Кукмаралылар акчаларын юк-барга тотмыйлар, әрәм итмиләр
Янга калдыру, ягъни экономияләү турында әйткәндә, гадәттә, өлкән яшьтәге яки аз тәэмин ителгән кешеләрне күздә тоталар. Аларның күбесе өчен экономияләү - исән калырга тырышу, дигән сүз. Ә бит экономия үзеңне нидәдер чикләү түгел. Сораштырулар күрсәткәнчә, ул - акчаны юк-барга тотмау, әрәм итмәү.
Марина, 40 яшь , Кукмара:
- Әлбәттә, мин - экономияле кеше. Кредитлар алмыйм, бурычка акча бирмим. Нәрсәдер сатып алырга кирәк икән, эшләп алган акчамны җыеп барам. Мәсәлән, быел җәен ял итәргә барырга җыенам. Туристлык юлламасы алдым инде. Әмма мин матур ял итү өчен шактый вакыт акчамны чамалап тоттым, кайбер әйберләрне сатып алудан тыелдым, маникюр ясатмадым, хатын-кыз өчен сөенечле башка нәрсәләрдән баш тарттым. Моннан тыш, мин еш кына үзем кулланмый торган әйберләрне сатам. Интернетта тотылган әйберләрне сатып була торган төркемнәр эзлим. Башта мине кешеләрнең иске көнкүреш техникасын, тотыла башлаган ислемай, кием сатып алулары гаҗәпләндерде. Хәзер инде ияләндем. Тиеннәр сумны саклый, диләр бит. Бәясе чамасыз арттырылган киемнәр алмыйм. Аңламыйм: гадәти, бизәксез-нисез футболкалар ничек инде 1500-1700 сум торалар, әгәр андыйларны башка кибеттә 400 сумга алып була икән, нигә артыгын түләргә?
Алсу ГАРИПОВА, 30 яшь:
- Искә төшерергә дә куркыныч: әле бер-ике ел элек кенә акчаны кирәкмәгәнгә туздыра идем. Акчамның күп өлеше төрле вак-төяк ялтыравык әйберләргә китте. Әгәр экономияле тотсам, күптән инде фатирлы һәм машиналы булыр идем. Әмма тормыш барысына өйрәтә. Тораклы булу өчен мин кредит алдым. Бурычка керүне яратмасам да, тәртипкә өйрәтә икән бит ул. Гаилә бюджетын планлаштыра башлыйсың, юкка-барга тотарга акча калмый. Моның яхшы ягы да бар: өйдә кирәкмәгән әйберләр аунап ятмый, юыну бүлмәсендә кирәксез крем һәм башка косметика чаралары тутырылган савытлар тезелеп тормый, шкафта “кирәге чыгар әле” дип алынган киемнәр дә юк. Хезмәт хакының бер өлешен ссуданы капларга, икенче өлешен – коммуналь түләүләргә, тагын бер өлешен хуҗалык чыгымнарына бүлеп куясың. Дус кызлар белән төшке аш вакытында кафеда капкалап алулардан да баш тартырга туры килде. Элек мин үземә атнага бер тапкыр кафега барырга рөхсәт итә идем, бу уртача алганда 350 сумга төшә, ә айга 1400 сумга җыела иде. Килешәседер: кечкенә сумма түгел. Аның каравы, бу акчага кирәкле әйбер алырга мөмкин, бил дә юанаймый.
Лилия ӘГЪЛИУЛЛИНА, 33 яшь:
- Мин экономияле кеше түгел. Тормыш принцибым башка. Экономияләргә түгел, күбрәк акча эшләргә кирәк. Мин шулай итәм дә. Сатып алу өчен акчамны кызганган әйберләр бар: Болар - китаплар, кыйммәтле косметика, кул эшләре өчен товарлар, биологик актив өстәмәләр (БАД), витаминнар. Ә менә әйбер яхшы һәм сыйфатлы икән, аңа акча жәл түгел. Дөньяда бер тапкыр гына яшибез бит. Мөмкинлек бар икән, үзвакытында ләззәт алырга кирәк. Мин тәмле ашау, үземә, балаларга, иремә, туганнарыма күңелле тәэсирләр бүләк итү өчен акчамны кызганмыйм.
Светлана ВАСИЛЬЕВА, 50 яшь:
- Минем теләкләрем һәрчак мөмкинлекләремә туры килә. Булганына канәгать булып яшим. Әлбәттә, күңелем нәрсәнедер бик тели икән, алырга тырышам. Кредитлар, займнар алу, өлешләп түләү яклы түгел мин. Әгәр кыйммәтле әйбер кирәк икән, акчамны туплап барам. Шуны аңламыйм: кредитка чәшке тун алып, артыгы белән түләү нигә кирәк, аннан башка да яшәп була бит. Акча күп булган саен чыгымнар да күп. Шуңа күрә акыл белән, чамалап тотарга кирәк.
Газета укучы, 56 яшь:
- Әгәр өй буйлап йөреп, бөтен җирдә утны сүндерү экономияләү дип атала икән, мин - экономияле кеше. Бу гадәт әниемнән калды. Ул икмәк һәм башка азык-төлек карточкага гына бирелә торган, ә хезмәт хакын түләү айлар буена тоткарланган юклык заманында яшәгән. Ул хәзер дә экономияләргә күнеккән. Бу гадәте кайчак мәгънәсезлеккә барып җитә: ул әлегәчә оекбашларны ямый, иске киемне үзгәртеп тегә, кер юу машинасы алып бирсәк тә, кул белән юа, алайса суны һәм электр энергиясен күп тота, ди. Таксига беркайчан да акча әрәм итмәс. Күптән түгел, автобуска утырмыйча, өйгә кадәр бер сәгать буе җәяү кайткан. Без аңа матди яктан булышабыз, юкса. Аның барлык гадәте – “кара көн”гә калдыру. Әмма мин андый түгел, үземә күп нәрсәне рөхсәт итәм. Хәер, “якты киләчәк”кә бераз запас калдыру гадәтен аннан кабул итеп алганмын.
Сораштыруны Алсу ГАТАУЛЛИНА үткәрде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев