Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар Сабан туе белән бәйле кызыклы хәлләр турында сөйләделәр

Сабантуй ул – иң матур һәм көтеп алына торган милли бәйрәмнәрнең берсе. Анда мәдәни традицияләрнең күптөрлелегеннән, җыр-бию, уеннардан ләззәтләнәсең, вакытны файдалы һәм күңелле итеп уздырасың. Шулай ук Сабан туенда гадәти булмаган хәлләргә эләгүең дә ихтимал.

Берничә райондашыбыз белән нәкъ менә шулар хакында сөйләштек. 


Илсөяр НИЗАМИЕВА, Манзарас-Казан:
 - Сабантуй – бала чагымның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Гадәттәгечә, авыл халкы аңа алдан әзерләнә башлый, койма-капкаларга кадәр буйый иде. Быел мин дә әти-әни йортына кайтып, әлеге эшләрне башкардым, бакчаны тәртипкә китердем. Милли бәйрәмгә сөлге һәм бүләкләр җыю да, бер караганда – дулкынландыргыч, ә икенче яктан – күңелле. Әтием Фәйзелхак һәм аның абыйсы Гаптелфәтнең мәйдан уртасында бил алышып, авылыбыз һәм район өчен намуслы чыгыш ясаганнарын хәзер дә хәтерлим. Алар Сабантуй батырлары булып калганда, аеруча горурлана һәм соклана идек. Әниебез Марзыя электән җырларга яратты, хәзер дә Сабантуйларны калдырмаска тырыша, безне дә милли бәйрәмгә көтеп ала. Әтиләребезнең матур традицияләрен дәвам итеп, сеңлем Рилия һәм энем Илназ һәр ел саен армрестлинг, волейбол буенча ярышларда актив катнашалар һәм призлы урын алалар. 

Флера ТАҖИЕВА, Кукмара:
- Элек кибетләрдә әйберләргә кытлык булганлыктан, әниләр Сабантуйга Казаннан матур күлмәкләр һәм сандаллар алып кайта иде. Берсендә бәйрәм көнендә без, матур итеп киенеп урамга чыгып, күрше әбиләре алдында дефиле ясадык, шатлыгыбызны алар белән уртаклаштык. Туңдырма һәм лимонад алырга чиратка басу өчен, Сабантуйга һәрвакыт беренче булып барганны хәтерлим. Күңелле, борчусыз, рәхәт балачак...

Руслан ХӘМИДУЛЛИН, Күкшел:
 - Мин балачактан Сабантуйны, аеруча спорт уеннарын һәм көрәшне яратам. Берсендә мин дә таяк тартуда үземне сынап карарга булдым. Күрәсең, көндәшем уенга шулкадәр бирелеп киткән һәм аның җиңү теләге зур булган ки, аның хәтта чалбары арткы өлешеннән сүтелеп киткән иде. Ул чагында мин аны җиңдем һәм бүләк тә алдым. Хәзер дә ул вакытларны елмаеп искә төшерәм.

Эльмира ГРИГОРЬЕВА, Кукмара-Ижау:
 - Балачакта Сабантуй минем өчен һәрвакыт моңсу бәйрәм булды. Әти вахтада эшләгәнлектән, без анда гел өчебез - әни, энем һәм мин бара идек. Берсендә энекәш туңдырма сорады да, әнием, аны минем белән калдырып, үзе сәүдә нокталары янына китте. Мин исә дус кызларымны очратып, алар белән сөйләшә торгач, кечкенә малайның янымнан китүен бөтенләй сизмәгәнмен. Исемә төшеп, артыма борылып карасам - энем юк. Дусларым белән бергәләп туганымны эзли башладык. Өстәвенә әнидән дә шактый эләкте. Елый-елый, халык арасында йөри торгач, кинәт туңдырма кибете тирәсенә күзем төште: энем чиратта басып тора иде. Әлеге очрак хәтеремдә гомерлеккә уелып калды.

Рәмис ГОБӘЙДУЛЛИН, Кукмара-Мамадыш:
 - Элек район Сабан туе Камышлы авылында уза иде. Безне анда гел әтинең дусты Нәзир абый алып барды. Ул – хәрби булып хезмәт иткән кеше, гаиләсе һәм балалары юк. Әти аңа: “Машина ул хатын түгел, төшке аш әзерләми, өйләнергә кирәк сиңа”, - дип шаярта иде. Нәзир абый бәйрәмдә мине һәм сеңлемне һәрвакыт тәмле әйберләр белән сыйларга яратты. Берсендә Сабантуйга килгәч, мин аннан берьюлы ике шешә лимонад сатып алуын сорадым. И, күңелем булды инде шуңа. Лимонадның тәме ул – безнең балачак тәме.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев