйтсәләр дә, тормышта бу шөгыль кызларга да комачау итмәс дип уйлыйм.
 

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев