Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында агачлар утыртты

Халыкара акциягә район башлыгы Сергей Димитриев та кушылды.

Бүген “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында Кукмараның “Хәтер паркы”нда агачлар утыртылды. Әлеге эш “Чиста шәһәр” оешмасы хезмәткәрләре, 4нче урта мәктәбенең Айрат Шакиров җитәкчелегендәге яшь армиячеләр командасы һәм район җитәкчелеге белән берлектә башкарылды. 
- Биредә бүген 40тан артык агач үсентесе утыртылачак. Аларны питомниктан сатып алдык, шулай ук үзлегеннән тишелгән пасадкалардан да казып алып кайттык. Монда чия, груша, кызыл, кара миләш, шомырт кебек җимеш агачлары да бар, - дип билгеләп үтте “Чиста шәһәр” оешмасы җитәкчесе Фирдәил Шәрипов. - Шулай ук алга таба яңа зираттагы геройлар аллеясенә зәңгәр чыршылар утыртылачак. Ә Пионерия көнендә Кукмарада алма бакчасы булдыру планлаштырыла. Ул бакчада 25ләп алмагач урын алачак. Моннан тыш, төрле сәбәпләр аркасында кышны чыга алмаган агачларны да яңартып торырга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев