Кукмаралылар яңа шөгыль тапкан: кабак үстерәләр
Үрәсбаш авылында да кабакка өстенлек бирүчеләр аз түгел.
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр соңгы вакытта кабак утыртуга зур игътибар бирә башлады. Бәлеше, боткасы да тәмле һәм файдалы, терлекләр дә яратып ашый, диләр. Тирес өстенә берничә төп чәчү генә түгел, хәтта тулы бер бакчада кабак үстерүчеләр дә бар арада.
Тарлау авылында яшәүче Миннегөл һәм Наил Кәшиповлар гаиләсе быел бакчаларының 12 сутый өлешенә кабак утырткан булган. Көз көне бер ярым Газель арбасы белән уңыш җыеп алганнар.
- Безнең бакчабыз бик зур, 50 сутый чамасы. Шуны берничә өлешкә бүлеп, берсен - кабак, икенчесен - мал чөгендере, ә өченчесен бәрәңге алып тора, - ди Миннегөл ханым. – Бәрәңге игүдән файда юк бит хәзер: бүлбеләрдә авырулар бик күп, кортына да әллә ничә тапкыр агу сибәсе, аннары сату бәясе очсыз, ә чыгымнары зур. Шуның өчен икенче икмәкне терлекләргә бирү өчен түгел, бары тик үзебезгә ашарга җитәрлек кенә утыртабыз. Ә менә кабакның файдасын күрдек. Берничә еллык сынаулардан чыгып, шуны әйтә алам: сыерларның сөтен арттыра, куелата, чалынасы малның исә ите тәмле була.
Кәшиповларның бакчасында быел сары, яшел, әфлисун төсендә һәм карбыз шикелле сырлы-сырлы кабаклар үскән. Бу төр яшелчәне утыртуның, карап-тәрбияләп торуның да үз тәртибе бар икән.
- Авыл җирендә яшәгәч, малсыз булмый бит ул. Безнең бүгенге көндә җиде савым сыерыбыз, үгез-бозауларыбыз бар. Көз көне бакчаны эшкәртеп, кайда кабак утыртасы икәнен планлаштырганнан соң, кышын бакчаның буеннан-буена бер рәт белән тигез итеп тирес чыгарабыз. Яз көне карлар эрегәч, аның як-ягын тәртипкә китерәбез. Ә инде көннәр җылыткач, тирес өстенә чокыр ясап, аңа кара туфрак салып, орлыкларны шунда чәчәбез. Без элегрәк кәлшәләндереп, бер чокырга дүртәрне утырта идек әле. Мәшәкате күбрәк алай. Соңгы ике елда хезмәтне бераз җиңеләйттек: орлыклар санын да, куе булмасын өчен, дүрттән икегә калдырдык, - дип сүзен дәвам итә хуҗабикә. – Кабак ул җылы һава торышын һәм дымны ярата. Шуның өчен ирем белән балалар бакча башындагы инешкә насос урнаштырып, махсус су сибү җайланмасы ясадылар. “Вертушка” бер кишәрлеккә бер тәүлек дәвамында су сиптерә. Чүпләрен дә утап торабыз. Рәтләр арасы буш калмасын дип, иптәшем катнаш печән орлыгы чәчә. Аны билгеле бер вакыттан соң чабып, малларга ашатабыз. Көзгә таба тәгәрәшеп үскән кабаклар бигрәк матур була. Быел да беренче кыраулардан соң уңышны җыеп алып, каралтының бер өлешенә урнаштырдык, тау кадәр булды. Ул көнне бакчада, чын мәгънәсендә, бәйрәм иде безнең. Бергәләп, күмәк көч белән эшләгәч, тиз дә бетте, күңелле дә булды.
Кабакны Яңа елга кадәр терлекләргә ашатып бетерергә кирәк икән. Юкса, аның файдалы үзлекләре кими, чери дә башларга мөмкин. Кәшиповлар кабак турый торган махсус җайланма да ясаган. Җимешне урталай ярып, эчендәге орлыкларын аласың да турагычка саласың. Берничә минуттан вакланган азык әзер була һәм 20шәр литрлы чиләкләр белән сыерлар алдына “китә”. Чалынасы малларга исә рацион башка төрлерәк: аларга кабакны казанда пешереп бирсәң, күпкә отышлы, ди хуҗалар.
Ә менә бу кадәр кабакның орлыгын кая куялар икән?
- Анысын да әрәм-шәрәм итмибез, - ди Миннегөл Тәлгать кызы. – Айрат исемле уртанчы улым орлыкларның эреләрен, яхшыларын сайлап ала, тозлы суда әйбәтләп юа, киптерә. Чөнки анда организм өчен кирәкле булган барлык микроэлементлар да тупланган. Ир-атларга файдасы аеруча күп. Хәтта уңышны җыеп алганчы, миңа калдырырсың әле, дип тә алдан әйтеп куючылар бар.
Кабак аш-су өлкәсендә дә популярлык казанучы яшелчәләрдән санала. Миннегөл апа кабак бәлешен һәм мичтә пешерелгән кабак тәкәсен (пирожки) яратып әзерлим, шулай ук ботка да пешерәм, диде. Узган ел әңгәмәдәшем цукаты (киптерелгән шикәрле җимеш) да ясаган булган.
- Кибеттән алган – бер, ә үзеңнеке – бөтенләй икенче инде ул. Цукаты ясау өчен кабакларны вак кисәкләргә шакмаклап турыйм, шикәр комы белән бутыйм һәм савытта төнгә калдырам. Икенче көнне суын сөзәм дә берничә сәгать дәвамында киптерәм. Бик баллы да булмый, ашаган саен ашыйсы килеп тора, - ди ул. - Кабак кагы да үзгә бер тәмле. Аны ясау тәртибе алма кагыныкы шикелле. Бары тик мин шикәр комы урынына бал салам. Болай эшләгәндә как сыгылмалы һәм йомшак килеп чыга.
Үрәсбаш авылында да кабакка өстенлек бирүчеләр аз түгел. Владимировлар хуҗалыгындагы бакчаның сигез сутый җирен быел әлеге яшелчә алып торган.
- Авылдашыбыз Ларисадан кабак орлыгы алып утыртып караган идек, шактый мул уңыш алдык, маллар да яратып ашады. Хәзер инде бер дә чәчми калганыбыз юк. Бәрәңгене читтәге бакчага күчердек, янбакчада исә кабак белән чөгендер генә үсә. Терлекләребез бик күп, шуның өчен аларга гыйнварга кадәр гел кабак ашатабыз. Быел бакчадан ике трактор арбасына якын кабак керттек. Иң зурысы 32 килограмм авырлыкта иде, - ди Роза Владимирова. – Иптәшем Владимир кабак орлыгын бик ярата, киптереп, көнбагыш урынына гел шуны ашап йөри. Дөгеле кабак боткасын да үз итәбез. Балалар исә әфлисун, кишер кушып әзерләнгән сокны яратып эчә. Мәшәкате аз, ә файдасы күп кабакның. Терлек асрап көн күрүче авыл кешесе өчен анысы да мөһим.
Илназ ГАБИДУЛЛИН, блогер, Вахит:
Кабакны бик күптәннән утыртабыз. Быел да уңышы, Аллаһка шөкер, бик мул булды. Югыйсә, су сибүдән башка аерым тәрбия дә күрсәткән юк инде аларга. Мин кабак тәкәсен, бәлешен яратам, кайнатмасы да ошый. Үзбәкстандагы дустым: “Без кабактан самса ясыйбыз, бик тәмле”, - ди. Менә шуны ничек кенә бер ашап карарга дип, кызыгып йөрим әле.
Тәмле рецептлар
Кабаклы шарлотка
Моның өчен 2 йомырка, 50 грамм атланмай, ярты стакан манный ярмасы, ярты стакан шикәр комы, 2 стакан чистартып, шакмаклап туралган кабак алабыз.
Йомшартылган май белән табаны майлыйбыз, бераз манный ярмасы сибәбез. Йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Сарысын, шикәр комы кушып, миксер ярдәмендә күпертәбез, йомырка агын өстәп, тагын масса ике тапкыр күбрәк булганчы болгатабыз, манный ярмасы салабыз. Табага кабакны тигез итеп җәябез дә өстенә әзер массаны агызабыз. Шарлотка 180 градуслы мичтә 30-40 минут пешә.
Кореячә кабак
Әлеге салкын кабымлыкны әзерләү өчен 400 грамм кабак, 1 аш кашыгы бал, 1 суган, 2-3 теш сарымсак, 2-3 данә әче борыч, 50 миллилитр үсемлек мае, 2 чәй калагы кореячә кишер өчен тәмләткеч, 2 аш кашыгы алма серкәсе, 0,5 чәй калагы тоз кирәк.
Кабакны угычтан чыгарабыз, аңа майда кыздырылган суган, калган яшелчәләрне, тәмләткечләрне өстибез һәм, болгатып, ике сәгатькә суыткычка куябыз. Бик тәмле ризык килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев