Кукмаранның «Шәфкать» үзәгендә республиканың төрле районнарыннан килгән 600ләп бала сәламәтлеген ныгыта, тернәкләнү курслары ала
Үзәк директоры Роза Фазлыева сүзләренә караганда, биредә ел дәвамында 17 стационар (шимбә һәм ял көннәрен дә кертеп), 15 ярымстационар (дүшәмбе-җомгада) төркем эшли.
«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә физик мөмкинлеге чикле балалар һәм яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү, аларны хезмәткә өйрәтү, тормышка әзерләү юнәлешендә зур эш алып барыла. Үзәк директоры Роза Фазлыева сүзләренә караганда, биредә ел дәвамында 17 стационар (шимбә һәм ял көннәрен дә кертеп), 15 ярымстационар (дүшәмбе-җомгада) төркем эшли, республиканың төрле районнарыннан килгән 600ләп бала сәламәтлеген ныгыта, тернәкләнү курслары ала. «Бездә тегү һәм балта остасы остаханәләре бар, шулай ук һәр социаль педагог төрле яшьтәге балалар белән нинди дә булса түгәрәк оештыра», — ди җитәкче.
Тегү остаханәсе
Остаханәдә шөгыльләнү индивидуаль рәвештә дә, төркемләп тә үткәрелә.
«Тернәкләндерү үзәгенә ай саен 45ләп бала кабул ителә. Куелган диагнозларына һәм мөмкинлекләренә карап, 7 яше тулган малай-кызларны үз яныма чакырам. Иң элек энә тотарга, төймә тагарга, тегү алымнарына өйрәнәбез, бераз шомаргач, күбесе тегү машиналарында эшли башлый. 2017 елда „Безнең куллар күңелсезләнеп утырыр өчен түгел“ дигән проект белән республикада җиңү яулаган идек. Шул акчаларга чигә торган машина алдык. Без аны калфак, күкрәкчә, кечкенә сумкалар теккәндә бизәкләр чигү өчен файдаланабыз. Балалар төсле йоннардан картиналар, изолоннан төнге яктырткычлар, чәчәкләр ясарга да ярата. Әлеге эшләрнең барысы да вак моториканы үстерә, игътибарлылыкны, уйлау сәләтен арттыра», — ди хезмәткә өйрәтү буенча инструктор Асия Борковских.
Без барында Танькино авылыннан тернәкләнү курслары үтәргә килгән Максим Петров та тырышып, маңгай тирләрен сөртеп ала-ала, тукымага төймә текте. Унике яшьлек малайның бу эшкә шактый вакыты китсә дә, ахырына җиткерә алды. Бу исә нәтиҗә бар дигән сүз! Кукмарада яшәүче Алексей Ибятов биредә чигү машинасында эшләргә өйрәнгән, шулай ук ул төсле йоннардан картиналар да ясый икән. Үсмернең әнисен дә иҗади, актив ханым, кул эшләре белән шөгыльләнә, хезмәтендә яңа технологияләр файдалана, диделәр. Тегү серләрен яратып үзләштерүче Зур Кукмара кызы Динә Мөбарәкшина да быел тегү машинасы артына утырган.
Асия Кадыйр кызы тернәкләнү узучы үсмерләрнең мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен оештырылучы «Абилимпикс» Чемпионатында актив катнашуларын да билгеләп үтте. Чыгарылыш укучысы Дарья Леонтьева бәйгенең «Тегү» компетентлыгы буенча республикада беренче урынны алган.
«Тегүдән тыш, сәйләннән төрле эшләнмәләр үрергә, гади һәм ыргаклы энә белән бәйләргә дә өйрәнәбез, район, республика күләмендә оештырылган иҗади конкурсларда призлы урыннар яулыйбыз. Кызларга бик ошый. Үзәктә чыгарылыш укучыларының очрашуы узды. Өч кызыбызның тегүче һөнәрен сайлавына бик сөендек. Бүгенге көндә берсе бала белән декрет ялында булгач, өендә тегә, икенчесе тегү производствосында эшли. Хәзерге вакытта «Тылсым» үзәгендә шөгыльләнүче Ольга Колесникова һәм Әлфия Сәфәровалар да алмаз мозаикасы техникасын "Шәфкать"тә үзләштергән иде. Инвалидлар декадасы вакытында инде ике ел рәттән аларның картиналары сатуга куела, һәм күбесе үзенең ияләрен таба», — ди Асия ханым.
Балта остасы остаханәсе
Ишекне ачып, бүлмә эченә узуга, борынга тәмле агач исе бөркелде. Дивар буена тезеп куелган киштәләрдә һәм өстәлләрдә ниләр генә юк! Күз һәм колак, мыеклар куеп ясалган сыерчык оясы, көрәк, кием элгеч, чыршы, манаралы мәчет макеты, сувенир тегү машинасы, салфетка кую җайланмалары, дисеңме... Боларның һәммәсе — балаларның иҗат җимеше. Без кергәндә, үсмерләр, гөрләшә-гөрләшә, агач кораб ясау белән мәшгуль иде. Берсе лобзик белән детальне кисә, икенчесе шомарта, өченчесе дрель ярдәмендә тишемнәр ясый. «Безгә монда ошый», — ди алар оялчан гына.
«Балалар остаханәгә бик яратып йөри. Бирегә көн дәвамында 12 малай керә. Алар белән төрле эшләнмәләр ясыйбыз. Бүгенге темабыз кораб ясау иде. Беренче карашка бик җиңел эш кебек тоелса да, балаларның аңа өч көн вакыты китә. Минем һәр сүзне игътибар белән тыңлап, күңелләренә сеңдереп, җиренә җиткереп башкаралар. Ахыргы нәтиҗәне күргәч, үзләре дә сөенәләр. Агач материаллары белән иганәчеләр ярдәм итә. Алар тырышлыгы белән алынган фанера, такта һәм борыслар әнә шундый берсеннән-берсе матур эшләнмәләргә әверелә. Туңдырма таякчыклары ярдәмендә беседка, урындык һәм өстәл дә ясаган идек. Бик матур килеп чыкты. Иң мөһиме: балаларның агач эше белән шөгыльләнергә теләкләре булу. Эш коралларын үз кулың белән тотып карау гына түгел, агачтан нидер ясый алу — физик мөмкинлеге чикле балалар өчен аеруча зур хезмәт. Шәкертләрем киләчәктә дә тормышта югалып калмаслар дип ышанам», — ди остаханәнең хезмәткә өйрәтү буенча инструкторы Нурсил Шәймәрданов.
Нурсил Нургали улы биредә инде 13 ел эшли икән. Алтын куллы оста — 40 төрле һөнәр иясе. Ул агач, эретеп ябыштыру эшләрен башкара, тракторлар һәм аларга кирәк-яракларны да ясый. Инструктор үз кул астында шөгыльләнүче егетләрнең «Абилимпикс» Чемпионатында да уңышлы чыгыш ясауларын әйтте. 2021 елда Тимур Антипов — өченче, 2023 елда Тимур Никитин беренче урынны яулаган булган. Шулай ук алар кул эшләре белән төрле күргәзмәләрдә дә катнашалар, югары бәяләмә алалар.
Гөлназ Мостафина, мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы белгече:
«Шәфкать» тернәкләндерү үзәге белән инде озак еллар тыгыз элемтәдә эшлибез. Безнең төп максат: мөмкинлеге чикле балаларга дөрес, үзләренә туры килгән, киләчәктә керем һәм файда китерә торган һөнәр сайларга ярдәм итү. Ай саен үзәккә килеп, 14–18 яшьлек егет-кызлар арасында анкеталаштыру уздырабыз. Шуннан чыгып, үсмерләрнең нинди һөнәрне ошатуын һәм сәламәтлекләре буенча туры килгән юнәлешне ачыклыйбыз, теге яисә бу һөнәрне үзләштерү өчен кайда белем алып булганын сөйлибез. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә экскурсия белән килгәч тә, укучыларны райондагы оешма-предприятиеләргә аеруча кирәк булган һөнәрләр белән таныштырабыз.
Җәйге чорда үсмерләргә эшкә урнашырга ярдәм итәбез. Алар башлыча «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендәге теплицада эшлиләр, территорияне тәртипкә китерәләр, яшелчәләр утыртып, аларга су сибәләр, чүпләрен утыйлар. Боларның һәммәсе дә балаларны хезмәткә өйрәтү һәм бераз акча эшләү максатында оештырыла. Чөнки мәшгульлек үзәге аша хезмәт белән тәэмин ителгән укучыларга матди ярдәм дә күрсәтелә. Узган ел мөмкинлеге чикле 10 бала эшле булды.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев