Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар махсус хәрби операция зонасына бер КамАЗ машинасы төзелеш материаллары һәм кирәк-яраклар озатты

Бу мөһим һәм кирәкле эштән Татарстан Республикасының чик сакчылары бергәлекләренең район иҗтимагый берләшмәсе дә читтә калмый.

Кукмаралылар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итүне беркайчан да туктатмый. Алар даими рәвештә гуманитар ярдәм җыеп, алгы сызыкка озатып тора. 

Бу мөһим һәм кирәкле эштән Татарстан Республикасының чик сакчылары бергәлекләренең район иҗтимагый берләшмәсе дә читтә калмый.

Күптән түгел генә алар махсус хәрби операция зонасына бер КамАЗ машинасы төзелеш материаллары һәм башка кирәк-яраклар озатты.

«Махсус хәрби операция зонасыннан районга хәрби машина кайтты. Аның шоферы Татарстан Республикасы чик буе сакчылары бергәлегенең активисты, волонтер Ришат Мөхәммәтовка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Шуннан соң без чик сакчыларының телефондагы төркеменә хәбәр салдык. Егетләр бик тиз җавап бирде. Хезмәттәшебез Райнур Муллахмәтов төзелеш материаллары — такталар, бүрәнәләр белән ярдәм итте. Шәхси эшмәкәр Рәмис Садретдинов та такта һәм борыслар бирде. Барыбыз бергә җыелып, аларны машинага төядек. Ришат суыткыч, төргәкле полиэтилен һәм башка кирәкле әйберләр дә өстәде. Нәтиҗәдә, КамАЗ тулысынча гуманитар ярдәм белән тутырылды», — дип сөйләде Татарстан Республикасы чик буе сакчылары бергәлегенең Кукмара районындагы җитәкчесе Рамазан Мамлеев.

Фото: Альберт Әфәндиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев