Кукмаралыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
Кабул итүдә район нотариуслары, прокурор һәм адвокатлар катнашачак
16 мартта халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында район нотариуслары, прокуроры һәм адвокатлары тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча бердәм көн үткәрелә. Әлеге чара Кукмара шөһәре, Ленин урамы, 15, 2 кат, “Бердәм Россия” партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә узачак.
Кабул итү графигы:
8дән 9 сәгатькә кадәр нотариус Вәлиев Рафил Кавый улы;
9дан 10 сәгатькә кадәр Миндубаева Роза Ногман кызы;
10нан 12 сәгатькә кадәр суд приставларының начальник урынбасары Әхәтова Альфира Фәрит кызы;
13тән 14 сәгатькә кадәр адвокат Вәлиева Рәйсә Наил кызы;
14тән 16 сәгатькә кадәр район прокуроры ярдәмчесе Абдулкәрәмов Илдус Булат улы.
Белешмәләр өчен телефон 2-65-14.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев